ПАРТИЗАННАР

Җәйге каникуллар башланды исә, “Сугышлы” уйный башлыйбыз. И күрсәгез дә, белсәгез иде безнең аңа ничек әзерләнгәнне. Кинода күргән, китаптан укыган бөтен белгәннәребезне җигәбез. Иң чикалаштыра-талаштыра торганы “безнекеләр” белән “нимысларга” бүленү. Кемнең фашист буласы килсен, уенның бит аларның җиңелүе белән тәмамланырга тиеш икәне башта ук барысына да мәгълүм. Шахматтагы: аклар башлый һәм җиңә, дигән кебек инде бу. Шуңа күрә җирәбәгә тотышканда ук бәргәләшеп алабыз. Олыраклар аннан үзара ничектер килешеп, җайга салалар салуын, әлбәттә. Ну шуннан башлана инде “сугышка” әзерләнү. Малай-шалай автомат-мылтык ясарга керешә. Кыз-кыркын санитаркалар өчен сумкалар кайгырта, дарулар “җитештерә”. “Командир”, “майор”, “капитаннар” мөһим кәгазъләрне тутыра. Монысына инде безнең кебек ачык авызларны якын җибәрү юк. “Сугыш сере”н ачырлар дип куркалар, белеп торабыз. Чыш-пыш килгән булалар инде, эчебезне пошырып. Каршы әйтеп, хокук та даулап булмый, уеннан чыгарып атулары бар. Штаб дигәннәрен дә без “рядовой”лардан качып җиһазлыйлар. И-и-и, без дә төшеп калганнардан түгел, апаем, беләбез инде, ялгыз әбиләрнең келәтләрен “штаб” иткәннәрен. Алар безнең авылда бармак белән генә санарлык. Йә Рәкыяттәй, йә Вәрәкыяттәй, йә Әминәттәй, инде алар да булмаса, Нәгыймәттәй. Кайсы як кем белән сөйләшеп өлгерә инде. Келәт бер команда белән “занят” булса, әбиең, икенчесенә: “Келәтем буш түгел, кичә генә бер машина бодай кайтардылар” – дигән була. Ике кәзәсенә, кәнишне, бер машина бодай, ышандылар ди! Әйдә, сез чутлагыз безне маңка борыннарга, белмиләр ди бугай. Иң кыены, бер гаиләдәге балаларның бер-берсенә каршы командаларда уйнавы. Кичләрен олыракларның юхайлап, хаттә куркытып, “данный”ларны әйттерергә тырышулары үзе бер тарих. “Данный”лар дигәннән, монда: кем командир, кем санитар, штаб кайда урнашкан, ничә “автомат” бар дигән кебек, үтә дә “сикритный” әйберләр керә. Менә шуларны кулга төшерер өчен көрәшәбез инде. “Ары-бире пленга төшсәгез, әйтмәскә!” – дип кат-кат колакларны кисәтә “командир”. ”Сатлыкҗаннар”дан сакланып, ялган штаблар, ялган командирлар булдырганнарын да онытып торам икән әле әйтергә. Кыскасы, үзебезчә бөтенесен дөреслеккә якын китереп бетерәбез. Йокларга яткач та, бертуган “дошманнар” белән юрган астында аяклар белән типкәләшеп ятабыз. Кайчагында әнкәйләрдән “өлеш” төшмичә, тиз генә тынычланып та булмый. Тик шулай да без, бала-чага капка төбендә җыелышып сөйләшеп утырганда, еш кына: “Эх, нигә без фашистлар безнең илебезгә сугыш башлаганда, зур булмаганбыз да, чик буенда тумаганбыз”, – дип кайгырышабыз. Ни дисәң дә, уен - уен инде ул! Берсеннән-берсе бәләкәйрәк йодрыкларыбызны төйнәп: “Вәт, күрсәтер идек без аларга күрмәгәннәрен, вәт болай итәр идек тә, тегеләй итәр идек”, – дип хыялланабыз. Күбебезнең әтиләре дә эләкмәгән бу каһәрле сугышка икәнен гүпчи онытып җибәрәбез мондый чакларда. Күңелнең бер почмагында, ниндидер геройлык эшләү теләге посып ята, малай, ник бер форсаты чыксын! Чү,чү, чәперенмә, әнә ич җае килеп чыгып тора! “Сугышлы”ны уйнап туеп, “коралларны” каядыр тумырып, штабларны хуҗасына тапшырып беткән көннәрнең берсендә, безгә атылып Наилә килеп керде. – Тизрәк, тизрәк, авылга нимыслар килеп ята! Күптән көтеп йөргән кешеләребез булса да, Наиләнең бу сүзләреннән соң тезләр үзеннән-үзе дерелди башлады. Иң беренче башка килгән уй: “Кар базына төшеп качаргамы, әллә өй базы яхшырак булырмы?” Түр якта өй җыештырып йөргән апам: “Шулайдыр шул, кичә хәбәр иткәннәр иде, немецлар килеп җитәргә тиеш дип ”, – куйды. Энекәшем Җәүдәт, ни дисәң дә, булачак солдат, шул арада уенчык мылтыгын тартып чыгарды. “Әйдәгез, минем арттан хәзер кирәкләрен бирәбез без аларның!” Апа: “Барыгыз, бар, җиңеп кайтыгыз!” – дип үсендереп тә җибәргәч, без өчәүләшеп, чыгып йөгердек. Ә урам... шыр чит машиналар белән туп-тулы. Берәү, икәү, өчәү... егерме... Гомергә дә мондый күп машина күргән кешеләр түгел без. “Күрдегезме, нәкъ кинодагы кебек”, – ди Наилә, – ятыгыз!” Без юл кырыендагы канауга тәгәрибез. Анда озак ничек чыдап ятмак кирәк, авыл тулы “дошман” булганда. Әкрен генә башыбызны күтәреп, тегеләрне күзәтәбез. Җәүдәт: “Атакага күтәрелик!” – дип кыбырсый. Бәй, нимыслар янында безнең әтиебез рәхәтләнеп йөреп ята түгелме соң? Әллә шул арада пленга–мазар алып өлгерделәрме үзен? Әтине ничек тә коткарырга кирәк! Август башының яңгырсыз көннәре тузанны шактый яхшы гына түшәгән иде тирә-якка. Шуыша торгач, шайтаннар кебек кап-кара булдык. Ул шайтан дигәне, безнечә шулай булырга тиеш кебек иде, кем күргән дә, кем белгән инде аны. Җәүдәт агач мылтыгыннан бертуктаусыз “аттыра”: тыч та тыч тыч, та тыч. Карале, бу нимыслар чистый оятсыз икән, бездән кычкырып көлеп торалар. Әти генә көлми. Ну, бераз эләкте инде, кайткач. Күлмәк-ыштаннарны үзебездән юдырдылар. Каян белик, колхозга урып-җыю чорында Мәскәү өлкәсеннән ярдәмгә шулкадәр машина килер дип. Иң кызыгы, алар белән күрше генә яшәргә туры килде соңыннан, чөнки колхозның кунакхәнәсе безгә каршы гына урнашкан. Капка төбендә уйнаган чакны туры китерсәләр, машина тәрәзәләрен ачып: “Нихәл, партизаннар!” – дип, сәлам дә биреп киткәлиләр, җитмәсә!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2692
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    954
    0
    3
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    797
    0
    6

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019