Иҗат

  • «УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
    27 сентябрь 2021 - 15:42
    Әүвәл заманда булган, ди, бер ир белән бер хатын. Болар үз кул көчләре белән көн күрүче уртача тормышлы кешеләр булганнар. Боларның ун малайлары булган. Бу балалар, үсеп җитеп, әтиләренә булыша да башлаганнар. Малайлар герой булалар. Болар ничек тә булса илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. Моңарга Әхмәт дип исем кушалар. Бу ун малай чыгып китәләр. Әхмәт, кечкенә булганлыктан, өйдә кала. Шул киткәннән ун егеттән һичбер хәбәр-хәтер булмый.
  • ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
    24 сентябрь 2021 - 11:26
    Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән.
  • МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
    11 сентябрь 2021 - 16:06
    Җәй... Җылы җәй... Шаян җилкәй минем аркамны акрын гына сыйпап үтә. Якты кояш мине үзенең нурлары белән назлый, иркәли иде сыман. Болытлар зәңгәрсу күк йөзендә мине үртәп рәхәтләнеп йөзеп йөриләр. Кызыгам да шул мин аларга: үз көйләре белән һаман да шул бер якка гына агылалар да агылалар. Дөрес, кояшның әле күренә генә башлаган чагы. Тау артында урнашкач, авыл да әле торып, уянып кына киләдер.
  • ҮГИ КЫЗ ӘКИЯТЕ
    8 сентябрь 2021 - 14:25
    Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булган, шуңа аны бер дә яратмаганнар. Беркөн үги кызны урманда адаштырмакчы булганнар.
  • ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕ
    4 сентябрь 2021 - 15:20
    Җәйнең кояшлы бер иртәсе. Мин күземә кояш нурлары яктыртуыннан кинәт уянып киттем. «Ур-ра, бүген булса да кояш чыкты, яңгырлар ялкытты инде, бүген, ниһаять, кояш!» – дип, мин яхшы кәеф белән торып бастым.
  • ТАМГАЛЫ КУЯН (ӘКИЯТ)
    13 август 2021 - 11:01
    Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан.
  • БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
    14 июнь 2021 - 14:38
    Күптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик.
  • ГОМЕРЛЕК САБАК
    4 июнь 2021 - 11:12
    Җәйге эссе көн. Иртәнге кояш болындагы чәчәкләрне иркәли. Йокыдан уянган күбәләкләр еш кына төрле төсле чәчкәләргә куна-куна очып йөриләр, ә тырыш бал кортлары инде нектар җыю эшенә тотындылар. Таң әтәчләре кешеләрне йомшак түшәкләреннән торып, авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле тормышында кайнарга чакыра...
  • «УТКИН МУЖ»
    30 май 2021 - 16:48
    – Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине.  Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән.  
  • САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ
    26 май 2021 - 17:40
    Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
  • Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
  • «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!»
    17 май 2021 - 15:56
    Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
  • ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР!
    9 май 2021 - 09:55
    Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
  • Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
  • ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР
    17 март 2021 - 10:43
    – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1162
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6010
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8494
0
0