Логотип Идель
ШӘХЕС

ТИЗЛЕК РЕКОРДЛАРЫ

Кем тизрәк укый, суны кайнатканда молекулалар нинди тизлек белән хәрәкәт итә, гольф тубы нинди тизлек белән оча – боларны беләсең киләме? Шаккатырга әзерме син? Киттек!



Кыска вакытлы кинәт исә торган җил? Юк, бу Антарктикадагы Commonwealth култыгы турында түгел! Ул – Җир шарында иң җилле урын. Җил монда һәрвакыт исә, җитмәсә, секундына 650 метр тизлек белән!






Суны кайнатканда молекулалар секундына 650 метр тизлек белән хәрәкәтләнә.






Кешенең нерв импульслары секундына 90 метр тизлек белән күчә.






Ышанырлык түгел, әмма һавадагы очкычның тизлеге сәгатенә 100 км-га җиткәч, аның озынлыгы, тынгылык халәте белән чагыштырганда, 1 сантиметрга зурая.






10 километр — җитез уенчык поезд бер сәгать эчендә шушы аралыкны уза ала.






Сәгатенә 322 километрлык тизлекне ауда чакта сапсан җыя.
Җәнлекләр арасында бу иң зур тизлек.






Киевтан Ирина Ивакина минутына 163 333 сүз укый! Өстәвенә укыганын тулысынча үзләштерә. Бу рекордны рәсми рәвештә журналистлар каршында теркәгәннәр.


Ә теркәлмәгән рекорд – минутына 416 250 сүз. Ул – Евгения Алексеенконыкы. Киевның баш миен өйрәнү үзәгендә аның өчен махсус тест әзерләгәннәр. Аны берничә галим үткәргән. 1/5 секунд эчендә (кешегә күз йомып алырга шул чаклы вакыт кирәк) Евгения 1390 сүз укыган. Яшь кыз укылган мәгъүматны кечкенә детальләренә кадәр сәгатьләп сөйли ала.



Рус мәктәпләренең берсендә укучы Светлана Архипова исә үзенең рекордын куйган – минутына 60 мең билге. Рекорд Гиннес рекордлар китабына кертелгән.



Иң әкрен тизлек 1889 елның 18 августында аркан тарту вакытында теркәлгән.
Ул сәгатенә 1,35 километр тәшкил итә.






Гольф тубына бәргәннән соң киләчәк мәлдә ул сәгатенә 270 километр тизлеген җыя.






Иң әкрен җәнлек – ул, әлбәттә, ленивец.
Минутына ул көч-хәл белән 2 метр узарга мөмкин.






Кешегә билгеле булган иң зур тизлек – секундына 300 километрга тигез булган вакуумдагы ут тизлеге икәнен беләсеңдер.




Ләкин Принстон университетында (АКШ) галим Лиджун Вонг хезмәттәшләре белән 310 тапкырга күбрәк тизлек җыюга ирешкән. Цезий парлары белән тутырылган 6 сантиметр озынлыктагы камерага ут импульсы җибәргәннәр. Нәтиҗәдә – галимнәр цезий парларының ут импульсын тизәйтүен дәллиләгән. Өстәвенә яңа рекорд та куйганнар.



Машинадагы иң зур тизлек – сәгатенә 322,5 километр. Курку белмәс Хайн Вагнер Mercedes-Benz SL65 AMG дигән тимер атында шул тизлекне җыйган.
1 километр буе спидометр угы түбәнрәк тизлек күрсәтмәгән.
Бу рекорд, әлбәттә, Гинес рекордлар китабына кергән.






Принтер озак чыгарганда, түземлек иҗтмәгән чаклар буламы? Ә менә Hewlett-Packard компаниясенең Inkjet Web Press дигн принтеры минутына А4 форматындагы 2600 бастыра!






Кеше хәрәкәт иткән иң зур тизлек – сәгатенә 39 897 километр. Бу тизлекне Җирдән 122 километр биеклектә туган планеталарына кайтканда «Аполлон-10» галәм корабы астронавтлары җыйган.






Иң җитез куллы кеше – ул Рори Блэквэлл. Үзенчәлекле рекордны бу музыкант 1991 елның 24 октябрендә куйган. 1 минут эчендә бер барабанга ул таяклар белән 3720 тапкыр бәргән, ягъни секундына 62 тапкыр бәрү дигән сүз бу!
Өстәвенә Блэквэллга ул вакытта инде 58 яшь булган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев