КАР АСТЫНДА КАЛГАН ЮЛ
Кар бөртекләре, култыклашып, вакыт-вакыт исеп алган җил чыгарган салмак көйгә бии-бии, дөньяны үзләренеке итәргә тырышыптыр, һавага гаҗәеп рәсем ясыйлар. Озаграк карап торсаң, кая барасыңны, ни уйлаганыңны, кем икәнеңне дә онытырга була.
Быел кар бихисап күп яуды. Зур-зур кар көртләре өй биеклеге булып, түбәләрен узып китеп үк биеккә күтәрелгән. Билгеле инде, трактор чүмече тими китмәгән. Ләкин җәяү атлаганда үзеңне гади урам уртасыннан түгел, ә Кыш бабайның Боз сараенда итеп хис итәсең. Кичләрен аеруча серле. Сихри дөньяга – әкияткә эләккәндәй буласың. Урам утлары астында кар бөртекләре каткан су тамчысы түгел, ә чын йолдыз булып балкыйлар. Шуларга карыйсың да, дөньяның нинди иркен, киң икәнен сизеп, суыктан алсуланган бит очларына төшеп эрүче кар бөртекләренән җаныңа тынычлык аласың.
«Бүген һичшиксез чана шуарга кирәк», – дип уйлады Ләбибә.
Бәйрәм ялларына дип авылга халык кайтып тулган, һәр капка төбендә икешәр-өчәр машина. Табигать матурлыгына хозурланып, кайсы урамнан атлаганын да белмичә барган Ләбибәне берәү кабаланган тавыш белән дәшә башлады:
– Ләбибә! Ләбибә, синме соң? Карале, кызый, бер дә үзгәрмәгәнсең! Һаман да шул безнең чибәр сыйныф лидеры! – Инде күптән күрешмәгән сыйныфташы Нүрсилә дә кайткан икән. – Сөйләп җибәр, ничек анда дөнья хәлләре?
–Үзгәрмәгән ди инде! Сигезенче ел медицина университетында укыйм, шул укудан баш чыкканы юк, – дип кыска гына сөйләп бирде Ләбибә.
– Бәй, безнең укып бетергәнгә дә сигез ел булган икән бит инде… Нүрсилә нәрсәдер исенә төшәкәндәй туктап калды. – Карале, кызый, әйдә Нәкәр тавына чана шуарга барабыз, ә? Шунда рәхәтләнеп сөйләшербез!
Ләбибәнең сыйныфташы балачактан бик чая, үзенә кирәкне җәхәт кенә ала, теләгәненә тиз ирешә торган кыз иде. Кияүгә чыгарга да өлгергән, кызына инде ике яшь тула икән.
Мәктәптә укыган чакларын искә алып, тауга килеп җиткәннәрен дә сизмәде кызлар. Дәрес тозлаулар, имтиханнарга әзерләнү, бәйрәм оештырулар, беренче мәхәббәт – берсе дә калмады.
Бүген кичкә болытлар таралган кебек, тагын килеп буранламаса, димәк, иртәгә кар көрисе юк!
Кар яугач, авыл халкына күңел ачу якыная. Беренчедән, кар ятуга бакча эшләре тынып кала (аю кебек өненә кереп яталар да, яз җиткәнен көтәләр), артыңа ут капкандай барысына өлгерәм дип кабаланып йөрисе юк. Икенчедән, караңгы тиз төшә – моның үз романтикасы бар. Өченчедән, Нәкәр тавында кар эри башлаганчыга кадәр бәйрәм: чана-чаңгы, тимераякта шуарга мәйданчыклар, меңләгән йолдызчыкларны үзенә җыйган чыршы, кыскасы – кичләрен күңел ачу өчен барысы да каралган. Ни өчен кичләрен? Чөнки Нәкәр тавында ясап куелган утлар һәркемне үзе теләгән серле дөньясына алып кереп китә дә инде. Тау башында да, аста да кеше байтак. Әйтерсең лә халык бәйрәмгә дип түгел, ә Нәкәр тавында чана шуарга кайткан. Нүрсилә чанасына утырды да, тау астындагыларга «китегез, хәзер төшәм!» дип кычкырды. Чанага утырган Нүрсилә «чыж» итеп тау итәгенә шуды да, аска төшеп җиткәч, дустына кул болгады.
Чаналары берәү генә булганга кызлар чиратлашып шудылар. Балачакларын искә төшереп, чана шуу бала караудан да, бетми торган лекцияләрдән дә күпкә, бик күпкә күңеллерәк икән дип көлеште алар.
Тик шул күңеллелекне Нүрсиләне өйгә чакырулары сүрелтеп җибәрде. Нәкъ балачактагы кебек! Ләбибәгә чананы кайтышлый кертерсең әле, дип кайтып китте ул.
Тагын әз генә чана шуып, табигать белән хозурланып йөрим дә, мин дә кайтырмын дип уйлады Ләбибә. Чанасына утырды да, салкын җилне ярып, аска ыргылды. Тагын бер шулай җилнең битенә сырпалануын тойды, тагын… шулай хыялланып оча торгач, юлына берәү килеп чыкмасынмы! Кызның бөтен дөньялары караңгыланып китте. Караңгыланыр да инде, тау башыннан төшкән тизлек белән өстеңә аусыннар әле!
– Кая атлаганыңны карап барып булмыймыни?! Тау каршысыннан бармасаң, читтән уза торган сукмактан узып булмыймыни сиңа? – Ләбибә ни әйткәнен үзе дә аңламыйча калды. Өстендәге «авыр йөк» турысынча төшкәч кенә, башын күтәреп, кемне бәрдергәнен күрде.
– Рушан? Синме? – Ләбибә гаҗәпләнүле уңайсызлануыннан үзен кая куярга да белмәде. Чанасыннан, ниһаять, торды да, кул биреп күрешергәме, күптәнге танышлар бит, кочаклап күрешимме дип икеләнде. Бияләе карга батканга карамастан, кул бирешеп күрешү кулай булып чыкты.
– Менә ичмасам көтелмәгән очрашу! – Рушан бер дә аптырап тормады бугай. – Син дә авылга кайтырсың икән, Ләбибә туташ! Нинди бураннар кайтарды сине туган якларыңа? – диде ул гадәттәгечә төрттерми калмый инде.
Ләбибә җебеп төшмәскә тырышып, җитди генә «Син генә күрмәгәч тә, кайтмый йөри дип уйлыйсыңмы?» диде.
Ә бүгенге кич гыйнвар аеның иң йолдызлы төне иде. Ләбибә үзен яшь чагына, мәктәп елларына, кайткандай хис итте. Шундый ук йолдызлы кич, ә янында беренче мәхәббәте – Рушан. Һәм алар бергә Нәкәр тавының якты карлы сукмагыннан атлыйлар.
– Димәк, Ләбибә туташ, син хәзер зур врачлар рәтендә инде?
– Юк, әлегә юк. Ләкин булырга исәп бар. Ә син кая? Ничек? – бер дистә елга якын аралашмаган кешене менә шулай очрату аңлашылмый торган хисләр уята икән. Сөйләшүе дә әллә ничек. Әллә инде алар арасында булган мөнәсәбәтләр киеренкелеккә ирек бирми… Әллә нәрсә шунда.
– Ә мин шул Рушан инде…
– Йолдызлар бүген бигрәк матур инде, килешәмеңме? – Сөйләшә-сөйләшә барып, үзенең кайчан күккә карап йөри башлавын сизмәгән Ләбибә хискә бирелеп китте ахры.
– Менә монда кара әле, – дип ул күктәге йолдызларны тоташтырып, бармагы белән рәсем сызгалый башлады. – Менә бу кызыл йолдызны күрәсеңме? Альдебаран ул. Үгезбозау йолдызлыгының бер күзе. – Ләбибәнең күктә ул күргән рәсемне таба алмавын күргәч, Рушан кызның кулын үз идарәсенә алды. Ләбибәнең йөрәге «жу» иттеп куйды да, тәненә каз тәне, сулышына тәртипсезлек җибәрде. Рушанга шул гына кирәк булган диярсең, ул кызның колак төбенә үк килеп сөйли башлады. Аның җылы сулышы суыктан кызарган бит очына ут ялкыныдай кайнар булып тоела. – Легенда буенча Зевс ак үгезгә әверелеп, күз атып йөргән Европа исемле кызны урлап алып китә. – Рушан, әле дә Ләбибәнең кулын ычкындырырга теләмичә, каршына басты да, аның күзләренә карады. Әйтерсең лә ул аның зәңгәр күзләрендә элеккечә бата иде. – Зевс сөйгәне Крит тавына очалар. Мәңге бергә… – телефон шалтыравы Рушанга сөйләп бетерергә ирек бирмәде. – Алло. Әйе, җимешем, хәзер кайтам. Менә 10 минут һәм кайтып җитәм, ярыймы? – баллап-каймаклап «җимешем»не тынычландыргач, Рушан Ләбибәгә карады. Хәзер ул зәңгәр күзләрдә батмый, ә суга да керергә куркып тора иде.
– Шул ук Рушан, димәк? – Ләбибә көлемсерәп куйды.
– Ә син кияүдәме? – үзенә атылган укны кире борып җибәрергә теләгәндәй сорау белән сакланмакчы булды Рушан.
– Кияүдә. Хирургиядә кияүдә… – дип, авыр сулады да, – ярый, мин кайтам инде. Сине очратуыма шат идем, Рушан – дип, кайтырга чыкты Ләбибә.
«Мәңге бергә… Һем, «мәңге бергә» имеш! – Ләбибә көлемсерәп куйды. – беләм инде мин ул легенданы. Зевс Европаны башка иргә калдыра да, үзе законный хатыны янына кайтып китә. Менә шундый «мәңге бергә…»
Ә күк йөзендә йолдызлар балкып яналар. Алар кешелеккә караңгыда атларлык көч бирәбез дип әйтәдер кебек. Кар яумаганда кышкы кичнең яме йолдызларда, ә болытлы көннәрдә кар бөртекләренең урам уты астындагы салмак биюендәдер. Ләкин кышкы салкын кичләрдә дә матурлыкны, күңел тынычлыгын күктәге йолдызларда, яктырткыч астында биюче кар бөртекләрендә таба алучылар күпме икән ул, ә?
Гыйлаҗова Таңчулпан Нияз кызы, 18 яшь, Теләче районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев