Мөмкинлекләр
Татарстан «Россиянең Бөек сугышларының гаилә фотохроникалары» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды
Татарстан «Россиянең Бөек сугышларының гаилә фотохроникалары» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы берничә көн элек Мәскәүнең Поклонная гора өлешендә урнашкан Бөек Ватан сугышы Үзәк музееның Дан залында узган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Конкурс һәм шушы ук исем астындагы акция шәхси һәм гаилә архивларыннан фотодокументларны саклау эшендә илнең 50 төбәгеннән меңләгән кешене берләштергән. Уртак тырышлык белән fotohroniki.ru сайтында 16 меңнән артык фотодокумент тупланган, аларның 1,5 меңнән артыгын Татарстанда яшәүчеләр җибәргән.
Республикадан юлланган фотоматериалларның төп күләме Казанның 30 мәктәбе укучылары тарафыннан җыелган. Казанның Совет районының 125 нче гимназиясе аеруча зур активлык күрсәткән – әлеге мәктәптә укучылар сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең 400 дән артык портретын, 400 дән артык инша, 300 ләп хәрби документларның, хат һәм боерыкларның күчерелмә нөсхәләрен җибәргән. Эшкәртелгәннән соң, фотосурәтләр http://fotohroniki.ru порталына урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев