Логотип Идель
Иҗат

ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ

Әлеге хикәянең авторы – "Тукай вайбын тот!" бәйгесендә беренче урын алган Алинә Сабитова.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.
Г.Тукай

1
Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.

Кәримнең әнисе, Гөлфия апа, район үзәгендәге дәваханәдә шәфкать туташ булып эшли. Үзенең тыгыз графиклы эш көннәрендә ул өен дә чиста һәм пөхтә тота, кош-кортлар, маллар да үстерә, хушыңны алырлык матур гөлләргә күмелгән бакча да карый һәм Кәримнең дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын кайгырта. Ул барсына да өлгәшә һәм һәр башкарган эшен бирелеп, чын күңелдән алып бара. Кәрим дә әнисен бик ярата. Үзенә 13 яшь кенә булса да, гаиләдә ир-ат вазыйфасы аның кулында икәнен яхшы аңлый.

Әтисе аны соңгы тапкыр алдына утыртып, көчле куллары белән иркәләп яратканына, үз гомеренә күргән төрле вакыйгаларны тәмләп, кызыктырып сөйләвенә, чәнечке сыман мыеклары белән Кәримнең сипкелле битен кычыттырып ихлас үбүенә инде 7 ел вакыт үткән. Әмма 7 ел элек булган фаҗига кичә генә булган кебек тоела иде...

Бу куркыныч хәл февраль аенда булды. Ул елны яз иртә килергә итте. Кәримнең әтисе ял көннәрендә балык тотарга ярата иде. Җәйме, кышмы – мөһим түгел. Балык тотканда ул үзенең эчке борчуларыннан, тыңгы бирмәгән уйларыннан котыла иде сыман. Менә шул көнне дә эш пошыргычларын хәл итәм дип балыкка китте. Тик, күрәсең, һава торышы үзгәрүчән булганлыктан боз калынлыгы юкарган булган...

Шушы вакыйгадан соң Кәрим үзгәрде. Аңа тиз арада үсәргә, малайдан чын егет булырга, чыныгырга туры килде. Өйдәге авыр эш хәзер аңа калды. Беренче вакытны әнисе белән бәп-бәләки малайга авыр булды. Тик вакыт узган саен, алар мондый яшәү рәвешенә өйрәнделәр.

2

Өчиле авылы зур түгел. Монда бары тик 200ләп кеше яши. Бу кечкенә авыл искиткеч оҗмах кочагында урнашкан. Әйтерсең, табигатьнең иң-иң матур өлешләрен нәкъ шушы авыл тирәсенә җыйганнар. Саф, чиста сулы чишмә, Идел сыман киң елга, тирә-яктагы ачы җилләрдән саклап торган, авылны үзенең кочагына алган таулар, җиләк-җимешле аланнар, куе урман һәм аңардан ерак түгел – буа. Болар барсы да авылга ямь биреп, аны тагын да матурлата иде.

Наратлыктан ерак түгел генә урнашкан буа үзенә бер гаҗәеп урын. Бераз тылсымлы, серле дисәң дә, ялгыш булмас. Буа тирәсендә озын-озын камышлар үсә, юа белән какы да еш очрый. Су әйләнәсендәге үсемлекләр күп еллар үтүгә куе һәм биек куаклык массивына әверелгән. Хәтта буа яныннан берничә адымга гына китсәң, су керүче кешеләр күренмәс була.

Кичен әлеге буа тагын да шомлырак тоела. Кояш бату белән суның җаны барлыкка килә сыман. Әгәр тәүлекнең шушы вакытында буа янында берүзең калсаң, үзең дә сизмәстән, бөтен тәнеңне тетрәнү биләп ала. Тирә-яктан искән салкын җил дә әллә ни пышылдаган кебек, башыңда төрле куркыныч уйлар тудыра. Шуңа күрә кояш баеганнан соң буага баручы кеше юк та инде. Ниндидер сер бар ул җирдә.

Авылда моның турында барсы да белә. Тик беркем дә тегеләйгә-болайга кычкырып сөйләп йөрми. Бу билгесез сихерлекне һәр кеше үз эчендә генә саклап йөртә. Элек-электән авыл халкы арасында бер риваять таралган. Янәсе, әлеге буа тиккә генә сәер, тылсымлы һәм бераз куркыныч булып тоелмый икән. Хикмәт нәрсәдә: монда Су анасы яши. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк. Әйтәләр, бу Су анасы монда авыл салынганчы ук булган. Кичен буага килгән кешеләрне юри куркыта икән. Ә суга яки тирә-якка чүп ташлап, табигать бозып йөрүчеләрне гомумән су астына, үзенең дөньясына алып кереп китә икән!

3

“Тып-тып яңгыр ява. Инде бер атна туктамый хәзер. Олылар никтер куана, сөенә. Нәрсәсе шәп инде яңгырның? Ни тышта уйнап булмый – чыланасың, ни су коенып булмый – салкын. Эх..,” – Кәрим авыр сулап, тәрәзәдәге бер-берсе белән узышкан яңгыр тамчыларын күзәтеп утыра.

Тып-тып яңгыр ява. Су өстенә төшкән һәр тамчы түгәрәк-түгәрәк дулкыннар тудыра. Ул түгәрәкләр буа буйлап баралар да, юк булалар. Тирә-якта бер кеше юк, тыныч. Бу тынлыкны бары тик яңгыр астында шыбырдаган яфраклар, чылтыраган су тавышы гына боза. 

Бермәл буа читендә ниндидер калкулык килеп чыкты. Бер мизгелдә бу калкулык халык авызындагы сүзнең чынбарлыгына әйләнде. Ләкин ул әкиятләрдәге кебек куркыныч, ямьсез түгел. Киресенчә, озын матур чәчле, сөйкемле йөзле, озын керфекле, ямь-яшел күзле, алсу битле кыз бу.

– Әйбәт булды әле бу, – дип ягымлы тавышы белән үз алдына сөйләнеп җибәрде Су анасы, – Көн буена балалар су керә, тыңгы юк. Әй, яңгыркаем, әлдә явасың! Яу, яу әйдә!

Ул әкрен генә судан алтын тарагын алды да, озын толымнарын ипләп кенә тарый башлады:

– Эх, нигә мине яратмыйлар икән? Мин бит кешеләр өчен тырышам. Әгәр мин булмасам, шушы буа калмас иде дә, мөгаен. Пычратып, ямьсезләп, сазлыкка әйләндерерләр иде. Әгәр мин булмасам, суга төшергән каз-үрдәкләрен козгыннар ташып бетергән булыр иде. Каяле, берсе дә булмаганда җайлап кына авыл тирәсен караштырып кайтыйм. Бар да тәртиптә микән?

Сихри кыз суга чумды да, тиздән кире калкып чыкты. Аның кулында нидер бар. Нәрсә соң бу? Ул аны ипләп кенә алып чыкты да, чирәмгә утырып барлый башлады. Бераз сөртте, сыпыргалады да, читкә алып куйды. Аннан икенче шундый ук гаҗәеп әйберне алып бер төрткегә басуы булды, шундук тегесе һавага очып менде дә безелди башлады. Менә могҗиза, менә тылсым! Су анасы төрткеләрнең әле берсе, әле берсенә баса. Теге һавадагы нәрсә я тегеләй, я болай оча. Әкият...

(Юк, юк, әкият монда тик Су анасы гына). Аның бу сихри очкычы квадрокоптер дип атала. Яки, җайлабрак әйтсәк – дрон. Менә бит нинди заманча бу авылда Су анасы. Аның хәтта дроны бар. Ләкин авыл дигәндә, бу очкыч тик Су анасында гына бар. Халык мондый әйберне белгәне дә, күргәне дә юк. Менә шундый мәзәк.

Су анасы квадрокоптерын җайлап беткәч, бераз һавада йөртеп көйләгәч, аны авылга җибәрде. Очкычның юлы, нәрсәләр күргәне – барсы да Су анасына пульттагы экраны аша күренә иде. Дрон авылга кереп күзәтә башлады. Бар да тәртиптә шикелле. Яңгыр яву бик очраклы булды әле. Күп кеше өендә генә утыра, тышка чыкмый. Димәк, мондый сәер әйбернең кеше күзенә күренү ихтималы да кими.

Дрон бар якны да карап чыгып, кире борылганда кинәт экранда рәсем бетте. Су анасы пультын селкетеп тә карады, төймәләргә дә басты, тик сигнал никтер килеп чыкмады. Әллә нәрсә булды.

4

Яңгыр туктады түгелме? Кая әле, кая? Әһә! Туктады!

– Мин тышка, – дип тиз генә өстенә курткасын элде дә Кәрим, әнисенең җавабын көтмичә, чыгып чапты.

Тышта шундый рәхәт иде. Яңа явып үткән яңгыр исе Кәримнең үпкәләренә тиз арада кереп, аның сулышын тагын да ешайтты, тагын да тирәнәйтте. Бар дөньяны сафлык баскан иде. Һәр сулыш белән тагын да күбрәк тын аласы килә. Рәхәт. Агач яфраклары юп-юеш, аларны чак кына селкетсәң, шундук су белән коеначаксың. Яңгыр тамчылары энҗе-мәрҗәннәр кебек әле монда, әле тегендә җемелдиләр. 

Шушы матурлыкка сокланып, Кәрим урам башына җитте. Монда аның яраткан җире бар: берничә имән агачы. Бу агачларны аның әтисе Кәрим кебек булганда утырткан. Хәзер инде алар зурлар, ныклар. Егет бу җирне әтисе үлгәннән соң тагын да ныграк якын итте. Ике якын торган агач арасына таган ясады, буш вакытларын монда үткәрә башлады. Бар әйбер дә әтисен хәтерләтсә дә, ул монда күңелен тынычландырыр өчен килә иде. Әтисе кебек, үз-үзе белән ялгыздан калырга ярата иде егет.

Әле дә ул шушы имәннәр янына килде. Таганда атынырлык түгел – такта лычма су. Кәрим бер имәннең ботагына асылынып атынды да, бер мизгелдә агач башына менеп утырды. Биектән табигать тагын да матуррак тоелды аңа. Яфраклардан тамган тамчыларга исе китеп карап утырганда кайдандыр безелдәү тавышы ишетелде.

–  Кара әле, яңгыр “бисмилла” туктады, ә болар инде эшкә чыккан, –  дип бер-ике ботка аска төшеп, яшеренебрәк утырды. Бал корты бәйләнүен яратмый иде ул. Дөресрәк, курка иде. Тик бу безелдәвек әллә нәрсә булды. Имәннәр янында оча да оча. Нәрсә соң бу?

Бу сәер әйбер Су анасының квадрокоптеры иде. Су анасы игътибарын югалту сәбәпле, аның дроны имәннәр буенда озак очты. Ә Кәрим бик кызыксынучан егет. Ул бу әйберне якыннан үткәндә бәрде дә төшерде. Тиз-тиз генә җиргә төшеп, әлеге табылдыгын карый башлады. Тик күпме генә боргаласа да, нәрсә икәнен аңлый алмады.

Бу очракта таныш түгел әйберне шунда калдыру, я булмаса, гомумән, аңа тимәү кирәк иде. Әмма Кәрим – ул Кәрим. Аның начар гадәте шул. Берә әйбер кыек ята икән яки берсе дә аны күзалдында тотмый икән, Кәрим “шалт”  – чәлдерә. Аны бу сыпыртулары өчен бик күп тиргәделәр инде. Тик акыл кермәгәч тә керми үзенә.

Шулай итеп, егет бу сәер әйберне, бер дә сискәнмичә, култык астына кыстырда да, өенә чапты. Тиз генә кайтып җитеп, табылдыгын үзе йоклаган карават астына яшерде. “Иртәгә иртә белән торып, бу әйберне тикшерергә кирәк”, – дигән уй белән Кәрим татлы йокыга талды.

Икенче көн егет өчен бик уңай булды. Төштән соң Гөлфия апа тәүлек дежурствосына китте. Өйдә ялгыз гына калгач, егет карават астыннан “тылсымлы шакмак”ны алып, иркенләп караштыра башлады. Ул аны боргалады да, сыпырып та карады, селкетте дә, һәрбер төрткесенә дә басты, әмма нәрсә икәненә төшенә алмады. Шулай бераз уйланып утыргач, аның башында бер гениаль фикер туды.

–  Ә-ә-ә! Менә нәрсә! Бу әйбер үзе тимердән эшләнгән, үзенең авырлыгы да бар, шөрепләре дә күренә. Очарга дип җайланган таяклары да әнә үзләре. Аңлашылды! – диде дә дронны тиз генә кире урынына куеп, тышка, маллар янына, чыгып китте.

Һавада бүген болытлар сирәк йөри. Алар арасыннан бәреп чыккан кояш бар дөньяга шатлык чәчә. Кәримнең сипкелле битенә төшкән нурлар аңа тагын да ямь өсти иде. Егет җылы нурлар астында иркәләнә-иркәләнә, кояш яктысында күзләрен челт-челт йомып, үзенә генә билгеле булган тирән уйларга батып китеп бара. “Иртәгә иртән үк торып, табылдыкны Тахир абыйга илтергә кирәк. Бу әйбердә тимер шактый күптер, төшеме дә әйбәт булыр...”.

Кәрим эшләрен бетереп, өйгә керүгә кояштан офыкта тик бер алтын сызык кына калган иде. Бераздан ул да Җир астына кереп югалды. Егет шактый арыган иде. Иртәгәсе көнне тизрәк җиткерер өчен, ул йокларга урын әзерли башлады. Шулзаман карават астыннан теге әйбер очып килеп чыкмасынмы! Кәрим шундук шаккатып урынына утырды. Теге галәмәт өй эчендә әле тегеләй, әле болай очарга кереште. Үзе әллә нинди тавыш белән безелди, әллә нинди пипелдәүләр чыгара.  Өй эчендә әрле-бирле очып, чаршауларны, пәрдәләрне җилфердәтеп, өстәлдәге вазаны төшереп ватты. Аннары ут тизлеге белән тәрзәне ватып тышка чыгып олакты. Әлеге берничә минут Кәрим өчен бер гомер булып тоелды. Куркуыннан телен йоткан егет тиз генә ишеген чыгып элде дә, тәрзә пәрдәләрен тартып йокларга ятты. Ләкин бу вакыйга аңа тыңгы бирмәде. Аның башыннан төрле-төрле уйлар су булып акты. Я булмаса, әнисе дә өйдә түгел. Үз-үзен бераз тынычландырып, юатып ул төнге икеләр тирәсендә генә йоклап китте.

5

Су анасының бик кадерле, кыйммәтле ярдәмчесе, “уң кулы” югалганга бер тәүлек вакыт үтеп бара иде. Кыз тәмам күңелсезләнгән, аның зөбәрҗәттәй күзләрендә нур беткән. 

Тик бер өмет бар әле. Бу очкыч – замананың иң яхшы һәм иң алдыңгы ачышларының берсе. Шуңа күрә аның эшләү тәртибендә нәкъ әлеге заманага хас булган технологияләр кулланылган. Бу җайланма исә кире өенә кайтырга өйрәтелгән иде. Мәсәлән, әлеге кебек хәл була калса, ул 24 сәгать үз урынында булмаса, автоматик рәвештә кабына да, хуҗасына кайта. Менә-менә шул механизмы эшләр дә, ул янә очып кайтыр дигән өмет бар иде аның хуҗасында. Бәхеткә каршы, шулай булып та чыкты. 

Бер уйласаң, бу дрон бер тимер кисәге бит. Тик заманабыз шултиклем алга китте, хәтта шушындый тимер кисәкләрен дә акыл буенча кешегә тиңләргә була. Шулай итеп Су анабызның ярдәмчесе исән-имин өенә әйләнеп кайтты. Шундук Су анасы аның кайда булганын белергә теләп, GPS-навигатор ярдәмендә булдырылган очкычның юлын тикшерә башлады. Озак үтмичә ул каракның кем икәнен ачыклады:
– Әһә! Бу тагын Кәримнең эше. Тә-ә-әк, моны болай гына калдырып булмый.., – дип ниндидер хәйлә кора башлады.

...Кәрим тынычланып, сабый балалар кебек тәмләп йоклый бирде. Яңа гына булган вакыйгага карамастан, ул матур төш күрә иде. Янәсе, ул картәнисе белән картәтисендә кунакта. Тышта челлә, һава мунчадагы сыман бөркү. Мондый көнне тик бер теләк: елгада су коену. Кәрим төшке аштан соң тастымалын җилкәсенә элде дә, теләген чынга ашырырга, су буена төшеп китте. Әмма төшеп җитә алмады, кинәт аңа бер корт килеп бәйләнә башлады. Башта егет исе китмичә, күрмәмешкә салышса да, курку хисе аны җиңде: ул куллары белән селтәнеп, чәчләрен сыпырып әрле-бирле атлый башлады. Сәер, бал корты үзе күренми, ә тавышы ишелә. Бз-бз-бз, бз-з-з.

Кәрим кинәт күзләрен ачты. Аның каршында баягы коточкыч очкыч тора иде. Егетнең йөрәге табанына төште. Күзләре шардай ачылды, үзе еш-еш тын ала. Аркасыннан һәм маңгаеннан бәреп чыккан тир тамчылары аның чынлап куркуын исбатлый иделәр. Үзе дә сизмәстән ул артка чигенә башлады. Әмма тиз арада караватның башына җитте. Шул мәлдә дрон кеше тавышы белән сөйләп җибәрде:

– Син! Син мине бәреп төшердең! Син мине урладың! Мине тимер-томырга илтергә теләдең! Карак!

Төшме бу, өнме – егет буталды. Куркуыннан типкән йөрәк тавышы бар дөньяга ишетелә кебек тоелды. Кәрим тотлыга-тотлыга:

– М-м-мин бүтән алай эшләмим. З-зинһар, тимәгез! – диде дә, бу бар да төш дип өметләнеп, күзләрен чытырдатып йомды.

Бер мизгелдә дрон юк булды, үзәкөзгеч безелдәү тынды. Тәрзә төбендә торган Су анасы очкычын алып, өенә, буага, кайтып китте. 

Ә Кәрим? Кәрим бүтән бер дә кеше әйберенә тимәде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев