Иҗат
-
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
Күптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик. -
ГОМЕРЛЕК САБАК
Җәйге эссе көн. Иртәнге кояш болындагы чәчәкләрне иркәли. Йокыдан уянган күбәләкләр еш кына төрле төсле чәчкәләргә куна-куна очып йөриләр, ә тырыш бал кортлары инде нектар җыю эшенә тотындылар. Таң әтәчләре кешеләрне йомшак түшәкләреннән торып, авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле тормышында кайнарга чакыра... -
«УТКИН МУЖ»
– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине. Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән. -
САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ
Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле. -
ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ
Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә. -
«БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!»
Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. -
ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР!
Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил — -
НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ
Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз. -
ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР
– Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды: – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. -
ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ)
Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде. Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады. -
ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН
Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи. -
КУРЧАК
Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды. -
УРЛАНГАН БӘХЕТ
Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. -
КЫЮ ҺӘМ САМИМИ ШИГЪРИЯТ: АЙЗИЛӘ БИЛАЛОВА ИҖАТЫНА ФИКЕРЛӘР
Айзилә Билалованың шигырьләрен укыгач, күз алдына эзләнүчән, самими, тик шул ук вакытта кыю, дөньяга, кешеләргә ачык кыз бала килеп баса. Аның лирик герое күзәтүчән, үзалдына гел, җавап таләп итмәсә дә, сораулар куя. Андый сораулар укучы буларак мине лирик геройга якынайта, аның белән белән кызыксынырга мәҗбүр итә. -
КҮРШЕ
Санияне икенче бүлмәгә күчергәч, Зәйтүнә карчык үзенә урын, күңеленә тынгылык таба алмыйча озак җәфаланды. Ястү намазыннан соң күз яшьләрен сөртеп, теләкләрен теләргә кереште.