Логотип Идель
Шәхес

ДИЛӘРӘ КАМАЛОВА: "ХЫЯЛЫЙ БУЛМАГАН КЕШЕ ФОТО ӨЛКӘСЕНДӘ ОЗАК ЭШЛИ АЛМЫЙ!"

Фотосурәт – тормышыбызда барган вакыйгалаларны, үзебез өчен кадерле кешеләрне, әйләнә-тирә гүзәллекләрен саклап калдыру өчен шәп чара. Алар ярдәмендә үткәндәге матур көннәргә, җылы хатирәләргә әйләнеп кайтырга, кайчандыр күңелебезне дулкынландырган хисләрне кичерегә була. Без, фотога төшүчеләр бу процессны менә шулай, хыялыйларча күзаллыйбыз. Ә бу процессның икенче ягындагы кеше – фотограф ниләр кичерә икән? Гомумән, фотограф – кем ул? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Казан Федераль университеты студенты, фотограф Диләрә Камалова белән әңгәмә дә шул сорауларга җавап эзләү нәтиҗәсе.

– Диләрә, фото өлкәсенә ничек килеп эләгүең турында сөйлә әле?

– Беренчедән, кызыклы факт: мәктәп елларында бөтенләй фотога төшерергә яратмый идем. Видео төшерү, монтаж процессы миңа күпкә кызыграк иде. Хәтта 11не бетереп, КазГУКИга режиссура кафедрасына керергә хыялланып йөргән идем. Анда керелмәде, әмма яраткан шөгылемне ташламадым. Беренче курсны укып бетереп, авылга каникулга кайткан чак. Әти (профессиональ фотограф, 36 ел үз эшен яратып башкара) бакчага чакырып, кулыма фотоаппарат тоттырды. Шул көннән мин фотоаппаратны техник яктан, композиция, яктылыкны таба белү серләренә төшенә, "каты" кояштан курыкмаска өйрәнә башладым.

– Иң яратып эшли торган жанрың нинди?

– Жанрларга килгәндә, иң яратканы – портретлар. Никахлар, туйлар төшерү дә миңа бик якын.



– Фотоларга идеяләрне кайдан аласың, сине нәрсә илһамландыра?

– Идеягә килгәндә, бу мәсьәләдә Instagram һәм Pinterest ярдәм итә. Ә илһамны мин күпчелек очракта съёмка барышында тотып алам. Никах һәм туйларда яшьләр бик актив булса, алардан энергия миңа күчә. Кайвакыт башка берәр идея "суга" да, аны чынга ашырасы килә. Мисал өчен, спорт-байк белән фотосессия уткәрәсем килде. Кешеләрен таптып, үткәрдек. Минемчә, бик шәп килеп чыкты ул безнең, көне бик салкын һәм җилле булса да.



– Фотоларны ошатмыйча, кире кайтарган очраклар булганы бармы?

– Аллага шөкер, андый ситуациядә калырга туры килмәде.

– Тәнкыйтькә ничек карыйсың? Үзеңнең төп киңәшчең һәм тәнкыйтьчең кем?

– Тәнкыйтьтә бик тыныч карыйм. Димәк, синең эшеңә карата кеше битараф түгел, ә бу инде яхшы күрсәткеч. Әйе, тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә, тик алай ук күп түгел. Гадәттә, ул әлеге өлкәдә эшләүче кеше була, чөнки барлык нечкәлекләрне гади кеше аңламый. Ә иң төп киңәшчем һәм тәнкыйтьчем - әтием.

– Яраткан, үзеңә үрнәк итеп куйган фотографларың бармы?

– Хәзерге фотоиндустрия дөньясында һәр фотографның үзенә генә хас булган фотога төшерү стиле, обработкасы бар. Һәм миңа ошаган, миңа якын булганнары ул – Казаннан Наталья Миннуллина һәм Санкт-Петербургтан Елена Смирнова.

– Иң ачуыңны чыгара торган фраза?

“Фотолар кайчан әзер була?”. Ә бу мәгълүмат һәрвакыт килешүдә күрсәтелә!

– Фотога төшергәндә булган берәр кызыклы вакыйга?

–  Әле күптән түгел генә бер никах төшердем. Яшьләр белән Каюм Насыйри урамында фотосессия үткәреп алганнан соң машинага барабыз, ә ул юк! ә бит 1,5 нан Балтачка кайтып җитәсе бар. Такси чакыртып, штрафстоянкага киттек. Машинаны алдык та, Балтачка юл тоттык. Үзенә күрә, машина юклыгын аңлаган вакытта, бер дә күңелле күренеш түгел иде, әмма аннары яшьләр белән "никах көнегез гомергә истә калырлык көн булып калачак" – дип көлештек. Бәлки, тагы берәр вакыйга искә төшәр әле. (Искә төшсә, әбизәтелне, язарбыз – авт.)



– Нинди кешеләр белән эшләве аеруча рәхәт?

– Мин үзем гади булгач, клиентларның да шундый булганнары белән эшләве рәхәт. Ахырдан саубуллашканда үзләре килеп кочаклыйлар, рәхмәтләр укыйлар.. хай, җан рәхәте, күпме җылылык!

– Фотога төшерүдән тыш ниләр белән кызыксынасың?

– Фотога төшерүдән тыш, ара-тирә видеосъёмка һәм монтаж белән шөгыльләнәм. Җырларга яратам, авылга кайткач бөтен өйне яңгыратып  фортепионода уйныйм. Спортның экстрималь төрләре белән бик нык шөгыльләнәсем килә (парашютизм, банджи-джампинг), әмма әлегә мөмкинлекләр һәм вакыт юк.

– Һәм иң соңгы сорау: синеңчә, фотограф нинди сыйфатларга иң булырга тиеш?

– Туйларда еш кына видеографлар белән берлектә эш итәргә туры килә. Шуннан чыгып мин мондый нәтиҗәгә килдем: иң мөһиме, ул кешеләр белән аралаша белү! Җылы атмосфера, дустанә мөнәсәбәт тудыру. Ничек кенә оста эшләсәң дә, үз эшеңне яратсаң да, съёмка барышында яшьләргә, кунакларга уңайлы шартлар тудырмасаң, аларда сиңа карата  тискәре фикер формалашырга мөмкин. Һәм, тагын бер мөһим әйбер: миңа калса, фото/видео индустриядә хыялый булмаган кеше озак эшли алмый. Фантазия һәм энергия ташып торырга тиеш!

Һәм фотограф үз эшенә бик жаваплы карарга тиеш: техник яктан да, мораль яктан да. Бу мөһим!

 

Гүзәл ЗАКИРОВА

 

 

фотолар Диләрәнең вконтакте һәм инстаграм битләреннән алынды


 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев