Логотип Идель
Укучылар яза

«АК КАУРЫЙ»ЧЫЛАР ИҖАТЫ

Яңа ел теләкләре

Яңа ел килсен шатлык алып,

Яшиселәр килә рухланып.

Сәламәтлек белән каршылыйк,

Һәр туасы көнне таң калып.

Яңа ел килсен бәхет алып,

Яшик әле бергә куанып.

Саф теләкләр белән чистартыйк,

Бетмәсен күңелебез каралып.

Яңа ел килсен саулык алып,

Яшәүләргә безнең дәрт алып.

Авырлыклар үтәр... Көрәшик,

Яшәмикче бары зарланып!

Закирова Әдилә, Яр Чаллы, 41 мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Аклыйсы килә

Омтылып ла төшә бизәк карлар,

Акка күмеп барлык җирләрне.

Юкка чыгарсыннар иде алар,

Дөньядагы барлык чирләрне.

Бии-бии омтылалар җиргә,

Эше юк шул бездә аларның.

Язын гөрләвекләр булып ташый

Шифа була җиргә карларың.

Кешеләр һич җирне уйламый шул,

Пычраталар, чүпләр түгәләр.

Азмы сулыкларда, урманнарда

Җәнлекләр агуланып үләләр?!

Күпме тырышсаң да, әй табигать,

Акка буяп чүплек дөньясын.

Күз алдына китерү хәтта кыен,

Кар артыннан ниләр каласын...

Эндәшсәң дә, күпме сүз әйтсәң дә,

Ник аңламый шуны кешеләр:

Пычраклык һәм шапшаклыктан  гына

Килеп чыга ич барлык чирләр!

Кашапова Диләрә, 9 “М” сыйныфы укучысы, Яр Чаллы шәһәре  41 мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

 

Табигатьнең көче

Табигатьнең үз кануны көчле,

Үзгәртермен диеп тырышма!

Җәен корытса ни! Аннан яңгыр...

Бураннары дулый һәр кышта.

Болытлар да әнә уйчанланган,

Карлар җиргә күптән яумаган

Җир дә һаман нидер көтә сыман –

Мамык шәлен беләм, сагынган.

Тиздән явар, җирне төреп алыр,

Ап-ак, җылы, йомшак юрганына.

Колак салмый, язга чаклы йоклар,

Һичнәрсәнең шатлык вә зарына.

Иванова Нина, 9 “М” сыйныфы укучысы, Яр Чаллы шәһәре  41 мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

 

Адымнарда еллар кала...

Безнең  адымнарда еллар кала,

Маңгайларга  җыерчыклар сала,

Һич кызганмый ул! Чәчләр чалара,

Вакыт та чикле артка карарга.

Атлый торгач, янә бер ел узды,

Итек – читекләр дә хәйран тузды.

Узар микән алар сынауларны

Киртәләре көтә, бураннары...

Ә мин атлыйм әле, исем китми,

Сынаулар ич гомер буе бетми.

Төшсә тузып әгәр табаннарым,

Ялан  булмам, алам яңаларын!

Вагыйзова Гөлия, Яр Чаллы шәһәре  41 мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев