Логотип Идель
Иҗат

ТӘҮГЕ ЧАБЫШ (хикәя)

Самир шәһәрдә туып үскән малай. Аның әти-әнисе шунда эшли һәм ял көннәрен дә шәһәр ыгы-зыгысында үткәрә. Шулай да җәйге каникул вакытында Самир әбисе белән бабасы янына кунакка кайта. Балачакта ул җәй буе авылда тора иде. Вакыт узу белән аның шәһәрдә яңа дуслары барлыкка килде һәм Самир каникулларда вакытны алар белән күбрәк үткәрә башлады. Әмма ул июнь урталарында оештырылган авыл Сабантуен беркайчан да калдырмады. Менә бүген дә Самир әбисе белән бабасы янына бер-ике атнага кунакка кайтты.

Улым, иртәгә Сабантуй, берәр ярышта катнашасыңмы? дип сорады Вәли бабай, газетаны читкә куеп.

Ә миңа ат ярышларында катнашырга ярыймы инде?

Сиңа рөхсәт итәрләр дип уйлыйм, дип елмайды бабай һәм яңадан газета укырга кереште.

Атлар һәрвакыт Самирның игътибарын җәлеп иттеләр, ул аларны кыр эшләре өчен артык матур дип саный иде. Бабасы аңа беренче тапкыр атта йөрү осталыгын күрсәткәч, Самир таң калды. Яшел басу буйлап ерак җирләргә чапкан ат та, аның өстенә утырган бабай да Самирда бик зур кызыксыну уяттылар.

– Бераз йөреп кайтам, – дип кисәтте Самир, урамга чыга торган ишек янына җиткәч.

Сак бул, дип кисәтте Камилә әбисе.

Әлбәттә, – диде Самир кепкасын киеп. Авыл аңарда һәрвакыт тынычлык уята иде. Монда шәһәрдә даими шау-шу тудырган машиналар өеме дә, һаваны зарарлаучы заводлар да юк. Киресенчә, күзгә рәхәтлек тудыра торган чәчәкләр, агачлар, куаклар күп. Мөгаен, авылда яшәүчеләр бик бәхетледер, әмма Самир моны төптән аңламый.

Авылдагы балалар мәйданчыгына килеп җиткәч, ул яшьтәшләренең футбол уйнавын күрде.

– Егетләр, миңа сезнең белән уйнарга ярыймы? – диде Самир, якынрак килеп.

Малай тупны туп-туры аңа җибәрде, Самир тиз генә уенга кереп китте. Вакыт сизелми генә үтте, күпме голлар кертелде, командалар бер-берсе белән ярыштылар, ә кояш исә түбән төшә барды.

Иртәгә Сабантуй, ярышларда катнашасызмы? дип сорады малайларның берсе. Мин көрәштә, узышларда катнашырга һәм баганага менәргә телим.

Мин дә, – диде икенче малай, аның сүзләрен эләктереп алып.

Ә син, Самир, катнашмыйсыңмы? дип өченче малай аның иңбашына кулын куйды.

– Минем үземне ат чабышында сынап карыйсым килә, – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде Самир, шунда ук малайлардан көлү һәм мыскыллау сүзләре ишетелде.

Син шәһәрдән кайттың бит, үзеңне атка атланып йөрергә оста итеп таныдыңмы? дип көлде теге беренче малай.

Кешене киеменә карап кына ничек хөкем итә аласыз, сез нәрсә беләсез соң? диде Самир моңсу гына. Чыннан да, алар аның турында бернәрсә дә белмиләр. Ә ул балачагын авылда уздырды һәм бабасы аны оста итеп атта йөрергә өйрәтте бит. Ул әле һаман да шул бәхетле көннәрен хәтерли...

Кил әле, Самир, дип кычкырды бабасы. Ул, ияреннән төшеп, ат китмәсен дип баудан тотты. – Атта йөрергә телисеңме?

Бу вакытта Самирга 7 яшь иде. Әлбәттә, ул бу тәкъдимнән баш тарта алмады һәм аның йөзендә елмаю пәйда булды.

Әйе, бабай, диде дә аның янына килде. Тегесе аңа ияргә утырырга булышты, ә үзе артка чигенде. Шулай итеп, Самирның атлар белән бәйле тарихы башланды. Вәли карт аны атны иярләргә, атта йөрүнең төрле ысулларына өйрәтте. Самирның атларга мәхәббәте чиксез иде.

Күптән түгел генә бабасы Самир кайткач йөрсен дип ат та сатып алды. Аңа Карлыгач дип исем куштылар. Самир Сабантуйда аны уңыш көтүенә чын күңелдән ышана иде.

Икенче көнне иртән, Самир белән Карлыгач, ат чабышына хәзерләнеп алгы сызыкта басып торалар иде. Ул атына ягымлы сүзләр пышылдап башыннан сыйпады.

– Син шулай да катнашырга булдыңмы? – диде кичәге малай, аты белән Самир янына килеп.

– Әйе, – диде Самир, аның белән сөйләшергә теләмичә.

Кара аны, атыңнан егылып төшмә, – диде икенчесе. Самир аларның сүзләренә җавап бирмәде.

Менә ат чабышы башланып та китте. Самир, явызлык теләүчеләргә игътибар итмичә, атның чабу тизлегенә яраклашып алга баруын дәвам итте. Карлыгач беренче булып финишка килгәндә, Самир атының уңышы өчен горурлану һәм бәхет тойгысы кичерде.

Самир бер минут та көтмичә сикереп төште дә, атны алып, аны елмаеп көткән бабасы белән әбисе янына килде.

Котлыйм, улым, булдырдыгыз, – диде әбисе кочаклап, ә бабасы горур гына башыннан сыйпады.

Самирдан соң килгән малайлар аңа карап үзләренең ялгышлыкларын аңладылар. Кешене бер күрү белән генә аның нинди икәнлеген белеп булмый шул.

 

Авторлар: Хәйруллина Алинә, Гафурова Гөлназ

Алсу Вәлиуллина рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев