Логотип Идель
Спорт

САЛАВАТ ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘРНЕ ТЕЛӘЧЕГӘ ҖЫЯ

7-8 апрельдә Теләченең “Батыр” спорт комплексында танылган җырчы Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча республикакүләм ачык турнир уза. Келәмдә 2002 елда туган һәм аннан да кече яшьтәге малайлар бил алышачак. Хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен дә батыр калу мөмкинлеге булдырылган.

Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына көрәш турниры Теләчедә өченче мәртәбә уздырыла инде. Аның беренчесендә келәм хуҗаларыннан тыш күрше берничә район көрәшчеләр бил алышкан булса, узган ел 15 командадан 228 яшь көрәшче катнашты.

“Ярышларны уздыру урыны итеп Теләче районы сайлануга аптырарга кирәкми. Әлеге төбәктә дустым – Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов эшләгән. Балалар арасында зур көрәш турниры үткәрү нияте дә аның белән фикерләшкәндә туды”, – дигән иде беренче турнир вакытында Салават Фәтхетдинов.

Узган елгы турнирда Салават күренмәде. Быел Теләчегә кайтып, көрәшчеләрне кабат сөендерәчәк, диләр.

Беренче көнне теркәлү эшләре башкарылса, бил алышулар 8 апрельгә билгеләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 30 килограммга кадәр авырлыкта көрәшсә, өлкәнрәкләр өчен 13 үлчәү категориясе билгеләнгән – 25, 28, 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 һәм 95 килограммга кадәрге авырлык.

Әлеге турнирны Россиякүләм ярыш дәрәҗәсенә күтәрү турында да сүзләр йөри. Шулай була калса, илдә көрәш үсешенә чираттагы адым ясалачак. Әлегә Теләчедә Татарстан көрәшчеләре бил алышачак. “Көрәш осталары төбәге – Теләче, көрәш сөючеләрне үзенә көтеп кала”, – диде безгә оештыручылар. Кыскасы, шәп булачак!

P.S. Ә ул арада Россия көрәш федерациясе кагыйдәләргә төзәтмәләр кертү өстендә зурдан кубып эш алып бара. Игътибарыгызга бәя бирүдәге үзгәрешләр чагылыш тапкан ВИДЕОязманы да тәкъдим итәбез.

[embed]https://youtu.be/rSYh-fbcFtg[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев