Логотип Идель
Татарстаным бар!

"ЕЛ ЛИДЕРЫ" НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ? /ФОТО, ВИДЕО/

Лидер булу өчен нишләргә кирәген 133 татарстанлы барыбыздан да яхшырак белә. Чөнки алар – «Ел лидеры» республика конкурсында катнашкан яшьләр. Татарстанда 2002 елдан бирле оештырыла торган конкурсның быел 15нче юбилей сезоны. Җитмәсә, Россия күләмендә уздырыла торган «Ел лидеры» конкурсы да быел безнең республикада узачак икән. Моңа Татарстанның Балалар оешмалары советы җитәкчесе Екатерина Согрина зур өлеш керткән.

Быел «Ел лидеры» республика бәйгесендә катнашу өчен 374 гариза килгән. Татарстанның 30дан артык районыннан катнашырга теләк белдергәннәр. Финалга, әлбәттә, иң лаеклылар гына чыккан. 133 катнашучы җиңү өчен көрәшкән. Аларның һәрберсе нинди дә булса иҗтимагый оешманы тәкъдим итә.

Быел финалистлар арасында Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре катнашучылары да байтак иде. Хәер, моңа шаккатырлык та түгел. Чөнки автошәһәр белән нефть каласы яшьләре һәрвакыт әлеге конкурста призлы урыннар алып килә. Араларыннан Татарстанда беренчелекне алып, Россия күләмендә дә җиңүгә ирешкәннәре бар.

Хәйрия эшләре яшьләрдән башлана




Автокала кызы Эльза Җаббарованың «Ел лидеры»нда беренче генә ел катнашмый. Бу – аның өчен иң дәрәҗәле конкурс, алга таба атлар, үсәр өчен менә дигән мөмкинлек. Быел ул җиңү яуларга дип килгән. Әлеге бәйге яңа кешеләр белән таныштыра, республика лидерларына бердәм булып, төрле проектлар белән эшләргә мөмкинлек бирә. Дулкынлануны, стрессны җиңәргә өйрәнсәң, үзеңне, оешмаңны бөтен республикага танытырга менә дигән мөмкинлек бу. Шунысы да мөһим Эльзага. Лидер булу өчен игелекле, кешеләргә ярдәм кулы суза белү, башкалар өчен җаваплы булу кирәк, дип уйлый ул.

– Конкурста «Синең балачагың инициаторлары» балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасын тәкъдим итәм. Безнең төп юнәлешебез – ул ирекле рәвештә булышу. Без аз керемле гаиләләргә, олы яшьтәге ветераннарга, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итәбез. «Яңа ел могҗизасы» акциясе, ярминкәләр, «Өченче яшь», «Фришоп» антикибете һәм башка проектларыбыз бар. Без шулай ук ДЦП белән авырый торган Матвей исемле малай белән шөгыльләнәбез, аңа булышабыз. Быел ул аягына басты! Мин монда үзебезнең өлеш тә кергән, дип саныйм. Әлегә кадәр табиблар аңа яхшы фараз бирмәгән булган, – дип сөйли Эльза.

«Синең балачагың инициаторлары» оешмасының егетләре-кызлары башта ярминкә-фестивальдә акча җыя. Аннары Матвейның туган көнендә, Яңа елда аның өенә барып, бер тамашачы өчен спектакль куя, аның өчен бәйрәм ясый. Алар малай белән даими рәвештә аралышып тора. «Бу кешеләр үзләрен яратулары, кадерләп торуларын белеп торырга тиеш», – ди кыз.

Яр Чаллыда яшьләр оешмаларының саны шактый икән – 44. Аларның һәрберсендә 100дән артык катнашучы. Сер түгел, хәзер яшьләрне битараф, дип сүгәргә яраталар. «Әлбәттә, битарафлар да бар. Әмма яшьләрдә мондый уй-гамәлләр барлыкка килмәсен өчен, без бар да бит инде. Без һәр кешене иҗтимагый оешмаларга керергә чакырабыз. Дөньяны яхшыртырга тырышабыз. Иҗтимагый оешмаларда торган һәркем кайда гына эшләмәсен, ул һәрчак кешеләргә файда китерергә тырышачак», – дип уртаклашты уй-фикерләре белән Эльза.

Яшьләрне футбол белән яшәргә өйрәтәләр


«Әлмәт футбол яшьләр лигасы»н тәкъдим итүче Руслан Вилданов иҗтимагый эшчәнлек белән күптәннән шөгыльләнә икән. Аның өчен «Ел лидеры» Россия күләмендә үткәрелә торган конкурска үтү өчен бердәнбер бәйге икән. Русланның башка проектлары да бар.



– «Әлмәт футбол яшьләр лигасы» Татарстанның көньяк-көнчыгышында зур футбол, мини-футбол буенча чемпионатлар уздыра. Әлеге лигада торган футболчыларның яше 14тән алып 55 яшькә кадәр. Республиканың Азнакай, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск шәһәрләрендә яшәүчеләр Әлмәткә килеп, ярышларда катнаша. Хәзер исә лиганың төп максаты – спорт мәктәпләренә йөрмәгән, йортлардагы ишегалларда гына шөгыльләнгән балалар өчен лига булдыру, – ди Руслан.

Аның фикеренчә, үз-үзең һәм башкалар алдында җаваплы булу – лидер булу өчен иң кирәкле сыйфатлар.






Мондый фикерле яшьләр конкурста җиңмәсә, дөрес булмаса иде. «18-25 яшьлекләр арасында яшьләр иҗтимагый берләшмә лидеры» номинациясендә Эльза беренче урынны яулады. Ә 26-30 яшьлекләр арасында Руслан Вилданов җиңүне башкаларга бирми.

Хәзер безнекеләргә Россия бәйгесендә дә уңышлар гына телибез. Былтыр татарстанлылар ил күләмендә 4 номинациядә 1-2 урыннарны ала. Быел да алар өчен уңышлы ел булыр, дип уйлыйбыз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев