Логотип Идель
Спорт

Билбау көрәше: Казан дөнья чемпионнарын ачыклады /ФОТОРЕПОРТАЖ/

26-27 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узды. Ярышларда 42 илдән 200ләп көрәшче бил алышты.

Чемпионатта Россия данын ике команда яклады. Җыелмага Зәйдә узган Россия чемпионатында беренче-икенче урын яулаган көрәшчеләр кертелде. Алар арасында Татарстаннан 16 спортчы – Илнар Закиров, Ислам Фәләхов, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Тимур Латыйпов, Габдеҗәлил Сөләйманов, Фәрхәт Фәйзуллин, Регина Салихова, Алексей Абрамов, Эмиль Җиһаншин, Ленар Садыйков, Ранис Гыйләҗетдинов, Динар Кәримуллин, Илнар Галимов, Регина Нуретдинова һәм Екатерина Бусова яклады.

Ярышларның беренче көнендә көрәшчеләр ирекле төрдә көч сынашты. Белүебезчә, билбау көрәшенең ирекле төрендә 5 авырлык үлчәвендә хатын-кыз спортчылар да көч сынаша. Ир-егетләр өчен 8 авырлык үлчәве каралган.





Ирекле төрдә Татарстан көрәшчеләре дә шактый уңышлы чыгыш ясады: өч көрәшче – Тимур Латыйпов (57 килограмм), Габдеҗәлил Сөләйманов, (62 килограмм) һәм Динар Кәримуллин (68 килограмм) алтын медаль яулады.

Классик төрдә ир-егет көрәшчеләр 8 авырлык үлчәвендә бил алышты. Анда Татарстанның 9 көрәшчесе – Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Ислам Фәләхов, Эмиль Җиһаншин, Ленар Садыйков, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Ранис Гыйләҗетдинов, Фәрхәт Фәйзуллин катнашты. Татар көрәшенә якын булганлыктан, барлык көрәшчеләребез дә медальле булды. Алтын медальгә лаек булучылар – Алексей Абрамов (57 килограмм), Илнар Закиров (62 килограмм), Ислам Фәләхов (68 килограмм), Ренас Кәлимуллин (82 килограмм) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (авыр үлчәү). Ленар Садыйков (75 килограмм) белән Фәрхәт Фәйзуллин (авыр үлчәү) – “көмеш”, Эмиль Җиһаншин (68 килограмм)һәм Эльдар Хәмитов (100 килограмм) “бронза”лы булды.

Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары























































 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев