КОРБАН ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Билгеле булганча, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Белем бәйрәм күчереләме-юкмы? Казанда ничә урында корбан китереп булачак? Корбанны махсус урыннарда чалмасаң ни була? Ә дөяне корбан итеп китерүчеләр бармы? Шундый актуаль сорауларга җаваплар тупладык.

Быел 1 сентябьдә Татарстанда берьюлы ике бәйрәм булачак. Беренчесе, әлбәттә инде, Белем көне булса, икенчесе – Корбан бәйрәме. Татарстанлылар әлеге көнне ял итәчәк, шуңа карамастан, белем йортларында тантаналы чаралар узмый калмаячак.

Корбан чалуның үзенә килсәк, быел Казанда 25 урында корбан чалу мәйданчыклары эшләячәк, аларда 6400 терлек корбан ителер дип көтелә. Үз йорты белән торучылар корбанны үзләрендә дә китерә ала, тик Казанның Вахитов районы баш ветеринар табибы Илгиз Камалов әйтүенчә, кайберәүләр үзләренә генә чалып калмыйча, күршеләренә, туганнарына һ.б. һ.б. ларга да чала башлый, күпләп чалу рөхсәт ителми.

Сарыктан кала, корбан итеп, сыер, дөяне китергә мөмкин. Тик быел дөя суеп, корбан китерергә теләк белдерүчеләр юк икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    833
    0
    4
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    775
    0
    2
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    662
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019