Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ЭНҖЕСЕ

Татарстан кызы Энҗе Мәскәүдә Казанны таныткан. Дөресрәк итеп әйтсәк, Энҗе Ягъфәрова 2017 елда узган Конфедерацияләр Кубогының шәһәр волонтерларын тәкъдим иткән. Ул волонтерлык белән инде 4 елдан артык шөгыльләнә.

Октябрьдә Россия Федерациясе каршындагы физик культураны үстерү советы белән "Россия-2018" оештыру комитеты утырышы узды. Бу чарада Энҗе илнең төбәк башлыкларын  әлеге утырышка багышланган күргәзмә белән таныштырган. Анда 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатын оештырачак шәһәрләрне тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, алар арасында Казан да бар. Утырышта катнашучылар Казан шәһәре, аның аэропорты, стадионнары, шәһәр волонтерлары белән якыннанрак танышкан.

Очрашуда Россия Президенты Владимир Путин Энҗедән Конфедерация Кубогының ошавы-ошамавы турында кызыксынган. Казан волонтеры аңа волонтерлар формасы турында сөйләгән.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда шәһәр волонтерлары зәңгәр төстәге форма киеп йөрде. Санкт-Петербург волонтерларының киеме дә шундый булган. Мәскәүдәге волонтерлары - куе сары, ә Сочи шәһәрендәге волонтерлар аклы-кызыллы форма кигән.

- Әлбәттә, әлеге очрашу белән мин бик илһамландым. Бу минем өчен горурлык. Киләчәктә дә шушы өлкәдә эшләргә һәм камилләшергә телим, – ди Энҗе.

Ник Энҗе?


Татарстанны волонтерлар исеменнән нәкъ менә Энҗе тәкьдим иткән дә инде. Ник башкалар бармаган дип уйлыйсызмы? Моңа җавап та бар: Энҗенең волонтерлык тәҗрибәсе шактый зур.

Волонтерлык белән Энҗе 111нче мәктәптә белем алганда ук шөгыльләнә башлый. Хәзер ул КФУда ул икътисад белгечлегенә укый. 2013 елда Kazan Volunteers хәрәкәтенә кушыла. Шунан башлана да инде: төрле конференцияләрдә, спорт бәйгеләрдә катнаша. Үзен тим-лидер буларак сыный. "Ел студенты-2015" республика премиясенең "Ел волонтеры" номинациясендә җиңеп чыга. Хәзер инде ул футбол буенча дөнья чемпионатының волонтерлык үзәгендә эшли. Волонтерның хезмәт «стаж»ы да бик саллы - аның эше 2013 елгы Универсиададан башлана. Улвакытта Энҗе аэропортта волонтер булып эшләгән. Ә 2015 елдагы Су спорты буенча дөнья чемпионатында Казан аэропортында волонтерлар белән эшләүче менеджер була.

Волонтер булу туйдырмаган!


Дүрт ел дәвамында волонтер булу Энҗене туйдырман икән! Ул үз эшен бик яратып башкара.

- Волонтерлык аша мин үз идеяләремне тормышка ашыра алам. Үземнең шәхси сыйфатларымны, мисал өчен, лидерлык, телләрне белү, оештыру сәләтен арттырам. Шулай ук чит ил кешеләре турында күбрәк белә алам. Бу минем өчен бик кызык. Миңа яңа дәрт, яңа көч бирә торган әйбер бу, - ди Энҗе.



Хәзер Энҗе «Россия-2018» волонтерлык үзәгендә эшли. Волонтерларны сайлап алу әңгәмәләренә әзерли, шулай ук тест матчларына ирекле булышучыларны җыя.

Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына ике төркем волонтерларны туплыйлар - шәһәр волонтерлары һәм оештыру комитеты волонтерлары. Киләсе елга бу ярышларга 1000 волонтер кирәк булачак. Бүген инде моңа 1500 кеше теләк белдергән. Оештыру волонтерлары күбрәк - 1500. Ирекле булышучылар арасында кызлар күбрәк. Ләкин футбол буенча чемпионаты булгач, егетләр дә юк түгел. Яшьләр генә түгел, "көмеш" волонтерлар бар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: ТАСС мәгълүмат агентлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев