КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

Борын-борын заманда, бер бакчада, янәшә генә Кыяр белән Помидор яшәгән, ди. Кояш апалары җылысын, Яңгыр абзыйлары дымын, Җил егетләре кирәк кадәр җилләрен истереп, аларга үсәр өчен барлык шартларны да тудырып торганнар. Бернигә дә мохтаҗлык күрмичә, Кыяр белән Помидор, икесе дә башта яшел яфракларын җибәргәннәр, аннары сары чәчкәләргә бөреләнгәннәр. Алар арасында үтә дә ихлас дуслык җепләре урнашкан, ди. Алар бер-берсе өчен куанып, өзелеп торганнар  –  һәр ярылган яфрак, һәр аткан чәчәкләренә сөенгәннәр, шатлыклары белән бүлешкәннәр.  Кыяр белән Помидор үзләре арасында  бернинди дә аерма тоймаганнар. Дөрес, бераздан Кыяр, дустының, аның кебек җиргә ятып түгел, өскә таба үрмәләп үскәнен күреп бераз кәефе кырылса да, аралары бик  ерагаймагач, тынычланган. Көн артыннан көн үткән, җәй уртасы җиткән. Менә бервакыт алар җимешләрен күрсәтә башлаганнар. Төсләре икесенеке дә яшел булса да, формалары бер төрле булмауларын күреп,  тагын аптыраганнар. Чөнки, Кыяр озынча, Помидор түгәрәк икән. Шулай да, ике дус, бер-берсенә үпкәләмәскә тырышкан, дөньяның матурлыгына, яшәүнең хозурлыгына соклана-соклана үсүләрен дәвам иткәннәр. Тик Помидор, Кыярга караганда артык хисле булуы аркасында, бу хәлгә ныграк борчыла, көяләнә икән. Беркөнне, ни күрсен – аның бөтен тәне  кызара башлаган. “Бәлки, үтәр, вакытлыча гынадыр бу кызару” – дип, Помидор үз-үзен тынычландырырга тырышса да, алдагы көннәрдә дә комачка әйләнә барганын күреп, бөтенләе белән кәефе төшкән. Кыяр дусты да, әлбәттә, аңардагы үзгәрешләрне сизмичә, күрмичә калмаган. “Помидор үзгәрәк  буласы килә, димәк, дуслыкны да өзәсе килә”, – дигән кычкырып әйтмәсә дә, уйларының бөтен кыяфәтенә чыкканын, үзе дә, күршесе дә тоймый калмаган.  Бу хәлләрдән соң,  Помидор тагын да ныграк уйчанланып киткән. Уйчанланган саен, тагын да  ныграк кызара икән, ди. Әле кайчан гына сөйләшеп сүзләре бетмәгән, серләр бүлешкән, бер-берсе өчен өзелеп торган дуслар, ераклашканнан-ераклаша барганнар. Инде күкләрнең зәңгәрлеге дә, кояшның җылылыгы да, көннәрнең илаһи матурлыгы да аларны кызыксындырмый башлаган. Ә Кырау шуны гына көтеп тора икән, менә-менә килеп, икесен беръюлы сугып китәргә әзерләнә башлаган.

Беркөнне, алар үскән түтәлләр  тирәсендә бер Күбәләк очып йөри башлаган.  Әле Помидор яфракларына килеп куна икән, әле Кыярныкына. Күпме шулай очып йөргәндер, анысы безгә билгеле түгел, ә болай дип сүз катканы мәгълүм. “Сез әле кайчан гына якын әхирәтләр идегез, берегезнең шатлыгы икенчегезнеке булды, уртак уйлар белән яндыгыз, кунак булып кына килгән дөньяның бар яменә куанып яшәдегез. Тик, ялгыш фикерегез аркасында бүген барысыннан да мәхрүм булып барасыз. Искә алып карасагыз, үзегезнең дә һәр яфрагыгыз, һәр җимешегез  бер-берсеннән аерылып тора. Табигать төрлелеге, кабатланмас булуы белән матур. Сезнең үзгәлек, киресенчә, аралашулар өчен ямь, гүзәллек кенә өсти.  Әле вакыт бар, акылыгызга килегез, фанилыкның кадерен белеп калырга өлгерегез!”  Кырауның мәкерле уе  турында да җиткергән Күбәләк. Аннан: “Бердәмлектә көч, дуслыкның кадерен белегез!” – дигән дә, ап-ак канатларын җилпеп, күккә талпынган.  Помидор белән Кыяр, Күбәләк  очып киткәч, бик озак уш җыя алмый торганнар. Аннан, бер карарга килеп,  булган ачуларын онытып, дустанә яшәргә сүз биргәннәр. “Чынлап та, нигә үзебезне юк-бар уйлар белән чолгатып яшәргә соң әле, уйлап карасаң, Күбәләк мең тапкыр хаклы бит!”  – дип чөкердәшкәннәр. Тик, шулай да, башка елларны түтәлләрне бер-берсеннән  ераграк сайлаганнар. Чөнки, аралашмый-сөйләшми яшәгән чорда  Помидорга яраган дым, Кыярга килешми, Кыяр яраткан кызу, Помидорның хәлен бетерә башлаган. Җилле һаваны да алар бер төрле кабул итмәгәннәр икән ди, имеш. Бәлки, теге вакыттагы кебек, тагын үпкәләшеп китүдән дә курыкканнардыр, кем белсен?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: