Логотип Идель
Белми калма

ЗУЛЯ КАМАЛОВА ИҖАТЫНА ТРИБЬЮТ, МОДА КҮРСӘТҮ ҺӘМ TATARKA: БЫЕЛГЫ «ДӘРТФЕСТ» НИЛӘР ӘЗЕРЛИ?

 

30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә. Республика көнендә фестиваль кунакларын ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук «Акыл фабрикасы» лекторие көтә. Фестивальнең оештыручысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Фестиваль кунаклар өчен көндезге сәгать 12дә дизайн-маркет белән башланып китәчәк, анда Татарстан дизайнерлары, һөнәрчеләре һәм нәшриятлары продукциясе сатылачак. Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләячәк.

Шәһәр халкы яратып өлгергән урында, Кабулханә ишегалдында, Зур сәхнә урнашачак. Биредә менә кемнәрне күреп булачак: Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin.

Зур сәхнә программасының дулкынландыргыч өлеше – локаль музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Кабулханә ишегалдында милли айдентика белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак. Дизайнерлар һәм модельләр 25 августка кадәр опен-коллга гариза җибәрә ала. Тулырак мәгълүмат һәм анкета – сайтта.

Туп сарае ишегалдында урнашачак Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Ранис Гарипов, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, qaynar. Ә сәхнә хэдлайнеры – TATARKA. Популяр җырчыны лейбл белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.

Фестивальнең тулы программасы һәм картасы белән «ДәртФест 2024» социаль челтәрләрендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев