Логотип Идель
ШӘХЕС

ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬДА ЯЛ ИТҮ КҮПМЕ ТОРА?

Син дә, башкалар кебек, уку тәмамланганын көтәсеңме? Димәк, жәйне актив рәвештә һәм күңелле итеп уздырырга телисең. Бу максатны лагерьларда тормышка ашырып була!

Шул уңайдан, безнең лагерьлар яшүсмерләрне кабул итәргә әзерләнә. Быел республикабызда яшәүче 218 мең яшь кеше балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Яшьләр ялын оештыруда Татарстанның берничә министрлыгы һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары күп көч куя.

Владимир Леонов, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры:
– Быел 54468 юлламаның тулы бәясен Татарстан республикасы бюджеты каплаячак. Авыр тормыш ситуациясендә калган балалар өчен 16251 юллама чыгымын түләүне дә Татарстан үз өстенә ала. Республикада урнашкан лагерьлардан кала, безнең балалар Кара диңгез яры буендагы лагерьларда да ял итәчәк.

Шундый 5 лагерьның өчесе – Краснодар краенда, икесе – Анапада, берсе Туапсе шәһәрендә урнашкан. Шулай ук Татарстан балалары Кырым республикасындагы ике лагерьда да сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Краснодар краендагы лагерьларга балаларны поездлар белән җибәрсәләр, Кырымга самолет белән баралар.

Белгәнебезчә, төрле лагерьларның юллама бәяләре дә төрле. Мисал өчен, баласы ял иткән очракта ата-ана кертеме 1500 сумнан алып 16 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Быел лагерь бәяләре тешләшә микән, чагыштырып карыйк.

 

Жәйге лагерьларга юлламаларның норматив бәясе (2016–2017 елларны чагыштыру)














































Ял итү формасы



2016 елда юллама бәясе



2017 елда юллама бәясе



Ничә сумга арткан?



Стационар лагерьлар



14710,50



14997,99



287,49



Стационар лагерьлардагы профиль смена



12587,40



12836,88



249,48



Эш һәм ял лагерендагы көндезге смена



3072,30



3200,82



128,52



Шифаханә-курорт тибындагы лагерьларда сәламәтлекне ныгыту



27746,40



28145,76



399,36



Чатырлы лагерьлар



5803,00



5882,59



79,59



Кара диңгез буе лагерьлары



18347,40



18653,04



305,64



Юлламаларны сатып алу буенча мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:

«Ял» шәһәр үзәге – (8843) 590-24-82

«Черноморец» үзәге – (8843) 293–90–52

Татарстан республикасында балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча «кайнар линия» телефоны – (8843) 293–12–91

 

Саннар:

2016 елда Татарстанда:
– 1341 лагерь эшләгән

– 234 профиль смена булдырылган

– 6000 бала Кара диңгез буенда ял иткән

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 160 бала өчен аерым смена уздырылган.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев