Логотип Идель
Шәхес

РАББАНИ НУРГАЛИЕВ: «КӨРӘШМИ КАЛСАМ, ДӨРЕС БУЛМАС ИДЕ»

2018 елның 18нче марты. Казанның “Ак Барс” көрәш сарае... Актаныш егете Раббани Нургалиев, суларга да мөмкинлек бирмичә, Башкортстаннан булган көндәшен сыртына сала. Россия беренчелеге финалында 60 килограммга кадәрге авырлыкта җиңү яулаган 18 яшьлек егет ярты ел узуга шушы ук келәмдә тагын да зуррак уңышка иреште – Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узган турнирда мәйдан тотты.

...Турнирның иң яшь чемпионы бәхетеннән кая басканын да белми. Ә келәм читендә көч биреп утырган Раббаниның абыйсы Руслан белән әтиләре Ришат Нургалиев тагын да зур канәгатьлек кичерә: нәсел дәвамчылары, шөкер, данлыклы фамилиягә тап төшерми...

Таныш булыгыз!


Тулы исеме: Раббани Ришат улы Нургалиев


Туган урыны: Актаныш районы Яңа Әлем авылы


Яше: 18


Көрәштәге дәрәҗәсе: Спорт остасына кандидат, Татарстан һәм Россия чемпионы





– Әти мине тугач та көрәшкә бирергә ниятләгән. Исемне дә данлыклы көрәшченекенә охшатып кушкан бит. Уртаклыклар тагын бар: Минзәләнең данлыклы батыры Раббани Гайфуллинның улы Ришат исемле, минем әти дә Ришат, – дип үзе белән якыннанрак таныштырды Раббани.

– Көрәшкә кереп китүең дә гаҗәп түгел – әтиең танылган тренер, абыйларың Руслан һәм Рөстәм дә көрәш дөньясында танылу алган спортчылар. Шулар кызыктырдымы?

– Мәктәпкә кергәнче үк кулыма беренче тапкыр сөлге алдым. Биш-алты яшьләр генә булгандыр. Әти мине – 20-25 килограммлы малайны Сабан туе мәйданнарына кертеп җибәрә дә, читтән генә күзәтә, көч биреп тора иде. Елый-елый көрәшә идем. Чөнки зуррак малайларга да каршы чыгарга, оттырырга туры килде. Шулай әкрен генә көрәшкә кереп киттем, мәктәптә укыганда, ярышларга еш йөрдем.

– Әти кушканга гына көрәшеп йөрсәң, бүгенге уңышларга ирешә алмаган булыр идең, мөгаен?

– Әлбәттә! Үземнең дә теләк көчле иде. Кемдер кушканга гына йөрсәң, уңышка ирешеп булмый торгандыр. Остазларым өйдә – әти, абыйлар һәрчак ярдәм итте. Мин кечкенә вакытта әти әле үзе дә көрәшә иде, тәкәләр, хәтта ат откан вакытын да хәтерлим. Башкортстан якларына күп йөрде. Янында һәрчак мин булдым. Көрәшче малае булу яхшы ул. Батырны бөтен мәйдан котлый, ә син икеләтә рәхәтлек кичерәсең. Шундый әтиле булу бәхет икән. Ләкин аңа карап яшьтәшләрем алдында кылтаеп йөргәнем булмады.

– Өйдәге бөтен ир-ат көрәшкәч, әниегезгә җиңел түгелдер. Борчыламы?

– Борчыладыр инде. Безне догалар укып озатып кала, һәрчак изге теләктә генә тора.

–Абыең Руслан – атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешеп, дөнья чемпионы булган көрәшче. Абыең Рөстәм дә – спорт остасы. Көрәш «йогышлы чир» мәллә?

– Дөрестән дә, чир кебек була икән ул. Көрәшми калсам, дөрес булмас иде. Бу яктан мин бәхетле – тәҗрибә тупларга кеше бар. Аеруча Руслан абый нык булыша. Бик тәҗрибәле бит ул. Акыллы көрәшә. Минем көрәшне карый, кимчелекләрне әйтә һәм алга таба шуның буенча эшлим. Рөстәм абый гына соңгы елларда көрәштән бераз читләште әле, эшмәкәрлеккә кереп китте. Шулай да, үзе өчен генә шөгыльләнә. Кем белә, бәлки келәмгә әйләнеп тә кайтыр.

– Үзеңнең уңышларың турында да сөйләшик әле. Җиңүләреңнең саны исәплеме?

– Дипломнарны үзем укыган мәктәпкә тапшырып барам. Ә медальләрем саны 80гә якынлашып килә. Алар өчен өйдә махсус урын бар. Иң кадерлеләрен стенага эләм.



– Кайсылары аеруча кадерле?

– Иң зур уңышларым – Татарстан һәм Россия беренчелегендәге җиңүләр. 2016 елда тәүге тапкыр Россия чемпионы булып танылган идем. Аннан соң Татарстан чемпионатында чемпион каласы егеткә оттырганым нык хәтердә калды. Иң үкенечле җиңелү булды ул. Шуннан соң ныграк әзерләнеп, Татарстанда һәм Россиядә кабат иң көчле көрәшче булып танылдым.

– Җиңелүләрдән соң келәмгә чыгарга көч табып буламы?

– Барысы да үзеңнән тора. Ялгышларны төзәтә белергә кирәк. Үз алдыма һәрчак максат куеп шөгыльләнәм. Башта спорт остасына кандидат булу өчен тырыштым һәм, Россия чемпионы булып, теләгемә ирештем. Инде хәзер спорт остасы буласы килә.

– Моның өчен ир-егетләр арасында уңышларга ирешергә кирәк булачак. Яшьләр келәменнән ир-егетләр арасына күчү куркытмыймы?

– Беренче чирканчыкны быел февральдә Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында алдым. Ул вакытта булачак чемпионга – Нәфис Миңнебаевка оттырдым. Ныклап шөгыльләнүнең нәтиҗәсен бүген татыйм.

– Син быел чыгарылыш имтиханнары да тапшырдың. Көрәшеп йөрергә ничек вакыт табасың?

– Көрәш минем өчен хобби гына түгел. Шуңа да авырлыклар алдында бирешмәскә тырышам. Спортзалга йөрергә вакыт табам. Келәмгә чыгасы көнне иртәнге намазымны калдырмыйм. Өч ел ураза тоттым, әлхәмдулилләh. Абыйларым дин юлында. Үзем дә динебез кушканча яшәргә омтылам.



– Көрәш мәктәбе көчле булган Актаныш егете син. Үзеңә кайсы төбәк көрәшчеләрен көндәш саныйсың?

– Татарстанның һәр төбәгеннән көчле көрәшчеләр үсеп чыгарга мөмкин. Россия төбәкләренә килгәндә, Башкортстан, Оренбург якларында яхшы көрәшчеләр бар. Соңгы елларда безнең көрәшкә барысы да җайлашып килә.

– Әтиеңнең гармунда уйнавын да беләбез. Бу сәләт сезгә дә күчкәнме?

– Данлыклы баянчы булмаса да, әти уйнаштыргалый шул. Әмма безгә көрәш сәләте генә күчкән.




Блиц-сораштыру:


– Рөстәм Мухамов яки Айрат Гыйлаев?


– Айрат Гыйлаев.


– Руслан Нургалиев яки Раил Нургалиев?


– Руслан Нургалиев. Абый бит!


– Итле ризык яки тәм-том?


– Итле ризык.


– Кайнар чәй яки «энергетик»лар?


– Кайнар, җимешле чәй.


– Дискотека яки китапханә?


– Икесенә дә вакыт табарга була.


– Дәрескә яки көрәшкә әзерлек?


– Дәрес әзерләү кыенрак.


– Җәй яки кыш?


– Җәй. Сабан туйлар чоры бит.


– Салават яки Эльвин Грей?


– Салават.









Ришат Нургалиев – Раббаниның әтисе, Татарстанның атказанган тренеры: «Төпчек малай булгач, яшермим, бераз яклаулар да булгалады. Әмма һәрчак абыйларын үрнәк итеп куя идем. Алар үзләре дә энеләренә күз-колак булды. Раббани иренми, тырыша. Көрәштә уңышлары тагын да булыр әле. Сәламәт кенә була күрсен».

Руслан Нургалиев – абыйсы, көрәш буенча атказанган спорт остасы: «Раббани тырышлыгы белән алдыра. Шуңа да яшьләр арасында мин ирешә алмаган уңышка иреште – ике мәртәбә «Татарстан яшьләре» газетасы призына уздырылган ярышларда җиңү яулады. Мин «Сабантуй» газетасы призын оту белән генә чикләнгән идем. Аның безгә караганда өстенлеге – абыйларының көрәшче булуында. Мин олы бала булгач, юлны күбрәк үзем ярып бардым. Хәзер шул тәҗрибәмне энекәшкә бирә алам».

[embed]https://youtu.be/q5TtBwmRaGA[/embed]

Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев