Логотип Идель
Спорт

ХОККЕЙ+КӨРӘШ = ГАРИПОВЛАР! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

"Улым, син Эмильмы? Юк!? Ә Эмиль кайда икән?" Бүген Арча районы Урта Бирәзә авылына җыелган халык Сабантуйдан битәр нәкъ менә Эмильне күрергә килгән иде!

Аны белмәүчеләр Татарстанда сирәк: "Ак Барс" хоккей командасының соңгы елларда алыштыргысыз капкачысы, быелгы Гагарин кубогы иясе – Эмиль Гарипов. Мәртәбәле Гагарин кубогын 26 яшьлек татар егете авылдашларына да алып кайтты. Ул Урта Бирәзәнең Сабантуй мәйданы янындагы тау битенә урнаштырылган иде. Теләгән һәркем шул Кубок янында истәлекккә фотога төшәргә ашыкты.



Хәер, Кубокка караганда Эмильнең үзе белән фотога төшәргә ашыкты халык. Малай-шалай, яшь җилкәнчәк кызлар, олы яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар – һәрберсе Эмильне "тотып карарга", җирле каһарманга рәхмәт һәм горурлык сүзләрен әйтергә ашыкты.



– Улым да хоккей белән шөгыльләнә. Матур уеның өчен рәхмәт!

– Эмиль, бер селфи гына төшик инде!

– Әтиең белән уйнап үстек без.

Ихлас бәйрәм оештырылды Урта Бирәзәдә. Тумышы белән шушы авыл егете, Эмильнең әтисе Рамил әфәнде тырышлыгы белән узган Сабантуйдан җирле халык та, килгән кунаклар да, шул исәптән көрәшчеләр дә канәгать калды. Көрәшчеләр димәктән, беренче чиратта, Рамил әфәнденең заманында мәйдан тоткан батыр булуын ассызыклап китәргә кирәк. Эмиль дә бүгенге көндә танылган һәрбер көрәшчене диярлек белә.

– Көрәш белән кызыксынам. Тик соңгы вакытта яме бетте шул: алдан сөйләшеп мәйданга чыгу, бүләкләрне бүлешеп кую очраклары күп. Чын көрәш андый булмый. Бу Сабантуйда без мондый "сөйләшү"ләрне булдырмаячакбыз. Берәр нәрсә сизелсә, бүләкне башкасына бирәчәкбез, – дигән иде Эмиль "Ялкын" хәбәрченә көрәшчеләр мәйданга чыгар алдыннан.



Шөкер, көрәшчеләр кисәтүләргә колак салдылар – мәйданда алышлар гадел узды. Нәтиҗәдә абсолют батырга тәгаенләнгән "Лада Гранта" машинасына Теләче батыры Раил Нургалиев утырып кайтып китте.

Көрәш бәйгесендә исә Раил Нургалиевтан тыш Булат Мусин, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Фәрхәт Фәйзуллин, кебек соңгы елларның иң танылган көрәшчеләре катнашты. Зурлар арасындагы көрәш дүрт үлчәү авырлыгында узды.

70 кг авырлыкта җиңүче – Ислам Фәлахов, 80 кг авырлыкта – Ранис Галимуллин, 100 кг авырлыкта – Раил Нургалиев һәм 130 кг авырлыкта Радик Сәлахов батыр булып танылдылар.

Илназ ФАЗУЛЛИН
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары






















































































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев