Логотип Идель
Татарстаным бар!

ФУТБОЛ РЕЖИМЫ ТӘМАМ: НӘТИҖӘЛӘР /ИНФОГРАФИКА/

Казан ике атна буе футбол режимында яшәде. Бу вакыт аралыгында «Казан Арена»ның кайда урнашканын белмәгән, Роналдуның Татарстанга килгәнен ишетмәгән кеше калмагандыр… Хәзер без тагын бер халыкара спорт чарасын уздыруы белән мактана алабыз. Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына Конфедерацияләр Кубогы да килеп кушылды.

Бүген «Ялкын» журналы Конфедерацияләр Кубогына нәтиҗә ясый. Шул уңайдан, сиңа кызыклы инфографика тәкъдим итә.

Конфедерацияләр Кубогында Казан 4 матчны кабул итте:


18 июнь – Португалия – Мексика


22 июнь – Германия – Чили


24 июнь – Россия – Мексика


28 июнь – Португалия – Чили




Казанга танылган футболчы Роналдуның килүе үзе бер тарих булды. Житмәсә, аны матчка алып чыгу бәхете үзебезнең татар малае Рифат Ганиевка тәтеде! Ә Россия капкачысы Игорь Акинфеевны Казан кызы Әнисә алып чыкты. Гомумән алганда, күпме талантлы егет-кызлар танылган футболчыларны «Казан Арена» стадионына алып чыга алды. Моны бәхет дими, ни дисең тагын!



Кафе-рестораннар да тырышты: Конфедерацияләр Кубогы барышында нәкъ менә Казанда матчапури дигән өр-яңа ризык уйлап таптылар. Бу идеяне киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да дәвам итәчәкләр. Ә кунакчыллыгыбызны тагын бер кат дәлилләргә шәһәр волонтерлары булышты.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Фотолар «Бизнес Онлайн» газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев