Логотип Идель
Иҗат

ЯШЬ ГАЛИМНӘРНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ

Фән – мавыктыргыч юнәлеш, зур потенциаләр ача һәм белемне киңәйтә. Моның белән өлкәннәр генә риза түгел, ә "Фәнсар" мәктәбенең II республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар да кушыла.

Яшь галимнәр мәктәп фәннәр буенча да, шулай ук традицион исемлеккә кермәгән фәннәр буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, психология, икътисад һәм юриспруденция.

“Мин катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләргә мәктәпнең уку планга кермәгән предметлар сайлаган өчен рәхмәт белдерәм. Әгәр сезне иҗтимагый фәннәр җәлеп итә – ул сезнең киң күңелегез турында сөйли, җәмгыять белән кызыксыну, профессиональ ориентациягезне һәм кирәкле юнәлештә баргыныгызны күрсәтә”, – диде психолог, психология фәннәре кандидаты Люция Закирзянова.

Әзерлек дәрәҗәсендә һәм темаларның актуальлегендә мәктәп укучылары, һич тә түгел өлкән коллегаларынаң калышмадылар. Мәсәлән, әдәбияттә җинаять һәм җәза темасы ничек тәкъдим ителгән өйрәнделәр, Пугачёв бунты аша Казанның көндәлек тормышын анализ иттеләр, кока-кола организмга нинди йогынту ясый һәм тылсымлы әкиятләрдә елан образы турында сойләштеләр.





Һәр катнашучы үзенең эшен максимамаль дәрәжәдә тәкъдим итергә һәм жюриның авыр, кайчандыр каверз сорауларга жавап бирергә тырышты.

Ә жюри әгъзалары, үз чиратында, булачак хезмәттәшләренә киңәшләр бирделәр.

“Бик шәп һәм һөнәри күренә сез төрле белешмәсез чыкканда, һәм үзегезнең темада балык суда шикелле. Шулай ук фәнни стильдә язу һәм фәнни терминар кулану мөһим”, – дип ассызыклады биология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Алия Сөләйманова.

“Катнашучыларга потенциаль бик зур, чөнки алар конференциягә язган эшне генә якламылар, ә алар чыннан да уку дәвамында аның белән шөгыльләнәләр, һәм безгә дә ниндидер әйберләрне яңа яктан ачыклылар”, – үз фикере белән икътисад фәннәре кандидаты, КФУ доценты Ләйсән Арсентьева уртаклашты.

Барлык катнашучылар чыннан да, мавыгучан кешеләр, эшчәнлектән алар максималь файда һәм илһам алалар. 116 лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Алинә Хәмидуллина образлар һәм детальләр аша Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрең анализлады, һәм жюри әгъзаларга билгеләп үтте – эшне язганда әни турында яңа шигырь туды.

“Конференцияләр бик кирәк һәм мөһим, чөнки яшь буын тел ачкычларын монда ача һәм телләрен үстерә. Шулай ук, биредә үз хаталарны аңларга, ә аннаң соң төзәтергә була, жюри әгъзалары бик кирәкле киңәшләр киләчәккә бирәләр”, – диде Алинә.





“Минем төп теләгем эшне әзерләгәндә – безнең җиребезнең уникаль гаилә турында барысы белсең дип, аларның педагогик стажы 790 ел, ә бу бик күп бит. Һәм бу фәнни конференция миңа бу мөмкинлекне бирде, шулай ук миңа жюри бәясен тыңларга бик ошый – күп нәрсәгә өйрәнергә була – Девятернинской ООШ 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Фәррахова сөйләде.

"Без, фәнни хезмәткәрләре булырак, яшьләр фән белән кызыксынуга бик шат, һәм безнең фәнни лабораторияләрендә көтеп калабыз", – диде Алия Сөләйманова.





Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев