Логотип Идель
Иҗат

СЕЛФИ ТӨШҮ СЕРЛӘРЕ

Күптән түгел редакциябез почтасына бер хат килеп төште. Анда журналыбызны укучы бер кыз селфиларының уңышсыз чыгуыннан зарланып язган. Уйладык-уйладык та уңышлы селфи ясау серләрен бастырырга булдык. Ә иң күп һәм матур селфилар кемдә? Әлбәттә, йолдызларда. Бу санда алардан уңышлы селфи төшү киңәшләрен белешәбез.


Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты, алып баручы, «Татар радиосы» ди-джее:

− Беркайчан да камерага туп-туры карарга кирәкми. Битнең бер ягын камерага ныграк борып төшү дөрес. Ә кайсы якны икәнен һәркем үзе хәл итәргә тиеш инде. Чөнки һәр кешенең дә, русча әйткәндә, «рабочая сторона»сы була. Бер як битне борып төшүнең тагын бер өстенлеге бар: алай эшләгәндә, сурәттә кешенең энергетикасы калмый, ягъни синең көчләрең сурәткә күчми, ә үзеңдә кала. Шулай ук, селфи төшкәндә, ачык төстәге киемнәр кияргә киңәш итәм. Әбием әйтмешли, якты төсләр кешенең йөзен ачып җибәрә. Гадәти фотографияләргә төшкәндә, шундый киңәш әйтә алам: буй озынрак күренсен дисәгез, фото астанрак төшерелсен. Аяк очларына бассагыз, тагын да яхшырак: бу очракта алар нечкәрәк күренә. Сурәтләрне махсус кушымталарда эшкәртмим. Хәтта күп очракта фильтр-сыз да кертәм. Дөресен генә әйткәндә, мин матур фотолар артыннан кумыйм. Ничек бар, шулай куям.

Гүзәл Галиуллина, К.Тинчурин ис. татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы:

− Үземне фотога матур төшәм дип санамыйм. Ләкин бу мөhим түгел. Иң мөһиме: фотосурәткә нинди дә булса мәгънә салынсын. Шулчакта гына ул күңелгә кереп кала. Һәр кешенең үзенә генә хас ниндидер үзенчәлеге була: күзләр, елмаю, профиль, анфас h.б. Селфи төшкәндә, шуларны истә тотарга кирәк. Моннан тыш, матур итеп басу гына аз, ә тирә-юнь, табигать, интерьер да матур булырга тиеш. Алар бар, күрә белергә генә кирәк. Күрергә өйрәнү өчен, музей-күргәзмәләргә йөрү, матур музыка тыңлау, яхшы китаплар уку, кызыклы фильмнар карау зарур. Болар барысы да кешедә зәвык тәрбияли, эстетик яктан үстерә. Сурәттә яктылык җитмәсә генә, фотошоп кулланам, тик соңгы арада оригиналь фотоларга өстенлек бирәм. Гади итеп әйткәндә, үзегездә шәхес тәрбияләгез hәм беркайчан да «лайк»лар артыннан кумагыз. Әнием: «Кеше серле булырга тиеш», − ди. Бар нәрсәне социаль челтәрләргә куеп, без үзебезгә карата булган бөтен кызыксынуны бетерәбез генә.

Вероника Кузнецова, җырчы, «Ямьле» төркеме солисты:

– Селфины көндезге ут яктысында төшәргә киңәш итәм. Аеруча, көндезге унбер – уңышлы вакыт. Селфи ясаганда, бер бик мөһим нәрсә бар: син үзеңә үзең ошарга тиешсең. Үзеңне ошатсаң, яратсаң, башкаларга да ошарсың. Фотоларны VSCO дип аталган кушымтада эшлим. Ул бик уңайлы һәм фотоларны яхшы эшкәртә. Гадәти фотоларга төшкәндә куллану өчен позаларны интернеттан өйрәндем. Минемчә, һәр гүзәл зат фотога төшүнең берничә позасын яттан белергә тиеш. Бу – фотоларда һәрчак матур чыгуның бер сере.
Интернет менә шундый киңәшләр бирә:

1. Селфи төшкәндә, иң яхшысы − елмаю. Елмайганда, һәр кеше дә матур. Ләкин ул ясалма булырга тиеш түгел.

2. Яхшы ут − уңышлы селфига бер адым. Иң яхшысы − көн яктысы. Ут сезнең каршыгызда, күзләрдән аз гына өстәрәк булса әйбәт.

3. Селфи ясаганда, бер як битне камерага ныграк борырга кирәк. Болай эшләү бит сызыкларын – яхшырак, ә күзләрне зуррак күрсәтә.

4. Селфида кеше бите генә түгел, ә кызыклы фон да булырга тиеш. Фон өчен табигать, хайваннар, гадәти булмаган күренешләр яхшы.

5. Селфи төшәргә ярамый торган җирләр бар икәнен дә онытмаска кирәк. Мәсәлән, дәрестә, дини йолалар вакытында селфи төшү − ямьсез күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев