Логотип Идель
Укучылар яза

Инсаф Гыйрфанов: "Газ сәнәгатендә эшләүче әтием"

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»


Номинация «Инша»



Газ сәнәгатендә эшләүче әтием


(Инсаф Гыйрфанов, 16 яшь, Нурлат районы, Фома авылы)


Әтием Гирфанов Илнур Рифгат улы Нурлат районы Фома авылында 10 елдан артык газчы хезмәтен башкара.

Безнең авылда һәр өйгә зәңгәр ягулык торба буенча килә. Әтием 300 шәхси йортка, мәктәпкә, 2 мәчеткә, 2 кибеткә, мәдәният йортына хезмәт күрсәтә.

Әтиемнең эше бик җаваплы. Көн саен ачкычлар салынган авыр сумкасын алып, ул яраткан эшенә ашыга. Кемнең миче янмый, газ плитәсе эшләми – бөтенесе дә әтине өйләренә чакыра. Мичләр карау гына түгел, газ торбасына тиеп торган агачларны кисү, торбаларны буяу, ГРПны (газораспределительный пункт) тәртиптә тоту да әтинең эше. Газчы булып эшләр өчен бик күп белергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләрне үзең белү генә түгел, башкаларның да һәрвакыт исләренә төшереп тору мөһим.

Ул безнең мәктәпкә килеп, укучылар алдында да куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чыгышлар ясый. Әти өйдә мичкә, газ плитәсенә техник күзәтү үткәргәндә, мин аның эшен кызыксынып карап торам, өйрәнәм. Киләчәктә мин әтием һөнәрен сайларга телим.

Әтиемне эшендә дә, авыл халкы да бик хөрмәт итәләр. Мин үземнең әтием белән горурланам һәм аны бик яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев