Татарстаным бар!
РЕСПУБЛИКАНЫҢ ҮРНӘК ГАИЛӘЛӘРЕ МИҢНЕХАНОВЛАРДА КУНАКТА /ФОТО/
Бүген Татарстан Республикасы Президенты үзенең тормыш иптәше белән Казан Кремлендә республиканың үрнәк 52 гаиләсен кабул итте.
Әлеге чара Казан Кремленең кунаклар кабул итү залында уздырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов килгән кунакларга: "Гаилә - кеше тормышындагы иң мөһим нәрсә. Сез Республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры аларга бәйле булган балалар үстердегез", - дип мөрәҗәгать итте. Әлеге бәйрәм көнендә ул һәр гаиләгә сәламәтлек, тынычлык һәм бәхетле гаилә тормышы теләде. "Бер-берегезнең кадерен белегез, гаиләләр бәхетле булса, Татарстаныбызның киләчәге дә якты булыр", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев