Мөмкинлекләр
Instagram челтәрендә утырган күп кенә татарстанлының иртәсе “Хәерле иртә!” сүзләре белән башлана. Көннең уңышлы узачагына шик юк: изге теләкләрне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тели.
Хәзер инде республика лидеры татарстанлыларны #ХәерлеИртәТатарстан – #ДоброеУтроТатарстан фотоквестында катнашырга чакыра. Әлеге чара турындагы белдерүне ул кичә үзенең социаль челтәрдәге битенә дә элде. Фотоигълан астында “#ХәерлеИртәТатарстан фотоквестына кушылам һәм барлык катнашучыларга уңышлар һәм яхшы кадрлар төшерүләрен телим!” дигән аңлатма да бар.
Уникаль чара бүгеннән башлана. Катнашырга теләгән кешегә 5 иҗади бирем тапшырыла. Аларны үзара бары тик бер нәрсә берләштерә. Ул да булса – туган республикасына мәхәббәт. Катнашучылар үз фотографияләрен Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләренә элергә тиеш булачак. Әлбәттә, алар астында фотоквест хэштегы булу да мәҗбүри.
27 июнь иртәсе катнашучылар өчен шактый кызу булачак: нәкъ менә әлеге көнне биремнәрне үтәячәкләр. Фотоквест нәтиҗәсендә җиңүчеләр фотоһәвәскәрләр өчен файдалы булган кыйммәтле бүләкләр отачак. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: чарада профессиональ фототехника белән беррәттән һәвәскәр камера, хәтта смартфонга төшерелгән эшләр дә кабул ителә. Хезмәтләрне бәяләгәндә креативлык һәм куелган бурычны төгәл үтәү каралачак. Фотоквестта катнашырга инде 5 мең кеше теләк белдергән.
Хәтерләсәгез, быелның апрелендә #ХәерлеИртәТатарстан уникаль күргәзмә-фотопроекты оештырылган иде. Оештыручылар шушы хэштеглы рәсемнәрне бастырып, тамашачыларга тәкъдим итте. Күргәзмәдә һәр теләгән кеше оффлайн режимда да 250 фото белән танышты.
#Хәерле иртә, Татарстан фотоквесты башланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
Нет комментариев