Бу – тема!
КОНКУРС ВАКЫТЫ ОЗынАЙТЫЛДЫ!
Кадерле дуслар! «Ялкын» журналы һәм «Газпром трансгаз Казан» белән берлектә уза торган «ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» бәйгесе игълан ителгәнне беләсез. Эшләрне кабул итү вакыты июнь аенда төгәлләнергә тиеш иде. Сезнең үтенеч буенча, әлеге конкурска эшләрне кабул итү вакытын ОЗынАЙТТЫК! Димәк, конкурс эшләрен 30нчы сентябрьгә кадәр җибәрә аласыз. Ә бүләкләү тантанасы октябрь-ноябрь айларына планлаштырыла.
2. Темалары:
Бәйгегә эшләр yalkin_konkurs@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Эшләрне җибәргәндә тутырылачак гариза формасын бәйгенең нигезләмәсеннән алырга кирәк.
Конкурсның шартларын исегезгә төшерәбез:
1. Эшләр ике төрле номинациядә кабул ителә: ЯЗМА ЭШЛӘР (мәкалә, әңгәмә, шигырь, хикәя һ.б.) һәм ВИДЕОСЮЖЕТЛАР.
2. Темалары:
– көнкүрештә газны дөрес һәм сакчыл куллану;
– газ сәнәгатендә эшләүче кеше турында;
– туган ягыгызда газлаштыру вакыйгасы;
– «Газпром трансгаз Казан» оешмасының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге.
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак!
Бәйгегә эшләр yalkin_konkurs@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Эшләрне җибәргәндә тутырылачак гариза формасын бәйгенең нигезләмәсеннән алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев