Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ЙОКЛАМЫЙ!

Ноябрь аенда Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” төркеме тарафыннан үткәрелә торган чираттагы лекцияләрнең берсе узды. Бу лекция гадәти булмаган форматта үтте – ул кичне “Гыйлем”леләр “Яшьләр бистәсе” берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Кемнәр соң бу “Гыйлем”леләр дә, кемнәр соң бу “Яшьләр бистәсе” дисезме? Бу очрашу минем үземнең “Гыйлем” белән дә, “Яшьләр бистәсе” белән дә беренчел очрашуым иде. Сезнең арада күпләрегезнең, бәлки, алар турында ишетеп белгәне юктыр. Бу ялгышлыкны тиз арада төзәтергә булдым мин.

Беренче булып, “Гыйлем” турында берничә сүз әйтеп китәсем килә. Бу проект татар телендә белем алу мөмкинлеге тудыру максаты белән ясалган. Проект авторы Айдар Шәйхин һәм аның “Гыйлем”ле дуслары бик зур һәм мөһим эш белән мәшгуль: алар фәнни мәкаләләрне, китапларны, видеоязмаларны татар теленә тәрҗемә итәләр, татар телендәге фәнни мәгълүматны интернет киңлегендә тараталар. Проектның социаль челтәрләрдә төркемнәре һәм сайты да эшләп килә, кварталга бер тапкыр журналлары бастырылып чыга, даими рәвештә “Хәлбуки” лекториенда фәнни лекцияләр укыла.

[caption id="attachment_22296" align="aligncenter" width="1000"] Айдар Шәйхин “Гыйлем”нең баш мөхәррире[/caption]

“Гыйлем”нең кунаклары турында да берничә сүз әйтеп китәм. “Яшьләр бистәсе” проектының авторы Мөхәммәт Галиуллин үзенең фикердәшләре белән шулай ук бик күркәм эш эшли: авылларга чыгып, мәчетләрдә балаларга дин дәресләре укыта икән. “Яшь кешеләргә балалар ныграк тартыла, яшь кешенең сөйләгәнен кызыксыныбрак тыңлый”, - ди Мөхәммәт Галиуллин. “Аннан ары, авылларда бик тиздән олы яшьтәге имамнар бөтенләй диярлек калмаячак. Ә алардан соң мәчетләргә кем йөрер соң? Кем авыл халкына азан ишеттерер, иман иңдерер?”

Әйе, чыннан да, бу сорау бүгенге көн казагындагы сорауларның берсе. Балаларга тәрбия бирү, аларны дини, рухи яктан үстерү безнең киләчәгебезнең нинди булачагын билгели бит.

Миңа калса, бу ике проект та бүгенге көндә гаять актуаль. Без интернет челтәреннән дә, социаль челтәрләрдән дә, фәнни китаплардан, документаль фильмнардан, калган массакүләм мәгълүмат чараларыннан нинди дә булса мәгълүматны күбрәк рус телендә алырга ияләшкән. “Гыйлем”нең бу хәлгә үзенең җавабы бар. “Гыйлем” дөньяны татарча танып-белергә, белемне, нинди генә өлкәдә булмасын, татарча алу мөмкинлеген бирә.

[caption id="attachment_22297" align="aligncenter" width="1478"] Мөхәммәт Галиуллин “Яшьләр бистәсе” проектының авторы[/caption]

“Яшьләр бистәсе”нең башлаган эше дә изге. Кешенең үсешендә динне белү телне белү кебек үк мөһим юнәлеш, дип саныйм мин.

Әлбәттә, төркем вәкилләре барлык эшләрне дә үзләре эшли: үзләре оештыра, үзләре таба, үзләре тәэмин итә. Монда минем бер генә теләгем бар: әгәр дә шушындый инициативлы яшьләргә күбрәк игътибар бирелсә, аларга ниндидер терәктәшлек, ярдәм күрсәтелсә, бик әйбәт булыр иде.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телемнең мондый уллары һәм кызлары булганда, аның киләчәге барында шик юк. Бу очрашудан соң бик илһамланып, күңелем күтәрелеп кайттым. Ике проектка да зурдан-зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс теләк, яну, дөрләү, һәрчак аларга хезмәттәшлек күрсәтергә әзер фикердәшләр табылып торуын телим. Ак юллар сезгә, дуслар!

Шакирова Рузалия, Алабуга шәһәре, инглиз теле буенча хосуси укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев