Белми калма
-
«ОММАЖ» ТӨРКЕМЕ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫ СӘХНӘСЕНӘ ЧЫГАЧАК
Казан милли ярыммарафонында «ОММАЖ» төркеме чыгыш ясаячак. Тыңлаучылар ностальгия һәм романтика атмосферасын тоячак һәм дискотека ритмнары вибрациясеннән ләззәтләнәчәкләр. -
«ВОЛГА-IT’2023» ХАЛЫКАРА ЦИФРЛЫ ОЛИМПИАДАГА ТЕРКӘЛҮ АЧЫЛДЫ
«Волга-IT’2023» олимпиадасы мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрнең актуаль юнәлешләре буенча уздырыла. Катнашучылар өчен биремнәр халыкара дәрәҗәдәге IT-компанияләр экспертлары тарафыннан эшләнә. -
«СӘЛӘТ»ТӘН ИҖАДИ БӘЙГЕ СТАРТ АЛА!
«Сәләт» тарихында беренче тапкыр татар һәм чуваш телләрендә иҗат итүче яшьләрне берләштерүче өр-яңа бәйге игълан ителә. I төбәкара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» әдәби бәйгесенең гаризалар кампаниясе старт алды. -
«КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ» ВИДЕОБӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ
«Көмеш кыңгырау» газетасы 7-17 яшьлек укучылар өчен бәйге үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен бүгенге көндә онытыла барган берәр һөнәрне башкарып видео төшерергә кирәк. Мәсәлән, ул йон эрләү, май язу була ала. -
6 ЯШЬЛЕК КЫЗ КОМПЬЮТЕР УЕНЫН УЙЛАП ТАПКАН
Канадада яшәүче 6 яшьлек Симар Хурана балалар өчен компьютер уенын булдырып, дөньяда иң яшь видеоуеннар эшләүче исемен алды. Барысы да кызның ютубта видео аша математиканы өйрәнүеннән башланып киткән. Кызының сәләтләрен күреп, әтисе аңа программалаштыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. -
КАЗАНДА «ГОРОД – RE’ACTOR» БӨТЕНРОССИЯ КРЕАТИВ ИНДУСТРИЯЛӘР ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 23-24 сентябрьдә «Город – RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале узачак. Катнашучылар үз проектларын фото, мода һәм дизайн күргәзмәләре, медиа, заманча сәнгать инсталляцияләре һәм пластик спектакльләр рәвешендә күрсәтәчәк. Фестиваль берничә мәйданчыкта, шул исәптән УРАМ экстрим-паркында, Химиклар мәдәният йортында һәм Werk арт-киңлегендә узачак. -
«ЯЛТА-ЗӘЙ» ҮЗӘГЕНДӘ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖӘЙГЕ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ УЗДЫ
16-17 сентябрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасының җәйге беренчелеге узды. Барлыгы 30 команда җыелды, Татарстан районнарыннан тыш, Башкортостан һәм Казахстан вәкилләре дә биредә катнашты. Чараны ачу тантанасында катнашучыларны ТР Чаңгы ярышлары федерациясе, Зәй муниципаль районы, «Сетевая компания» АҖ спонсор-компаниясе җитәкчеләре сәламләде. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА КҮРМӘҮЧЕЛӘР ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ КУЯЛАР
19 сентябрьдә Кариев театры сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студентлары спектакль күрсәтәчәк. Бу – Кариев театры һәм мәдәният институтының уртак хәйрия проекты. Студентлар Антонио Буэро Вальехо пьесасы буенча куелган «В пылающей тьме» спектаклен тәкъдим итәчәк. -
«НӘМӘСТӘ» – УЛ НӘРСӘ? яки MALSI MUSICТАН ЯҢА КОМПОЗИЦИЯ
Табигатьтә көз хөкем сөрсә дә, күңелләрдә һәм колакчыннарда һәрвакыт җәй булсын! Нәкъ менә җылы ел фасылының ноталары әлеге композициядә... -
КӨЗГЕ OPEN SPACE MARKET: БАРУ ӨЧЕН 6 СӘБӘП
16-17 сентябрьдә Казан ипподромында көзге Open Space Market фестивале узачак. Мәйданчык 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кояшлы ялларны файдалы үткәрергә теләсәң, рәхим ит! Open Space Marketка бару өчен сәбәпләрне тулырак язмада санадык. -
КАЗАННЫҢ «ТИТРЫ» ИНКЛЮЗИВ КИНО МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАР ҖЫЯ
Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала. Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак һәм расписаниене түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7 (987)416-07-20. -
КАЗАНДА УНБЕРЕНЧЕ BEAT WEEKEND ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ УЗА
21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда унберенче Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Beat Weekend программасына җәйге Beat Film Festival хитлары, узган елларның иң яхшы фильмнары һәм «Милли бәйге»дә җиңгән кинолар кертелгән. -
УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА «TATAR. БУ ХАКАТОН» ЯРЫШЫ СТАРТ АЛДЫ
Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтә. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәдәниятне үстерү максатыннан оештырыла. -
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ: КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ КЫЗЫКСЫНУЛАР БУЕНЧА 55 КЛУБКА ЯЗЫЛА АЛА
10 сентябрьдә Казан яшьләр клубларында бердәм Ачык ишекләр көне уза. Яшүсмерләр үзләре теләгән түгәрәкләргә һәм секцияләргә языла алачак. Ачык ишекләр көнендә «Подросток» челтәренең 55 учреждениесе тәкъдим ителәчәк, алар 50 дән артык юнәлеш буенча дәресләр тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. -
ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ ҺӨНӘРГӘ ӘВЕРЕЛДЕР: PROИНТЕРЕС ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!
4 сентябрьдә PROинтерес фестивале старт алды. Фестиваль үз шөгылеңне һөнәргә әверелдерергә чакыра. Катнашучылар теге яки бу һөнәрне үзләштерүдә нәрсә ярдәм итәчәген беләчәк, төрле биремнәрне үтәгәндә, предприятиеләр командалары белән танышачак.
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!