Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"БУТАШКАН ЛӘКЛӘК"ЛӘР ӨЧЕН МАХСУС КОНКУРС

Мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен Тимченко фонды махсус бәйге уздыра. Бу гаиләләр конкурска гаилә көндәлекләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды оештырган «Наши истории» дигән III Бөтенроссия тәрбиягә алган гаиләләрнең көндәлекләр конкурсын игълан итте. Аның тәмамлануына да санаулы көннәр генә калды.

Быел бәйге мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга, 14-18 яшьлек яшүсмерләргә, 18-25 яшьлекләргә үз тарихлары белән бүлешергә мөмкинлек бирә.

«Наши истории» бәйгесе мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдәге стереотипларны юкка чыгару, аларда уңай мохит булдыру өчен уздырыла.

Көндәлекләрне, гаилә тарихларын 27 сентябрьгә кадәр конкурска җибәрергә мөмкин. Традиция буенча иҗади эшләрне журналистлар, җәмәгать эшлекләре, психологлар, тәрбияә алынгани гаиләләрдә үскән балалар бәя бирәчәк.
Ике ел эчендә конкурста төрле гаиләләрдән килгән 646 көндәлек җыелган. Аларны Ленинград өлкәсеннән алып Кытай белән чиктәш шәһәрләрдә яшәүчеләр дә язган. Көндәлекләрнең кайберләре «Неправильный аист и другие наши истории» дигән китапта да басылып чыккан.

Конкурсның номинацияләре:


​ «Минем үзенчәлекле гаиләм»;

Катнашучылары: мөмкинлекләре чикле баланы тәрбиягә алган гаиләдә тәрбияләнүче 14-18 яшьлекләр.

​ «Тормышка юллама»

Катнашучылары: тәрбиягә алынган гаиләдә тәрбияләнеп үскән мөмкинекләре чикле кешеләр – 18-25 яшьлекләр.

​ «Мөмкинлекләре чикле булмаган гаилә»

Катнашучылары: мөмкинлекләре чикле баланы тәрбиягә алган ата-аналар.

​ Махсус номинация: «Үзенекеләр янында үз кеше»

Катнашучылары: мөмкинлекләре чикле булган 14-25 яшьлек тәрбиягә алынган яшүсмерләр һәм яшьләр.






Иң яхшы иҗади эш Гран-Прига лаек булачак. Аны www.nashiistorii.ru сайтында тавыш биреп сайлаячаклар. «Наши истории» конкурсының нәтиҗәләре Мәскәүдә 7 ноябрьдә билгеле булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны www.nashiistorii.ru
сайтыннан белеп була.


Бәйге турындагы сораулар 8 (903) 008 86 46 телефоны яки Nashi_istorii@timchenkofoundation.org адресы буенча белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев