Логотип Идель
Спорт

КӨЧЛЕ БУЛСАҢ... ЯЗЫП КАРА

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Алсу Исмәгыйлеваның социаль челтәрләрдә пәйда булган фикере кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Хәер, каләмнең кулдан төшкәне дә юк иде. Республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чарасының әйдәп баручы журналистына балалар матбугаты – “Ялкын”нан ялкынлы хат язу гаҗәп кебек тоелса да, асылы алга таба аңлашылыр.

Фикер шундый

Төбәп атылган ук корбанын эзләп тапты... Шунысы сөендерә – корбаннар бер мин генә түгел. Шуңа да фикердәшләремнән яклау табачагыма да ышанам. Ә аңа кадәр Алсу Исмәгыйлеваның социаль челтәрдәге фикерен, өтерен дә үзгәртмичә, укучылар хозурына тәкъдим итик.

1. “Бүген “Татар-информ”да татар көрәше турында сөйләштек (федераль стандартларда ул “вид спорта корэш” дип бара икән, шуңа без, тренерлар белән киңәшләшеп, аны “көрәш спорты” (татар көрәше) дип атыйбыз дип килештек).

2. Миңа менә нәрсә гаҗәп. Татарның күп кенә мәдәни өлкәләре халыкта танылган – театры, җыры, әдәбияты, шигърияте, киеме, бизәге, ризыгы. Көрәше генә популяр түгел. Әлбәттә, татар көрәше барлыгын барыбыз белә, ярышлар һәр сабан туенда бара. Кыскасы, “бар, беләбез” дигән рәвеше бар аның. Әмма ул “сабан туенда көрәш булырга тиеш” дигән кагыйдә булганга гына калган түгелме соң? Кайсыгыз көрәш йолдызларын белә? Көрәш буенча чемпионнарны кайсыгыз белә?

3. Бүген спикерлар журналистларның эшен тәнкыйтьләде. Җитәрлек язмыйсыз, җитәрлек танытмыйсыз ди. Көрәшне фанатлар гына яза, диделәр (ә фанатларның ничек язганын беләбез инде: фанат беркайчан да объектив була алмый, фанат һәрвакыт фанат булмаганнарны спортны аңламауда сүгә, аның дилетантларга аңлатып торырга теләге юк, шуңа аның язмаларын халык аңламый да). Аналитика юк диделәр. Көрәш баһадирлары турында язучы сирәк. Алар турында китаплар юк.

4. Ә бит көрәш – матур күренеш. Күп кызларның хыялы булырдай күпме егет көрәш белән шөгыльләнә. Алар футбол я хоккей йолдызларыннан кимме? Аларны таныту кирәкмиме? Татар егетләре алар менә шушындый булырга тиеш дип күрсәтү кирәкмиме? Нишләп кызларский кыяфәтле: сыланып торган колготки-чалбарга сыенган, чәчләрен гель белән тараган, лак белән күперткән, иреннәрен кабартып селфи төшкән ниндидер егеткәй-җырчыкайларны күтләреннән сөя-сөя таныталар, ә ирлеге бәреп торган, көрәш батыры булган егетләрне танытмыйлар? Танытмыйбыз, дөресрәге. Журналистлар без – без танытмыйбыз.

5. Көрәш ярышларын онлайн да күрсәтеп карадык - караучы бик аз. Ярышларда трибуналарда кешеләр бик аз күренә. Бердигән өлкәбезне, татарның символын бигрәк кадерләмибез. Мөфти джиу-джитсуны да ныграк танытты инде бу ике елда. Татар көрәше пиары өчен җаваплылар һәм журналистлар алга таба да йоклап утырса, джиу-джитсу татарда иң популяр спорт төре булып китмәгәе.

6. Анда проблемалар дөнья икән. Фәнни яктан өйрәнелмичә яткан, Азат Нурмөхәммәтов әле генә диссертация әзерли. Рузиля Мухаметова ул сорауны бирмәсә, анысын да белмәс идек әле. Көрәш турында язучы журналист егетләрнең бу мәсьәләне язганнары юк. Ә без аларга ышанып ятканбыз. Мең проблемалы өлкә. Журналистлардан киңкырлы караш кирәк. Көчле журналистлар кирәк монда”.


Фикерме бу?


Авыздан чыккан һәр фикернең “фикер” буларак аталырга хакы бар анысы. Әмма фикереңне дөньяга чыгарып селтәгәнче, аның нигезле булуына да ышанычың булырга тиеш. Дистә еллап көрәш темасын яктыртучы татар журналисты буларак, мөхтәрәм журналист (әле бер ай элек кенә хезмәттәшем дә иде!) югарыда әйтелгән фикерләренең 98 проценты белән килешмим. Чөнки нигезе юк, булса да судан гына салынган. Шулай итеп, ул язганнарны шартлы рәвештә абзацларга бүлеп, аның хаксызлыгына (урыны белән дөрес булуына да!) нигезле рәвештә җавап бирәсем килә.

Беренче абзац. Алсу Исмәгыйлеваның фикер сөреше баштан ук ялгыш юлдан кереп киткән. “Татар-информ”да “Көрәш спорты үсешенең яңа этабы” дип аталган матбугат конференциясен уздыру идеясе – Россия көрәш федерациясенеке. Бу башлангычта Татарстан көрәш федерациясенең тамчы да өлеше юк. Шулай булгач, “тренерлар белән киңәшләшеп, аны “көрәш спорты” (татар көрәше) дип атарга килештек” дип ялган таратырга да кирәкми. Моңа Россия көрәш федерациясе риза булыр иде микән? Алар өчен әлеге төр бил алышу күптән татарлыгын югалтты һәм “көрәш” булып кына калды бит. Моңа үпкәләргә дә кирәкми, чөнки спорт төре “татар көрәше” буларак Универсиадага да керә алмас, аның буенча Дөнья чемпионатлары да үткәреп булмас иде. Шулай булгач, әлеге өлкәдә “көчле журналист” буларак танылырга теләсәгез, иң беренче эш итеп, бил алышуларның аталышын колагыгызга киртләп кую дөрес булыр. Ул “көрәш” кенә! “Көрәш спорты” дип телне бозуыгыз “көчегезне” киметә, мөгез чыгарырга омтылышны гына күрсәтә.

Данил Галиев кем ул?


12 тапкыр республика, 8 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы... 10 тапкыр үзе яшәгән Түбән Кама шәһәре Сабан туеның баш батыры булып танылуы да Данил Галиевның көчле көрәшче булуы турында сөйли. Ел саен Түбән Камада аның истәлегенә республикакүләм көрәш турниры узуын да искәртик. Җитеп торырмы?



Данил Галиевны искә алуыбыз юктан гына түгел – матбугат конференциясендә “Татар-информ” журналисты, Алсу Исмәгыйлева алтынчы абзацта искә алган Рузилә Мөхәммәтова, Данил Галиевны белмәвен җиткерде. “Кайсыгыз көрәш йолдызларын белә?” – дип сорый икенче абзацта журналист. Күпләр белә! Әмма мәдәният дөньясына чумган һәм шул тармакның иң көчле көрәшчеләренең берсе булган Рузилә Мөхәммәтованың Данил Галиевны да белмәве генә көрәшнең танылмавы хакында сөйләми әле.

Көрәшебез танылган һәм популяр! Моны дәлилләү өчен мин теләсә кем белән бәхәсләшә алам. Татарстанда шөгыльләнүчеләр саны буенча да ул иң алгы рәтләрдә булган спорт төре, Россиянең татарлар яшәгән төбәгендә дә көрәшүче малайлар һәм егетләр, аларның тугры тамашачылары, димәк көрәшне яратучылары бар. Шул ук вакытта камиллеккә чикләр булмавы белән дә килешәм. Камиллек чикләре дөньякүләм аренага таба юнәлдерелгән булырга тиеш. Һәм бренд буларак аны инде дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү җиңел эш түгел. Чөнки көрәшнең асылын саклап калу бурычы тора. Аны татар театрын, җырын чит ил сәхнәсенә чыгару белән бутарга ярамый. Сәнгатьтә сәхнәдәге артистлар шул ук – татар артистлары булачак. Һәм алар татар тамашачысы өчен чыгыш ясый. Ә көрәшне дөньяда таныту өчен мәйданга без башка милләт кешеләрен дә тартырга, җәлеп итәргә тиеш булабыз. Билбау белән көрәш күп якларда бар һәм көрәш үсеше турында сүз чыкканда барысы да юрганны үз ягына тарта, үз көрәшенең асылын саклап калырга тырышачак. Менә безнең алда нинди бурыч тора: дөнья күләменә дә чыгарга, үз көрәшебезнең асылын да югалтмаска кирәк.

Ә сез, көрәш Сабан туенда кирәк булганга гына калды, дисез. Көрәш йолдызлары бар һәм туып тора. Булачак “көчле журналист”ларның куен дәфтәренә теркәп кую өчен тагын берничәне генә атыйм – Раббани Гайфуллин, Иван Бәширов, Наил Хәмидуллин, Рәкыйп Хәмитов, Айрат Гыйлаев, Раил Нургалиев...



Дәвамы бар...

Батырларның дәвамы кирәк булса, шәхсән үземә мөрәҗәгать итә аласыз. Алар турында язылган китаплар да бар, ләкин күп түгел. Монысы өченче абзацтагы фикерегезгә җавап. Көрәш тарихы, аның батырлары турында аз гына белергә теләсәгез, Илдус Илдархановның, Атлас Гафиятовның китапларын укырга киңәш итәм. Тарих та бар, көрәшчеләре дә... Килешәм, баһадирлар турында язучылар сирәк. Ләкин китап язу белән журналистика хезмәтен дә бутамау дөрес булыр иде.

Спикерлар авызыннан: “Җитәрлек язмыйсыз, җитәрлек танытмыйсыз”, – дип әйтелгән икән, тәнкыйтьне “Татар-информ” агентлыгы күбрәк үзенә кабул итеп алырга тиеш иде. Бүген татар җәмәгатьчелеген татар дөньясындагы яңалыклар белән таныштырып барырга тиешле агентлык көрәш турында ике җөмлә дә язганы юк. Шуңа дәлил: 17-18 мартта Казанда үсмерләр арасында Россия беренчелегенең (илкүләм ярыш!) яктыртылмый калуы. Ә мондый мисаллар чиктән ашкан.

Көрәшне фанатлар гына яза, диелгән. Шәп тә әйткәннәр инде! Чөнки фанат булмаганнар Данил Галиевны, Алла сакласын, Александр Карелин белән бутавы ихтимал. Кире какмыйм – мин көрәш фанаты! Ләкин бу очракта фанатны капка артында “учак ягучы” футбол җанатары белән бутарга кирәкми. Көрәш фанаты булу өчен кечкенәдән Сабан туе мәйданында йомырка өчен көрәшергә, имгәнүләргә тешне кысып түзәргә, көрәш арбасыннан төшеп калмас өчен туктаусыз алга барырга, кыскасы, көрәш белән “чирләргә” кирәк ул. Ә бүген көрәш темасын яктыртучы журналистлар – Радик Сабиров, Айдар Шәймәрданов, Илнар Хөснуллин, Атлас Гафиятов, Илназ Фазуллин һәм тагын исемнәре телгә алынмаган, ләкин сан ягыннан дистәдән артып китмәгән каләм әһелләре нәкъ менә шундыйлардан. Һәм аларның берсе дә “фанат булмаганнарны” көрәшне аңламауда гаепләми. Киресенчә, булган мәгълүматны тарату өчен көнне төнгә ялгый.

Халык аңламый, имеш. Халык исеменнән бәя биргәнче, көрәш аудиториясен өйрәнергә кирәктер, бәлки. Көнен мәдәният яңалыгы укудан башлап, кичен опера-балет театрында тамашачы ролендә тәмамлаган зыялы кешегә көрәш келәмендә Сергей Павлик батыр калды ни дә, Ильяс Галимов кабат көрәшкә әйләнеп кайтты ни. Болары кем тагын, дисезме? Көчле журналистлардан сорагыз!



Көрәш – матур, көрәшчеләр чибәр!

Менә дүртенче абзацта язылганнар белән килешәм. Келәмгә чыккан һәр көрәшче “кызларский кыяфәтле: сыланып торган колготки-чалбарга сыенган, чәчләрен гель белән тараган, лак белән күперткән, иреннәрен кабарткан” теләсә-кайсы егетнең борынына чиртергә сәләтле. Менә шуларны танытмыйсыз шул. Журналистлар, ләкин без түгел – сез танытмыйсыз.

Бишенче абзацка да сикерик. Борын-борын заманда, “Татар-информ”да әле билбау көрәше белән милли көрәшне бер-берсеннән аера алмаган вакытта (хәер, хәзер дә шулай), “фанат журналист” – мин фәкыйрегез башлангычы белән башка бер матбугат чарасында көрәш үсеше өчен шактый яңалыклар кертелде. Шуларның иң кирәклесе – көрәш ярышларын турыдан-туры текст рәвешендә яктыртып бару булды. Алсу Исмәгыйлева тарафыннан телгә алынган “Татар-информ”да онлайн күрсәтү дә соңрак минем башлангыч белән тормышка ашырылды. Беренче коймак һәрвакыт төерле була. Ләкин анысын да чагыштырмача аз кеше тамаша кылды, димәс идек. Чагыштырып карасак, бүген “Татар-информ” трансляцияләгән күп кенә мәдәни чараларның тамашачысы меңгә дә тулмый.

Инде хәзер коймакның төере кимеде: әнә, соңгы көрәш ярышларын турыдан-туры трансляцияләгән журналист Айдар Шәймәрдановның видеоязмасын 6 меңгә якын кеше караган.

Айдар Шәймәрданов димәктән, көрәш җанлы егет әлеге спорт төре үсеше өчен менә дигән яңалык әзерләде – Сабан туе батырларын бер келәмгә җыеп, сәнгать белән үрелеп барган “Манзара” проектын тәкъдим итте. Көчле булырга омтылучы журналистлар гына әлеге чараны яктыртырга кирәк дип тапмады.





Джиу-джитсуның көрәшне узып китүе, гомумән, көлке тудыра. Мөфти керешкәнгә карап кына аның белән шөгыльләнүчеләр артмас шул инде.

Берләшергә кирәк

Кабат алтынчы абзацка әйләнеп кайтыйк. Һәр тармакны матбугат аша җиткерү өчен, сүз дә юк, көчле журналистлар кирәк. Ә бүген көрәшне нәкъ менә шундыйлар яктырта. Алар көрәшнең фәнни яктан өйрәнелмәвен дә, медицина, допинг, тренерлар кытлыгы, федерациянең җитешсезлекләре кебек проблемаларны (ә хәл итәсе мәсьәләләр һәрчак булачак) инде чәйнәп арыды. Дөрес булмаган мәгълүмат дөнья күрсә, суд юлын таптатырлар иде. Заманасы шундый.

Ә көрәш дөньясына көчле журналист буларак юл ярырга җыенучы берәүнең Азат Нурмөхәммәтовның диссертация язарга җыенуы турындагы хәбәреннән, гафу итегез, анализ исе дә килми, көрәш тә бер баскычка күтәрелмәде.

...Тормыш – үзе көрәш, дияргә яратабыз. Көрәш темасын яктыртучы көчле журналистлар саны артса, ихластан әйтәм, сөенәчәкмен генә. Безгә бер-беребездән гаеп эзләргә түгел, берләшергә кирәк. Ләкин көчле журналистлар кирәк, дип сөрән салганчы, бәлки бер тапкыр көрәш турында язып карарсыз. Келәм киң – рәхим итегез!

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев