Танылган рэпер Oxxxymiron Казанга гашыйк булган

Танылган рэпер Оксимирон май бәйрәмнәрендә Казанда кунакта булып киткән. Һәм... рус телендә җырлаучы рэпер шәһәребезгә шундый нык гашыйк булган, хәтта аккаунтында Казанга мәхәббәт аңлатып пост язган.


[caption id="attachment_35930" align="alignright" width="539"] Җырчының Твиттердагы аккаунтыннан скан[/caption]

“Соңгы 8 ел эчендә Казанда концертлар белән бик күп тапкырлар булдым. Тик шәһәр белән танышырга вакыт табылмады. Бу юлы концертсыз гына килдем һәм хәзер Казан минем өчен Санкт-Петербург һәм Краснодардан соң Россиядәге иң яраткан өченнче шәһәр. Бик күп җирдә булганым бар, тик Казан вайбы – гомумән башка дәрәҗәдә,” - дип язган ул үзенең Твиттерында.

Моннан тыш ул Казанда үзенә ошаган иң яхшы урыннар белән дә уртаклашкан.

Оксимиронның Казанга ял итәргә дип килүе юкка түгелдер, мөгаен. 2018 елның җәендә рэперның йөри торган кызы – Чаллыдан киемнәр дизайнеры Диләрә Минрахманова дигән сүзләр чыккан иде. Мөгаен, бу дөрестер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2131
    0
    17
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    1921
    0
    25
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1729
    0
    15

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019