Логотип Идель
Спорт

ЦСКА – ЧЕМПИОН!..

булыр, дип уйлый күрмә, дустым!

Бөтен Татарстан ел буе көткән вакыйга якынлашканнан-якынлаша, җәмәгать! Казанның “Ак Барс” хоккей клубы үзенең өченче кубогы артыннан яуны башларга әзер! Якшәмбе көнне казанлыларның Гагарин кубогы финалындагы көндәше дә билгеле булды – Мәскәүнең ЦСКА командасы. Финалга командаларның өметләре ниндирәк, Гагарин кубогын кем яулар – бергәләп төшеник!

Көндәшләрне тәкъдир итү


ЦСКА (Мәскәү)

Оешкан елы – 1946

Россиянең (СССР) иң күп титул яулаган клубы – 33 тапкыр ил чемпионы, 11 тапкыр ил кубогын яулаучы

Гагарин кубоклары – 0

#Плей-офф-2018




Регуляр чемпионаты нәтиҗәләре буенча үз конференциясендә икенче урынны алган ЦСКА командасы быелгы плей-оффны Мәскәүнең “Спартак” командасы белән уеннардан башлады. Шактый көчсез кызыллы-аклыларны армия клубы хоккейчылары хәтта сизмәде дә – 4-0. Дүрттән бер финал этабында ЦСКАны уен сыйфаты да күркәмрәк, составы да ныграк булган “Йокериттан” фин егетләре көтеп тора иде. Бу юлы кыенлыклар туды – финнар ике овертаймны үз файдасына аударып, Мәскәү җанатарларын шактый борчуга салды. Әмма шулай да армиячеләр үз дигәнен итте – 4-2, һәм ярымфиналда Россия хоккееның хәзерге вакытка иң кызу матчы – СКА-ЦСКА.

ЦСКАның СКАны аудара алачагына мәскәүлеләрнең җанатарларыннан башка беркем дә ышанмый иде, диярлек. Дөрестән дә, Ковальчук, Дацюк, Коскинен, Гусев, Войнов, Шипачев кебек осталар уйнаган команданы оту Айга очуга тиң иде. Әмма барлык скептиклар ЦСКА составында суперкаһарман барлыгын белмәгән икән бит! Һәм юк, бу 20-яшьлек Олимпия чемпионы Кирилл Капризов түгел, ә ЦСКАның капка сакчысы швед Ларс Юханссон. Чын шайтан – әйтерсең, капкасын сихерләп куйган, алкалар анда эләгергә һич кенә дә теләмәде. Ярымфинал уеннарының соңгы икесендә таблода ЦСКА атамасы янында клиндерләр эленеп калу – тулысынча аның казанышы.
“Ак Барс” (Казан)

Оешкан елы – 1956

Икеләтә Россия чемпионы, Татарстанның төп спорт клубы һәм горурлыгы

Гагарин кубоклары – 2

#Плей-офф-2018




“Барслар” исә кубокка таба үз юлын “Амур” белән уеннардан башлады. Үзенең юлбарыслары белән дан тоткан төбәкне боз мәйданында якларга йомшак йорт песиләре чыгып баскан иде. Билгеле, Казан барслары аларны сизми дә кабып йотты – 4-0. Дүрттән бер финал уеннарында насыйп булган көндәшнең исемен ишеткәч, Казан җанатарлары сагаеп калды. Калмый да чара юк – Магнитогорскиның “Металлург” командасы – безнең күптәнге таныш. Алар белән уеннар һәрвакытта да киеренке рухта үтә, исәпнең кем файдасына булуы ахырга кадәр билгесез булган очраклар да шактый.

Тик бу юлы тимерне кызган чагында сугып кала алмады Магнитогорски егетләре. Әллән аннан Казанга күчкән вакытта Данис Зарипов җиңүләрнең берәр нинди серле рецептын үзе белән алып киткәнме, әллә буыннар алмашынуын уңышсыз алып барган команда кризис чорына эләккәнме – билгесез. Шулай да факт – “Металлургка” беренче уенда оттыру “Ак Барсның” агымдагы плей-оффта бердәнбер җиңелүе булып кала бирә – 4-1, казанлылар алга бара.

Чиләбенең “Трактор” командасы – шактый гына үткен тешле көндәш. Әмма кубок тәҗрибәсе җитмәү, лидерларының җәрәхәтләнүе һәм алдагы этапта команданы көчсезләндереп бетергән җиде уенлык серия үз йогынтысын ясамый калмады. “Трактор” тартышты, “Трактор” көрәште, “Трактор” бирешмәде, әмма “Трактор” оттырды. Милләттәшләребез Әнвар Гатиятуллин һәм Равил Госманов җитәкләгән бу яшь банда быелгы чыныгудан соң икенче елга бер дигән кубок көрәшчесе булачагына иманыбыз камил. Әлбәттә, Газпром белән Роснефть абзыйлары киресенчә уйламаса. 4-0 – “Ак Барс” финалда.

#каһарманнар


ЦСКАның составы кәгазьдә, әлбәттә, “Ак Барсныкына” караганда көчлерәк күренә. Әмма! Ләкин! ЦСКАда “Ак Барста” булган мөһим бер өстенлек юк. Бу өстенлекнең исеме – Данис Зарипов. Плей-офф-2018дә рекордлы нәтиҗәлелек күрсәтмәсә дә, Данис – җиңүчеләр фәлсәфәсенең тере гәүдәләнеше. Үз үрнәге белән ул командасының яшь егетләренә көч һәм дәрт биреп, ә көндәшләргә курку өстәп тора. 2 алка белән 7 передача исә – татлы өстәмә. Канадалы Джастин Азеведоның исә канында татар көрәшчесе каны ага торгандыр. 21 (7 алка+14 передача) очконы башка төрле ничек аңлатып булсын. Нәтиҗә – буе хоккей үлчәмнәре буенча би-ик бәләкәй (нибары 170 см!, әле анысы да тимераякта торган килеш, диләр) һөҗүмче галиҗанәп Алексей Морозовның үзенең рекордын арттырып, “Ак Барс” хоккейчылары арасында плей-оффтагы нәтиҗәлелек исемлегенең һәм агымдагы плей-офф рейтингларының беренче урынына менеп кунаклады.

ЦСКА составы – бик тигез. Шулай да плей-офф-2018нең әлеге мизгелгә иң төз атучысы Михаил Григоренко (9 алка), булачак НХЛ суперйолдызы Кирилл Капризов һәм СКА белән сериянең соңгы ике уенын үз җилкәләрендә өстерәп чыгарган Ларс Юхансон – ЦСКАның финалга өметләре. Кирилл Капризовның соңгы уенда уйнамавы Казан җанатарларын шатландырмасын – егет җиңелчә җәрәхәт алу сәбәпле аңа бераз ял бирелгән иде. “Ак Барс” белән беренче уенга ул сафка басачак.


#саннар


· Джастин Азеведо (“Ак Барс”) 11 плей-офф уены дәвамында боздан нәтиҗәле гамәлсез китми. Лиганың “мәңгелек” рекордын кабатлауга кадәр – 1 уен.

· Азеведоның икенче төрле казанышын арттырып булмый, кабатларга гына мөмкин. 2014 елгы плей-офф финалында ул вакытта Праганың “Лев” командасы өчен чыгыш ясаган Джастин финал уеннарының һәр җидесендә дә бер генә булса да нәтиҗәле очко алган.

· “Ак Барс” белән ЦСКАның соңгы уеннары нәтиҗәләре казанлыларны борчуга салырга тиеш:соңгы 6 уенның нибары 2сендә генә ”Ак Барс” җиңү яулый, 4 се алар файдасына тәмамланмый.

#әйдәхоккейга


Финал уеннары 14, 16, 18, 20, 22, 24, 26 апрельдә узачак. Беренче ике һәм, кирәге чыга икән, 5 һәм 7 уеннар Казанның “Татнефть Аренасы” бозында уйналачак. Билетларны сатуда бүген, 9 апрель 12 сәгатьтән башлап алырга мөмкин.


#фараз


“Ак Барс”-ЦСКА – 4-3

#җанатар әйтсә, хак әйтер




Әлбәттә, Татарстан җанатарлары арасында “Ак Барсның” җиңәчәгенә ышанмаган кеше юк. Ә башка төбәкләрдә ни уйлыйлар?

Дмитрий (Санкт-Петербург), ЦСКА җанатары:

“Без һичшиксез җиңәчәкбез, ЦСКА һәрвакыт беренче. Финал исәбе, минемчә, 4-0 булачак!”

Андрей (Архангельск), баскетбол ЦСКАсының җанатары:

“Ике команда да эйфория кичерергә мөмкин. “Ак Барс” – финалда җиңелмәс куркыныч СКАны күрмәгәннән, ЦСКА – ул команданы үз куллары белән финалга җибәрмичә калганыннан. Әмма ләкин командаларга һич тә көндәшләренә җиңел карарга ярамый. Бигрәк тә ЦСКАга кагыла бу. Алар “Ак Барсны” җитди көндәшкә санамаска мөмкин, әмма бездә Гагарин кубогы ничәү дә, һәм “Ак Барста” ничәү. Фаразларга кыенсынам, әмма берсе һичшиксез – кызу уеннар көтәчәк безне”.

https://www.youtube.com/watch?time_continue=34&v=uLgfuqW86x0





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев