Логотип Идель
Иҗат

КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?

Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым:

– Берәр кая барасызмы әллә?

Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кайда йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы...

Кыз сискәнеп китте. Әмма минем якка борылып та карамады, юл читендә уңышка тулышып утыручы иген басуларына карап баруында булды.

Әйттем бит, мин автобуста тыныч кына утыра алмыйм, дип...

– Әллә телебезне йоттыкмы?

Кыз бу юлы дәртләп, калтыранып ук куйды, карашларын басу- кырлардан алып, тәрәзәне яртылаш каплап торган пәрдәгә терәде. Мин, тиле, үземне-үзем белештермичә:

– Әллә күзләребез дә күрми инде? – дип әйтеп куйдым.

Шуның белән сүз бетте. Әйттем бит: караңгы чырайлы бер кызый, тамчы да кызыгы юк...

Бераз баргач, күршем үзе сүз башлады:

– Быел җәй матур, әйеме?

Бу юлы мин сискәнеп киттем. Моңа кадәр тел төбендә кытыкланып торган көлкенең әсәре дә калмады.

Күңелгә ниндидер серле, хәтта бераз шомлырак тойгы килеп керде: «Гади кыз түгел бу, ай-һай гади түгел...»

– Матур... Хәтта гүзәл... Кинодагы кебек.

– Кинода болай ук матур булмый. Мондагы матурлык чын, ихлас, изге... Аннары... хуш исле...

–  Шулай шул, бөтен тәмле ис тә, бөтен матур хис тә бар безнең табигатьтә. Безнең яклар матур, матур бит?

–  Әйе...

Кыз моңсуланып калгандай булды. Мин дә җитдиләнә барам. Юлдашымның һаман әле бу якка борылып карамавы җанны үрти... Кем ул, нинди кыз? Кая бара? Яисә каян кайта? Кемнәре бар аның? Нәсел-нәсәбе кем? Яраткан кешесе, сөйгән яры бармы?

Күршем элеккеге төсен югалткан тәрәзә пәрдәсен соңгы көрчегенә кадәр тартып куйган; үзе тәрәзәдән артка таба йөгерүче урманның күзләрне камаштырырлык яшеллегенә шаккатып, исе китеп бара...

– Агачлар саргаерга уйламыйлар да... Әйбәт бу...

– Нигә алай дисең? – Минем кызны сөйләндерәсем, аның белән бәйле серләрне ачасым килә иде.

– Нигәме? Көз соң киләчәк. Әнә бит кояш ничек балкый... Барысы да ул әйткәнчә – дөрес...

Ләкин нигә өнәми, нигә санга сукмый соң әле ул мине? Нигә миңа таба борылып карамый? Мин кергәндә ничек булса, һаман шулай, гүя күңелен табигатькә бәйләп куйган да дөнья гаменнән бөтенләйгә ваз кичкән...

Бу авыр халәттән тизрәк котыласым килде.

– Соңгы кояш бу, аннары көз киләчәк... Соңгы булганга шулай кыздыра...

– Соңгы? Соңгымыни?

Кызның кабатлап соравына җавап биреп тормадым, тагын телемә салындым:

– Кояшны күргән кеше – бәхетле кеше, диләр. Ә син бәхетлеме?

– Минме?

Карале, бу кызый сорауга сорау белән сөйләшә башлады түгелме? Ә тавышы шундый матур. Хәтта көйле, моңлы... Йөзе дә яктырып, алсуланып киткәндәй булды. Чибәр генә үзе. Ә менә күзләре нинди төстә икән? Шушы кырлар, урманнар кебек яшелме, зәңгәрме? Шушы сөрелгән басу кебек чем карамы? Әллә шушы күк йөзе кебек... күкме? Нинди төстә генә булса да, матурдыр, нурлыдыр, мәхәббәтледер алар... Чын! Ихлас! Маңгай күзләрем күрмәсә дә, күңел күзем аермачык күрә, тоя аның карашларын. Ә күңел күзе мине бервакыт- та да алдаганы юк әле.

Шулвакыт минем иләсләнеп, нечкәреп киткән күңелемдә таныш түгел, дөресрәге, кайчандыр бик үз булып, инде онытылып беткән бер хис калкынып куйды. «Әллә бу кыз миңа ошый башладымы? Әллә?.. Әллә мин аңа гашыйк булып бараммы? Сөюгә сусаган җан-бәгырь шундук тоя бит ул үзенең язмыш борылмаларын?! Бу юлы да күңел үз теләгәнен очратса?..»

Сөйкемле юлдашым белән сөйләшәсем килеп кенә тора. Күзләрен күрсәтмәсә күрсәтмәсен, йөзләрен ачмаса ачмасын, тик дәшсен генә, сөйләшсен генә... Күңел күзләре белән аңлашырбыз – шул да җитә миңа....

– Сезнең исем шундый матур!..

– Матур? Каян беләсез?

– Беләм. Матур кешенең исеме дә матур була...

– Матур. Үземә дә ошый.

– Әйттем бит. Аннары кешенең исеменә аның бөтен язмышы язылган ди бит...

– Беләм. Зөһрә мин... Төн алиһәсе дигән сүз. Әбием шулай ди...

– Төн алиһәсе. Матур! Әмма сагышлы.

– Ә сез кем?

– Мин – Ильяс.

– Ильяс? Изге исем.

– Изге. Исемнән генә торса, миңа повезло.

Бераз сөйләшми бардык. Сөйләшкәннәрне тагын бер мәртәбә йөрәк аша үткәреп, күңелгә аласы, хәтергә сеңдереп куясы бар иде.

Бу юлы Зөһрә сүз башлады. Йөзен тәрәзәдән алмыйча гына көйләп куйды:

– Бу вакытта таулар биегәя...

Безнең юл, чынлап та, биек-биек үрләрне әйләнеп уза иде. Зөһрә шуларга карап әйтә инде...

– Нигә алай дисең?

– Чөнки бу вакытта кояш тәбәнәкләнә...

Дөрес бит бу! Бу чорда кояш түбәнгәрәк төшә, шуңа да кырлар, урманнар саргая, игеннәр өлгерә, кешеләр матурая, яхшыра...

Юк, гади генә кыз түгел бу, билләһи, зиһенле кыз, серле кыз.

Күңелдәге хисләр, уйлар ташкыны мине бөтереп киләчәккә таба алып китте...

Их, югалтышмаска иде безгә! Ничек рәхәт миңа аның белән! Җайлы! Җиңел! Мин аны җаным-тәнем белән тоям, күңел күзем белән күрәм, язмышым белән... сагынам. Әйе-әйе, мин инде аны сагындым да. Аерылышасымны белеп, бу аерылуның ничек авыр буласын тоеп, алдан ук сагындым...

Ул арада автобус, тузан болыты куптарып, таныш авылга килеп керде. Чыжылдап, тукталыш икәнен искәртеп торучы япа-ялгыз ба- гана каршына килеп туктады. Багана янында ике шәүлә чагылып китте: икесе дә бердәй юка гәүдәле карт белән карчык каршы алды безне.

Нишләп йөриләр алар монда? Үзләре утырмыйлар да. Ачык ишектән үрелеп, минем якка карап алдылар. Нишләп минем якка булсын? Безнең якка...

– Зөһрә, балам...

Карчыкның мамыктан да җиңел, җилдән дә йомшак тавышы бөтен автобус эчен сихри бер халәткә салды. Бу сихри моң артыннан ук күңелләргә ниндидер билгесез шом үрмәләп керә башлады...

Шофер да түзем икән. Һаман тора, ишеген киереп ачкан да тора... Минем аңа хәтта ачуым килә башлады. Нигә бу кадәр торырга инде? Ишегеңне тиз генә яп та кит тә бар. Чыкмый бит Зөһрә, чыкмый!.. Кузгалмый да, керфек тә какмый...

Гомергә, язмышка тиң тагын бер мизгел узып китте. Тәрәзәдән тышка карап утырган Зөһрә салмак кына тора башлады. Аның белән бергә күңелем дә кузгалды. Шушы кыска гына сәфәрдә йөрәгемә кереп өлгергән бу кыз җан тынгысызлыгына, җан сызлавына әвере- леп өлгергән иде шул...

Менә ул, карашын тәрәзәдән алмыйча гына, нәзек, зифа бармаклары белән утыргычның йомшак мендәрләрен капшый-капшый, чыгу ягына кузгалды. Мин юл бирдем. Үзем дә белештермичә, кызның күзләренә үрелеп карадым. Барыбер күрә алмадым! Булмады... Ярсыган күңелемне тынычландыра алмадым.

Хушыгыз...

– Хуш, сау бул, Зөһрә!

Зөһрә, сак-сак кына атлап, чыгасы килмичә генә, һәр утыргычка ябышып-сарылып, ишеккә таба китте. Мин үзалдыма сөйләнеп куйдым: «Сау бул, төн кызы!..»

Тукталыштагы карт белән карчык, кулларын сузып, кызны күтә- реп диярлек алдылар, җиргә төшерделәр. Зөһрә алар белән елмаеп исәнләште. Ләкин йөзе һаман хәрәкәтсез, гамьсез иде аның. Ул хәтта карт белән карчыкка борылып та карамады, ә күзләре... Күзләре, карашлары, ерак офыкның үле бер ноктасына эләгеп, катып калдылар.

Зөһрә дөм сукыр иде. Шартлар дәрәҗәгә җитеп типкән йөрәгемне тынычландырырга теләп, тел очына килгән беренче сүзләрне пышылдадым: «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе...»

Бу минутта үземнең кинәт картаюымны һәм акыллырак була баруымны тойдым...

2002, 28 август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады! Дөрес шул , күңел күзе бервакытта да алдамый.Дөрес тоя.