Иҗат
-
КҮРШЕ10 декабрь 2020 - 16:48Санияне икенче бүлмәгә күчергәч, Зәйтүнә карчык үзенә урын, күңеленә тынгылык таба алмыйча озак җәфаланды. Ястү намазыннан соң күз яшьләрен сөртеп, теләкләрен теләргә кереште.
-
БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА17 ноябрь 2020 - 17:43Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
-
КҮЗ КАРАШЫ16 ноябрь 2020 - 10:31Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
-
ЯШЕЛ КАР10 ноябрь 2020 - 15:12Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
-
ЙӨРӘК БИТ УЛ!2 ноябрь 2020 - 11:38– Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
-
ӘТИЛЕ ЯТИМ25 октябрь 2020 - 09:00Кояшның тәрәз аша чекерәеп карап торган нуры уятты мине. «Озаграк йокланылган икән шул, ял көне булгач, бераз иркәләнеп ятсаң да берни булмас», – дип икенче ягыма борылып яттым. Йоклап китеп булмый, күзем тәрәзәгә төште.
-
ЯНГАН ГОМЕР13 октябрь 2020 - 10:20Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
-
РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ12 октябрь 2020 - 13:35Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
-
ҮКЕНЕЧ21 сентябрь 2020 - 13:02...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп.
-
КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК13 сентябрь 2020 - 13:56Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул.
-
МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ6 сентябрь 2020 - 13:31"Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
-
ЧУАР ТАВЫК4 сентябрь 2020 - 09:31Тавыкның кыртлавын бетерер өчен идән астына ябарга кирәк, дип ишеткәне бар иде. Култык астындагы тавыкны шунда ук кече якның идән астына җибәрде. Идән капкачы ябылып, караңгыга калгач та, и ачуланды тавык хуҗабикәсен, и ачуланды. Канатлары белән фыр-фыр килеп, нигезгә салган көлләрне очырды. Өч көн буена караңгылыкта ипи белән су гына ашап яшәгәч, кыртлавы беткән кебек тоелды.
-
1 СЕНТЯБРЬ, БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ – ШИГЫРЬЛӘР31 август 2020 - 13:091 сентябрь, белем бәйрәме белән сезне хөрмәтле укытучылар, укучылар!
-
ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК30 август 2020 - 17:15– Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
-
НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ22 август 2020 - 09:00...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
Шәп укыла
-
18 май 2022 - 16:05
-
18 май 2022 - 12:58
-
17 май 2022 - 10:33