Логотип Идель
Иҗат

КҮРШЕЛӘР

Идән юып йөргән Бәһия ачык тәрәзәдән урамда улы Илһамның үзеннән бераз кечерәк күрше малае Таһирны юл тузанында тәгәрәтә-тәгәрәтә кыйнап ятканын күрде дә, әллә чыгып араларгамы боларны, дип икеләнеп торса да, чыкмады, эшен дәвам итте. “Бик әйбәт, җиңелеп өйрәнмәсен. Егет кеше бит ул...”. Тик бераздан тугыз яшьлек улы, базлап елый-елый кереп, Илһам кыйнады, дип әләкләгәч, түзеп тора алмады, йөгереп чыккан оңгайга койма төбеннән кычыткан сындырып алып, үз капка төпләрендә канаган танавын тотып утырган Таһирга: “Әх син, хәерче баласы, минем улымны нигә кыйнадың?”, – дип, кычыткан белән суккаларга тотынды. Җиде яше яңа тулган Таһир, юеш борынын учы белән сөртеп, ялан кулы белән кычытканны тотып алып, җиргә ташлады да, йөгереп, капкаларыннан кереп китте. Бәһиянең бертуктаусыз чәрелдәгән тавышына чыккан Зәлифә ызгышлы күршесе белән бәйләнеп тормады, аңа карап кул селтәде дә, капкасын япты. Бәйләнер кеше булмагач Бәһия дә, өенә кереп, һаман елаган улын юатырга тотынды: “Син аңа икенче тапкыр ике бот төбенә тип! Менә белер синнән ничек куркырга!”. Малае шыңшудан туктаса да, үзе озак кына тынычлана алмады хатын. ”Кара син аны! Кемгә кул күтәрә! Ямаулы ыштан, ач корсак!”.

Каршыда яшәгән күп балалы гайләнең тормышы бик җиңел түгеллеген авылда барысы да белә иде. Алты бала атасы Гиндулла дөнья көтәргә бик ныкчыл түгел. Барлы-юклы тапкан акчасы хәмергә китә. Зәлифә үзе өчен дә, ире өчен дә тарта тормыш йөген. Фермада дуңгыз да карый, мал да тота, йортына-балаларына да җитешә. Бәһиянең, үзенчә, бу ачлы-туклы гайләдән үзен өстен тотарга бик тә хакы бар иде. Ире Гаянга тормышка чыгып уналты ел үтсә дә, ул, көрәк күтәреп, бер көн эшкә чыкмады. Дуңгыз фермасының мөдире булып йөргән Гаяны гына исән булсын, яшәргә була. Ире райондагы барлык кирәкле кеше белән таныш. Сүзе кайда да үтемле. Ферма малының маңгаена язылып куелмаган исеме. Колхозга да җитә, үзебезгә дә җитә, башың булса... Аларныкы кебек таудай өй кемдә бар әле тагын? Бәһия яшереп тә тормый, суга чыккан арада да хатыннарга мактанып ала: “Авылда иң бае – без!”. Ошамаса тыңламасынннар. Үзе санавынча, тирә-якта бер дигән чибәр, затлы ике кыз, карап торырлык асыл малай үстерә. Балаларына мәктәптә дә тел-теш тидерми. Йомшаграк укыган Зөбәйдәсе кайтып зарланса, мәктәп завучын җенен җептәй итәрлек итеп тетеп кайта. Кем яклар балаларын аңардан башка? Кызлары да, аллагашөкер, үзенә ошап һавалылар. Үз дәрәҗәләрен беләләр. Бик әйбәт, вакланмасыннар авылның җыен әтрәк-әләме белән! Гайбәтче санап, үзен авыл халкы сөймәгәнен яхшы белгән Бәһиянең һич тә исе китми. Белә хатын, көнләшәләр. Бай булганга көнләшә халык. Күрше-күләне белән бакчасына кош-корт кергән өчен дә тавышланып, бала-чага килешә алмаган өчен дә ызгышып, йортына эзләрен корытты аларның Бәһия. “Йөрмәсеннәр әле идән таптап. Хәерчегә ямаулык бирсәң, кунарга сорый. Артык байлыгым юк әле...” Аның төртмә, чәнечкеле теле ире алдында гына әзрәк шомара.

Тиздән олы кызлары Рәйлә мәктәпне бетерде. Кызлары уку йортына имтихан бирә алмагач, Гаян кирәкле кешесен табып, майлап-җайлап, Рәйләне укырга кертте. Зөбәйдә техникумга кергәндә дә колхоз малы ярыйсы гына булышты. Бәһия, күршеләре алдында үзенең өстенлеген тоеп, башын күккә чөеп йөрде. Зәлифәнең дә балалары бер-бер артлы мәктәпне тәмамлап килә дә бит, яхшы укысалар да, Бәһиянеке кебек укырга керә алмыйлар. Бер-икесе заводка эшкә барып урнашты. Берсе армиягә китте. Берсе районда машина йөртә. Шул хәерчеләрдән дә кеше чыкса! Йөрсеннәр кара тиргә батып! Улы Илһамны да хәйлә белән хәрби хезмәттән йолып калды Бәһия. Минем улым бер генә, әнә күршеләрнеке күп, алар барсын армиягә! Күршеләрнекеләр, чынлап та, берсе китә, берсе кайта. Кара син аларны! Балалары үсә төшкәч, әтиләрен дә эчүдән дәвалап кайтардылар кайдадыр. Гомер буе салмыш Гиндулла, кешегә охшап, артык баемаса да, ару гына тормыш көтеп яткан була. Балалар ярдәме белән зур гына йорт салды. Ихатасын ныгытты. Кеше уңышына сөенә белмәгән Бәһияне күршесендәге бу үзгәрешләр, әлбәттә, бик куандырмый иде. Өйләре дә хәзер Бәһиянекеннән артык аерылмый. Теге үләксә Таһирларын гына күр әле! Ач үскән нәрсә димәссең! Хәрби хезмәттән шундый тазарып, чибәрләнеп кайтты! Кай арада эшкә урнашып, өйләнеп тә куйды. Атна саен хатынын, баласын утырта да, кайта да җитә. Бәһиянең дә кызлары уңышлы гына кияүгә чыксалар да, Илһамы якын-тирәдә үзенә тиң булырлык кыз таба алмый әле. Дөресен генә әйткәндә, Бәһиягә дә теләсә кем кирәкми. Аның сөлек кебек улына берәр зур урындагы рәис кызы гына пар булырлык. Әзрәк эчештерсә ни? Кем эчми бу заманда?

Еллар үтә тора. Вакыт дигәннәрең үзен кирәк санаган кешеләрне чүпләп кенә тора. Бер-бер артлы ике күрше – Гиндулла белән Гаян да салкын түшәккә барып яттылар. Зәлифә дә олыгаеп килә. Хәрәкәтләрендә, атлап йөрешендә картларча тыныч сүлпәнлек күренә. Бәһиянең дә элекке зәһәрлеге сүрелә төште. Күршеләре белән инде бик сирәк кенә эләгешеп китсә дә, гомер буена кешеләрдән читләшкән карчыкны авыл халкы элеккечә сөеп бетми. Чирләп киткәндә кереп хәл белүчесе дә юк. Үзе биздерде шул барысын да үзеннән. Улы да әнисенең пенсиясен талап алырга гына килә. Ике кызы да, әниләре картайгач, туган йортка сукмакны оныттылар. Ә Бәһия күршеләреннән элеккечә көнләшә. Байлык ягыннан уздыра алмады алай Зәлифә Бәһиядән. Ярышучы да булмады да кебек... Шул ярлы балаларының алтысы да кеше булып, яхшы машиналарга утырып, атна саен туган йортларына кайтып торулары, бәйрәмнәрдә барысы бергә җыелып, күңел ачулары ачуын китерә Бәһия карчыкның. Картаеп беткән Зәлифәнең тешсез авызыннан елмаю төшми.

Менә бүген ял көне. Зәлифәгә балалары тагын җыелышалар. Каршыдагы йортның ишек алды тулы машинаны күрмәс өчен, Бәһия тәрәзә чыбылдыгын тартып, чәй эчәргә утырды. Тик урамда машина гөрелдәгәнен ишеткәч, түзә алмыйча, чыбылдыкны кире тартты. Зәлифәгә, машинасыннан төшеп, ике улын, хатынын иярткән Таһир кереп бара. Ә Бәһиянең капкасын типкәләп, исерек улы Илһам чак аягына басып тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев