Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАТАР КЫЗЛАРЫ БАШКОРТ ЕГЕТЕ ТАВЫШЫНА МӨКИББӘН

Социаль челтәрләрдә Башкортстанның Илеш районында яшәп иҗат итүче Илнар Шәрәфетдиновка гашыйк кызлар күбәя. Ул гитарага татар җырларын башкарып, бик күпләрне таң калдырды. Талантлы егетнең тавышы матур, назлы. 

[embed]https://youtu.be/tRgpzrs0pt4[/embed]


Башкортстан егете, видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов башкаруында "Җилфер-җилфер җил искәндә" җырының Ютубтагы видеоязмасы социаль челтәрләрдә зур кызыксыну уятты. Гитарага башкарылган татар халык җырына, Илнарның көчле тавышына, ихлас башкаруына мөкиббән киткән тамашачыларны җырчы-видеоблогер белән якыннанрак таныштыру өчен аны Казанга, "Интертат.ру" электрон газетасына интервьюга чакырдык.




Илнар үз видеоблогында, нигездә, татар җырларын гитарага башкару видеодәресләрен урнаштыра. Моннан тыш, спорт күнегүләре дәресләре дә бирә. Дәресләрне Илнар өй шартларында төшерә һәм монтажлый. Шунысы үзенчәлекле – Илнарның видеоблогын караучылар арасында төрле милләт вәкилләре булса да, ул дәресләрне татар телендә алып бара. Кадрларга титрлар да татар телендә языла.

– Илнар, син татар җәмәгатьчелегенә Ютубтан килеп кердең. Без сине Ютубтан күрдек, кызыксындык. Хәзер синең видеоблогыңны карап барабыз. Әлбәттә, синең хакта тулырак беләсе килә.

– Мин Башкортстанның Илеш районы Дөмәй авылында туып үстем һәм яшим. Әлеге вакытта Уфа сәнгать көллиятендә вокал бүлегендә 4 курста белем алам. Җырчы буларак, республика, бөтенрусия конкурсларында катнашырга туры килде, лауреат исемен, Гран-при алганым булды. Мәсәлән, “Татар моңы”, “Сәләтләр канаты” һәм “Дуслык моңы” конкурсларында катнаштым. “Дуслык моңы”нда 2013 елда Гран-при яулап алдым.

– Видеоблог башлап җибәрүгә нәрсә этәрде?

– Ютуб белән мин 2010 елларда таныштым. Беренче видеоязманы йөкләдем дә, шуннан соң ул турыда беразга оныттым. Һәм шул ук елны Михаил Баратовның (өй-урам шартларында спорт белән шөгыльләнергә өйрәтүче тренер – авт.) каналына юлыктым. Аның видеоязмалары мине шаккаттырды һәм мин, аның видеоязмаларына карап, үзем дә эшләргә уйладым. Ул урам гимнасты һәм спорт гимнастикасында булган күнегүләрне урамда эшли. Һәм шуларны мин үзем дә өйрәнергә булдым.

– Моннан тыш, син бит әле иҗат видеодәресләрен дә алып барасың – гитарада уйнау, җырларга аккордлар бирү. Ул кызыксыну ничек башланды?

– Гитарада уйнау теләге электән үк бар иде. Минем сөенечкә, 16 яшь тулуыма әтием гитара бүләк итте. Шуннан башлап, гитарага төшенә башладым һәм әле дә дәвам итәм. Гитарада өйрәнергә үзлегемнән өйрәнәм. Моннан тыш, мин баянда һәм фортепианода уйнаштырам.

– Гитарада иң беренче өйрәнгән көй нинди булды?

– Гадәттә, уйный башлаганда, гадирәк җырларны сайлыйсың. Мин аккордлардан башладым. Иң беренче Виктор Цойның җырларын карап үттем.

– Үз белемнәреңне башкалар белән бүлешү теләге кайчан барлыкка килде?

– Миңа кайберәүләр: “Син шушы җырга аккордлар язып бирә алмыйсыңмы?” – дип яза башлады. Сораулар күбәя барды, шуңа мин видеодәресләр төшерергә уйладым.

– Беренче татарча җырга аккордларны күрсәткәч, реакция нинди булды? Нинди җаваплар алдың?

– Татарча җырга беренче видеодәрес Салаватның “Ак болытлар” җырына иде. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошап бетми, нәрсәдер аңлашылмаска мөмкин. Мин, нәрсәдер аңлашылып бетмәсә, язарга мөмкинсез, дим. Һәм шул видеоязма астында башка җырларга да видеодәресләр сорап язалар.

[embed]https://youtu.be/xpIdmORVLiU[/embed]

– Синең видеоблогны бүген ничә кеше карый?

– Ай күләмендә 12 мең кеше карый. Гомумән алганда, видеоязмаларымны караулар 305 меңнән артып китте.

– Тыңлаучылар, караучылар арасында күбрәк кайсы милләт вәкилләре?

– 90 процент караучылар – безнең илдән. Калган 10 проценты чит илләр – АКШ, Финляндия, Германия, Италия һәм Франция.

– Ничә яшьләрдәге кешеләр ул?

–  Күбрәк 18-24, шулай ук 35-45 яшьтәге кешеләр дә карый.

– Синең видеоблогыңа шәрехләр килә бит. Күбрәк нәрсә белән кызыксынып язалар – башка милләт кешеләре, татарлар ни яза?

– Кайберәүләр “Мин бу җырны аңламыйм, тик ул миңа бик ошый”, – диләр. Мәсәлән, “Миләүшә” җырына карата: “Мин аңламасам да, бу җырны кат-кат тыңлыйм”, дип язучы булды. Үзебезнекеләр инде яратып карый, алар иң элек татар җырларын көтеп кала.

– Видеоблогыңда татар халык җырлары да күп. Ни өчен аларга мөрәҗәгать итәргә булдың?

– Халык җырлары алар бик зур хәзинә. Аларга мин һәрвакыт мөрәҗәгать итәм. Аларны мин балачактан ук ишетеп, җырлап үстем. Иң яраткан татар халы җыры – "Тәфтиләү"

– Кумирларың кемнәр?

– Минем өчен өлге булып торучы кешеләр – беренче чиратта әти-әнием. Музыкантларга килгәндә, мин бик яратып Хәйдәр Бегичевны, Илһам Шакировны тыңлыйм.

– Әмма син видеоблогны Цойдан башлагансың...

– Көйләрне уйнарга аннан өйрәндем, әйе.

– Әкренләп татар музыкасына килгәнсең... Ни өчен татар музыкасын популярлаштырырга кирәк дигән карарга килдең?

– Русча видеоязмалар бик күп. Мин “Ник әле татар җырларын да популярлаштырмаска?” дип уйладым.

– Хәзер күпләр татар эстрадасын сүгә, эстраданың сыйфатын яхшыртырга, үстерергә кирәк дигән мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә башлады. Синең моңа карашың нинди? Эстрадага һәм менә бу процессларга.

– Эстраданы артык игътибар белән күзәтеп барганым юк. Тик күргәнемнән чыгып шуны әйтә алам – бик ошап бетмәгән яклары бар. Мәсәлән, бик күп җырлар мәгънәсез, эчтәлексез. Монысы күңелемә бик ятып бетми.

Иң мөһиме – белгеч булган җырчыларның күләмен арттыру. Җырчы, башкаручы белемле булырга һәм үзен камилләштерү юнәлешендә һәрвакыт эшләргә тиеш.

Үз эшеңне яратып эшләсәң, сыйфатлырак һәм халыкка җиткерердәй итеп эшлисе килә.  Шунысы мөһимдер дип уйлыйм. Күбесе акча өчен эшли бит инде һәм сыйфатны бик исәпкә алмый.

– 26 апрельдә Казанда “Мин татарча сөйләшәм” альтернатив татар музыкасы фестивале үтәчәк. Ул ун елдан артык, ел саен уза. Сине быел шунда чакырдылар. Киләсеңме?

– Аллаһ боерса, киләм!

– Тамашачыга нинди музыка тәкъдим итәргә уйлыйсың?

– Әлегә бу юнәлештә эшлим һәм җырларны карыйм, өйрәнәм.



– Синең видеоблог ачып җибәрүеңне якыннарың ничек кабул итте? Әти-әниең, якыннарың.

– Алар аңа артык игътибар да итмиләр иде, ул минем кызыксынган шөгылем генә булып тора. Хәзер бераз кызыксына да башлаганнардыр дип уйлыйм. Алар, мәсәлән, ниндидер җырларны миңа тәкъдим итәләр, кайсын сайларга, кайсын өйрәнеп яздырырга икәнен киңәш итәләр.

– Видеоблог алып баруның бит уңай һәм тискәре яклары бар.

– Әлбәттә. Ютуб – беренче чиратта яраткан шөгылең белән бүлешү мөмкинлеге ул. Һәм ул сине үстерә. Син эшлисең һәм һәрвакытта сыйфатлы контент чыгарырга тырышасың, чөнки сыйфатлы контент күп карала, карауларны күп җыя. Син атна саен нәрсәдер бастырып барырга тиешсең. Һәм моңа бик җитди караш кирәк. Тик, минемчә, Ютубта да мәгънәсез контент бар. Ул бернәрсәгә дә өйрәтми, бары тик бушка вакыт уздыру гына. Нәрсәдер өйрәнер өчен, яңалык ачар өчен Ютуб – бик уңайлы мөмкинлек. Ул беренче очракта файдалы булырга тиеш.

– Синең бүгенге көндә остазларың кем?

–  Балачактан ук – минем әнием. Ул миңа җырларны өйрәтеп, ятлатып, әзерли иде. Ул музыкант булмаса да, Дөмәй авылы мәдәният йортында эшли. Иң беренче җырым – “Кызларга серем”, мин 5 яшемдә район Мәдәният сараенда шул җыр белән беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым.

Музыка мәктәбендә укымадым. Әтием баянчы. Ул уйнаган җырларны мин ишетеп үстем, алар миңа сеңеп барды.

Әлеге вакытта безнең сәнгать көллиятендә тәбҗрибәле укытучылар эш алып бара. Мин Салихов Фәнәви Зикафъ классында белем алам. Шулай ук бик яратып ансамбль дәресенә йөрим.

– Татар теле синең өчен нәрсә ул?

– Гомәр Бәширов әйтмешли, халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – һичшиксез, аның теле. Бу минем өчен дә шулай.

– Син татар телендә чиста сөйләшәсең. Хәзер бит авылда туып үссәләр дә, татарча сөйләшкән яшьләр елдан-ел азая. Сезнең гаиләдә тел тәрбияләү ничек куелган?

– Бернинди кагыйдәләр дә булмады. Әлбәттә, мохитнең тәрбияви көче бик зур. Нәрсәне ишетеп үсәсең, нәрсәне балачактан күрәсең – шул үскәч тә синең белән булачак.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев