Логотип Идель
Иҗат

ТАМГА

(Хикәя)

Данияр белән Алсу, дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә – кибетендә шул бар...

Якындагы картлар йорты турында иң элек Алсу әйтеп куйды. Аны шундук Данияр хуплап алды:

– Ну, карчык, баш та бар инде үзеңдә!.. Караучысыз калган ул картлардан артмас әле, әйдә шунда гына илтәбез...

Шулай килештеләр. Пөхтәләп төйнәлгән төенчекләрне җәһәт кенә күтәреп, чыгып та киттеләр. Аларга аяк астында бөтерелеп йөргән кызлары Энҗе иярде. Якындагы бакча аша үтеп, тимер койма белән уратып алынган, җил-яңгырларда яшел төсен югалта башлаган шыксыз йорт-бинага бик тиз барып җиттеләр. Янәшәдә генә яшәүләренә карамастан, аларның монда беренче булулары иде. Тонык кына яктыртылган тар коридорга барып кергәч, тыннары кысылып куйгандай булды. Әллә куркудан, әллә каушаудан – Энҗе әнисенең култык астына ук кереп бетте. Куркырлык та шул: бу тынчу, караңгы йорт аларны үзенә суырып алыр кебек иде... Бигрәк тә төрле яктан ишетелеп торган ялвару, җикеренү, сүгенү тавышлары, ютәлләү, ухылдау, ыңгырашу авазлары җаннарны тынгысызлый, тынгысызлап кына калмый, аны изә, талкый, хәлсез итә...

Бераздан алар әллә каян гына килеп чыккан комендант хатынга тап булдылар. Нигә килгәннәрен тиз-тиз генә аңлатып, төенчекләрен тоттырдылар да ашыгып чыгып киттеләр...

Бу сәфәр аларның өчесендә дә авыр тәэсир калдырды. Үзара сөйләшергә дә кыенсынып, кайсы кая барып бәрелергә белмичә, кич җиткезделәр... Хәтта башка вакытта шук-шаян Энҗе дә бүген олыларча уйчан, ямансу һәм сагышлы иде. Ул әле дәү әтисенең стенада эленеп торган сурәте каршына барып баса, аңа озак кына карап тора, әле сервант читендә эленеп торган орден-медальле костюмга барып тотына...

Дәү әти дигәннән, Энҗенең үз дәү әтисе түгел ул. Аның үз дәү әтисе авылда яши, кешенең бер генә дәү әтисе булганга күрә, Энҗе анысын «бабай» дип йөртә. Аның бабасы Казанга бик сирәк килә, соңгы елларда бөтенләй дә килгәне юк. Телефоннан гына, хәлсез тавышы белән: «Авырыйм шул... Юл йөрүе авыр... Үзегез кайтыгыз...» – ди. Ничек кайтасың ди?! Ул бит Себердә үк яши! Аннары... Энҗенең бер дәү әтисе бар бит инде.

Ә ул болай килеп чыкты. Институт тәмамлап, яңа өйләнешкән ике яшь кеше – яңа гына эшкә урнашкан Данияр белән балага узган Алсу, торыр урын эзләп йөргәндә, шундый белдерүгә тап булдылар: «Бер балалы яшь гаиләне фатирга кертәм». Шул минутта ук әлеге фатир хуҗасына барып керделәр. Сөйләштеләр, аңлаштылар, килештеләр. Һәм менә җиде ел инде шушы карт нигезендә гомер сөрәләр. Картның үзенең балалары юк, якынрак туганнары да үлеп беткән...

Озак авырып ятмыйча, тиз генә авырып, тиз генә китеп барды Гарифулла карт. Чын фронтовикларча, зарланмыйча, кешегә авырлык китермичә генә китте дә барды... Киткәнче, ай-вайларына да карамыйча, бар мөлкәтен, өен, нигезен яшьләргә яздырды. «Сез теләмәсәгез, оныгыма булыр», – дип, бу мәсьәләгә ныклы нокта куйды. Менә шундый тарих. Данияр белән Алсу да, аларның кызлары Энҗе дә хәзер гомерләрен шушы матур, әмма сагышлы тарих белән яшәргә тиеш...

Әлеге тарих шушында тәмамланса, кызык та булмас иде. Шушы юлларның авторы, зурдан кубып, хикәя дә яза башламас иде. Хикмәт шунда: икенче көнне бу матур да, сагышлы да тарих дәвам итте.

Ял көне иде. Кичәге хәлләр күңелгә моңсу, әмма якты хатирә булып ягылып калган. Ул хакта сүз башламаска тырышып, бер гаилә булып яшәүче өч җан бөртеге күңелле генә чәй эчтеләр... Гадәттәгечә, өчәүләп шәһәргә чыгарга җыендылар... Шулвакыт өй ишеге шар ачылып китте дә, аннан, эре-эре адымнар белән, мәһабәт гәүдәле бер карт килеп керде. Фронтовик. Әнә бит – өстендәге костюмында энә кадарлык та буш урын калмаган – орден-медаль белән тулган...

Аның керүе дә сәер түгел әле. Кешегә кем кермәс тә, кемнең кемгә нинди йомышы төшмәс... Иң кызыгы шунда булды: таныш түгел карт, ишекне атлап керүгә үк, җитди, үткен карашлары белән мәрхүм булган өй хуҗасының түр стенада эленеп торган зур сурәтен эзләп тапты, бераз вакыт үрә катып торганнан соң, әлеге сурәт каршына солдатларча эре адымнар белән атлап килеп, чын хәрбиләрчә:

– Честь имею, товарищ гвардии сержант! К Вашему распоряжению – гвардии рядовой Минахметов Калимулла! – дип эндәште.

Шуннан соң көтелмәгән кунак тагын берникадәр вакыт үрә катып торды. Аннары гына, үрелеп, сөялгә каткан бармаклары белән сурәтне тияр-тимәс кенә сыйпый башлады...

Менә бервакыт ул, диванда гаҗәпкә калып утырган яшьләрне, бигрәк тә Энҗене телсез, һушсыз итеп, костюмын урындык башына элеп куйды да җәһәт хәрәкәтләр белән өстендәге күлмәген салырга кереште...

Әмма ак күлмәк тиз генә бирешергә теләмәде. Әле түшеннән ачылмыйча, әле җиңнәре белән тартышып, картның җылы тәненнән аерыласы килмәде. Аерылгач та, аның сөяккә калган, әмма зифалыгын югалтып бетермәгән гәүдәсенә ябышып, сарылып торды...

Менә ул чишенеп бетте дә, яка турысын кире якка әйләндереп, күлмәген Даниярга сузды.

– Менә ул – күрәсезме? Менә аның язуы! Менә: «Гвардии сержант Заһитов Гарифулла», диелгән монда! Ул кемме? Ул... Ул – герой! Ул – минем командирым! Полковой дустым... Әйтегез, кайда ул? «Үлде» дисәгез – ышанмыйм. Ул мине күрмичә үләргә тиеш түгел иде...

Берничә минуттан ул, кабат күлмәген киеп, костюмын алдына бөкләп салып, башын аска салындырып, диванда утыра иде инде. Баштарак бу көтелмәгән хәлләрдән каушап калган Данияр, бераз һушын җыеп, аның янына күчеп утырды.

– Сез кем буласыз? Каян? Безнең бабайны каян беләсез?

– Сержант Заһитовны белмәскәме? Фронтта аны белмәгән кеше юк иде! Аны генераллар белә иде! Ул «разведчик номер один» иде! Ә менә сез аны каян беләсез?

– Каян булсын, ул гомере буе шушы йортта яшәде. Кичә өчен үткәрдек...

Бераз тын тордылар. Даниярның сүзе бетмәгән икән әле.

– Сез үзегез картлар йортыннанмы? Бу күлмәк – безнең бабайныкы бит, шулаймы?

– Аныкы, наныйларым... – Карт авыр сулап куйды, түш кесәсеннән эзләп табып, дару төймәсе капты. – Мин аны гомер буе эзләдем. Кая гына язмадым, кемнән генә сорашмадым... Ә ул... янымда гына яшәгән булып чыкты... Аның тамгасын күргәч, бер үлдем, бер терелдем... Безнең взводта киемнәргә шундый тамгалар кую гадәте бар иде. Мин үзем әле дә бар киемнәремә тамга салам. Менә шундый хәл, наныйлар...

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бу халәтне җиңеләйтергә теләпме, Алсу, җәһәт кенә торып, каяндыр кечкенә чемодан алып килде һәм аның эченнән орден-медаль кенәгәләре, фронт хатлары, фотосурәтләр алып, өстәл өстенә тезә башлады...

* * *

Картлар йортында яшәүче Кәлимулла карт көн сан диярлек кереп йөри башлады. Баштарак ул фронтташ дустыннан калган фотоларны карап утырса, соңрак Данияр йә Алсу белән дөнья гаме, тормыш мәшәкатьләре хакында гәп куерта башлады. Беренче көннәрдә читтән генә карап-күзәтеп утырган Энҗе бердәнбер көнне Кәлимулла картның алдына менеп утырды, аннары куенына ук үрмәләде. Үзе бертуктаусыз сорашты:

– Син минем дәү әти белән бергә сугыштыңмы?

– Так точно, кызым, мин биш ел буе синең дәү әтиең белән сугышның иң хәтәр җирләрендә булдым. Без бик дус идек. Бер түшәктә, түшәк булмаса, бер окопта, бер чирәм өстендә, агач ышыгында йок- ладык, бер ризыкны икегә бүлеп ашадык...

– Дәү әти батыр идеме?

– Батыр иде, чын герой иде. Минем аннан да батыр кешене күргәнем юк әле. Беләсеңме, аңа Герой исеме бирергә тиешләр иде. Бер калкулыкны саклап, ул ике йөз фашистны юк итте. Генерал со- ңыннан полкны тезде дә: «Сине, Заһитов, Геройга представлю», – диде, бу хакта блокнотына да язып куйды. Шунысы жәл: шул кичне генералны дошман пулясы харап итте...

Кәлимулла карт азга гына уйчанланып, тын калып торса, Энҗе аның җиңеннән тарткалый башлый:

– Сөйлә инде, тагын сөйлә минем дәү әти турында...

Кинәт кенә үз булып киткән карт тагын сөйли, тыныч кына, дога укыган кебек кенә сөйли, гүя бу тарихлар бала өчен түгел, күбрәк үзе өчен, үз күңелен тынычландыру өчен кирәк...

Бервакыт Кәлимулла карт Даниярларда кунып калды. Аның гыйбрәтле тарихы бар. Ул көнне яңа дусларына килеп кергәндә, аның йөз-битләре кара янып, шешенеп-күгәреп беткән иде. Йөзендәге елмаю белән күпме генә яшерергә тырышса да, бу карт тәндәге авыртыну, газаплану әллә каян сизелеп, күренеп тора иде. Данияр да, Алсу да бик авыр кабул иттеләр бу хәлне. Картның: «Юк ла, берни дә булмады, егылдым гына», – дигән сүзләренә алар ышанырга уйламадылар да...

...Даниярны картлар йортында таныш тавышлар каршы алды: йөрәккә үтәрлек ыңгырашулар, ачыргаланып ухылдаулар, үтенеп-үтенеп ялварулар... Ара-тирә ярым караңгы коридор буйлап үтеп йөрүче карт-карчыклар очрап куя... Алар үзләрен бик сәер тоталар: бер-берсен күрмәгән кебек кыланалар. Гүя алар ниндидер шаукымга эләккәннәр дә яшәү гаменнән ваз кичкәннәр...

Боларның барысыннан да Даниярның күңелендә шундый тойгы калды: бу йорт чынлыкта тилеләр асрала торган бинаны хәтерләтә иде...

Сораша-сораша барып, канына тулышкан кызыл йөзле комендантны эзләп тапканчы, шактый вакыт узды. Таза хатын Даниярны шундук танып алды:

– Ә-ә, сезме бу? Тагын нәрсәләр алып килдегез?

Җен ачулары чыкты Даниярның. Ләкин артык дорфа кыланырга тырышмады. Тик ипле генә дә сөйләшеп китә алмады:

– Сез нәрсә?! Сез үзегезне кем дип белдегез?! Карт кешегә кул күтәрергә ничек җөрьәт итә алдыгыз? Ә? Мин сездән сорыйм – хәзер үк җавап бирегез!

– Туктагыз әле, кем сезгә дал право миңа кычкырырга? Сез нәрсә? Сез кем? Кем кемгә кул күтәргән? Менә хәзер сез җавап бирегез!

– Кемгә булсын, әнә, Кәлимулла картны кыйнап чыгаргансыз! Карар җире калмаган!

– Ә-ә, дядя Коляны әйтәсеңме? Булды шул аның белән хәлләр... Өлкән медбраттан эләккән аңа... Дөрес эләккән. Йөрмәсен кеше эшенә тыгылып!

– Нәрсә эшләгән соң ул бу кадәр кыйнап чыгарырлык?

– «Нигә син картларга дигән ризыкларны үзең ашыйсың?» – дигән. Алай әйтергә ярыймыни инде ул психка?! Мин үзем дә сүз әйтергә куркам аңа. Ничек кенә исән калган әле. Дөреслек яклы, имеш... Фронтовик, имеш... Кайда соң ул дөреслек? Кайда ул хәзер фронт? Ә? Менә син беләсеңме – кайда?.. Алты ай инде санитарларга зарплата биргән юк, картларга дигән ашны ашамый нишләсеннәр алар, нәрсә ашасыннар?

Кәлимулла карт өчен хак сорарга килгән Даниярның кикриге тиз шиңде. Бүтән сатулашып, битәрләшеп тормады, китәргә кузгалды. Чыгып киткәнче өйдә чакта ук күңеленә кереп урнашкан соравын бирде:

– Кәлимулла картны әйтәм, бездә бераз яшәп торсынмы әллә? Комендант бу сорауга һич аптырамады. Аның йөзендә борчылуның әсәре дә юк иде. Киресенчә, шатланган кебек әйтеп куйды:

– Торсын соң... Хет бераз кешечә яшәп алыр... Пенсиясен соңгы тиененә кадәр биреп барырбыз, тик ашар ризыгы бездә калачак... Шуңа риза булсагыз – алып китегез...

– Ул бездә инде... Аның фронтовик дусты безнең бабай иде бит... Менә табыштылар...

Шулай килештеләр. Картның әйберләрен соңрак кереп алырга булып, Данияр кайтып китте, комендант исә караңгы коридор башында ыштан-чалбарын «юешләп торучы» бер гарип картны орышып калды.

Өйдә бәйрәм оештырдылар. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Данияр сервант башыннан гармунын үрелеп алды. «Олы юлның тузаны»н җырлап җибәрде... Аңа Кәлимулла кушылды... Өстенә дустының ак күлмәген киеп алган фронтовик картның йөзе дә шулай ук ак, нурлы иде. Ул бүген балаларча шаярды, уйнады, әле Алсуга аш бүлеште, әле, Энҗене аркасына атландырып, ура кычкыра-кычкыра дошманнарны куып йөрде...

Ятар алдыннан ул Алсудан ак кәгазь, соңрак җеп белән энә сорап алды. Аннары, үзенә билгеләнгән эчке бүлмәгә кереп, таңга кадәр ут яндырып, үз эшләре, үз уйлары белән мәшгуль булды...

Иртән Кәлимулла картны үзенең йомшак түшәгендә кичәге ап-ак, нурлы йөзе белән табып алдылар. Ул инде ахирәт ягына чыгып өлгергән иде. Бу якта йөзендәге нур белән якты елмаю гына торып калган. Өстәлдә – пөхтәләп төреп куелган ак күлмәк. Аның өстендә язу... Кәлимулла карт соңгы хатында Данияр белән Алсуга рәхмәт әйткән, алардан Гарифулла фронтташы янына күмүләрен үтенгән. Күлмәк якасының эчке ягына, «Заһитов Гарифулла» исеме янына, өр-яңа тамга чигелгән: «Гвардии рядовой Минахметов Калимулла».

2009, 28 декабрь

Владимир Корбаков сурәте: "Бөек Ватан сугышы ветераны Абрам Наум улы Бам"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев