Логотип Идель
Иҗат

ГӨЛЛӘР ДӘ ЕЛЫЙ

1

Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем кая таралыша башлый. Хәтта такталар белән бүлеп алынган комлыкта уйнап утыручы бала-чага да бермәлгә тынып калгандай була. Бөтен ишегалдын сәер тынлык биләп ала. Ниндидер шомлы тынлык…

Нәкъ шулай, ишек катыннан иң элек ялтыравыклы, көмеш балкышлы кәгазьгә чорналган гөл савыты килеп чыга, аннары, куе яшел яфраклары белән дөнья тутырып, гөл үзе күренә. Бераздан шул күпереп торган яшеллек очында, күзләрне иркәләп, җете кызыл чәчәкләр пәйда була. Матур, юк, матур гына түгел, гүзәл, әкияти бер күренеш бу. Тик бу гүзәл әкият озакка бармый. Гөл артыннан ук аның иясе — теге сәер карчык үзе күзгә чалына. Кыяфәте-йөзе белән әллә ни куркыныч түгел ул. Юк-юк, бөтенләй дә куркыныч түгел! Хәтта… ниндидер мөлаемлык та бар бу әбидә. Киемнәре искедән булса да, ул бик пөхтә, чиста киенеп йөри. Ак яулыктан, яшел чәчәкләр кунган ак, озын күлмәктән. Яшел чәчәкләре яшькелт төскә кергән, кайбер урыннарда, күп юылудан уңып, бөтенләй дә үз төсләрен югалтканнар. Аягында юка, әмма тыгыз һәм тигез итеп бәйләнгән, кыска кунычлы оекбаш, аның өстеннән ялтыравыгы тоныклана башлаган галош киеп куйган…

Димәк, татар әбие бу. Татар әбиләре генә шулай пөхтә, матур итеп, иң мөһиме, актан киенеп йөриләр. Татар әбиләре генә яулыкларының читен шулай кайтарып бәйлиләр. Татар әбиләренең йөзе генә шулай ачык, мөлаем була. Ниндидер якты, игелекле нур балкытып тора бу йөзләр. Авыз читләрен каплап, кеше күзенә тутырып карарга кыймыйча гына сөйләшәләр, гәпләшәләр татар әбиләре.

Безнең ишегалдында яшәүче әбекәйнең сөйләшкәнен күргәнем булмады, әмма ул нәкъ шулай, тыйнак кына, кыенсынып кына сөйләшәдер кебек… Ап-ак, чиста йөзенә тигез һәм матур, ягымлы җыерчыклар кунган, күз читләрендә дә җыерчыклар, маңгаена да берничә рәт буразна тартылган, күзләрендә — ниндидер таныш түгел, әмма үтә дә якты гамь, сагыш бар… Карашларына ябышып, шул күзләре аша эчке дөньясына кереп китсәң… Әллә нинди серле-сихерле дөньяларга барып чыгарсың кебек…

Алайса кайсы ягы белән сәер соң бу әбекәй? Әлбәттә инде урамга алып чыгып йөрткән гөле белән. Шул гөле аркасында аның белән аралашмыйлар, хәтта аннан шикләнәләр, ятсыналар… Иң кызыгы, андый гөл беркемдә дә юк. Ниндидер чит-ят гөл ул, бернинди китапта да тапмассың аны. Менә шул гөлен күтәрә дә чыга, күтәрә дә чыга әбекәй. Иртәнге кояш күрше йортлар артыннан үрелеп карау белән, ишегалдында пәйда була ул. Салмак кына килеп, урталыктагы эскәмиягә урнаша, гөлен янәшәсенә утыртып куя, аннары якында гына уйнап йөргән балаларны күзәтә башлый, ара-тирә генә гөленә карап ала, хәтта аның белән сөйләшә, гәпләшә… Мин аның нәрсә сөйләшкәнен белмим, тик бу әңгәмәнең бик тә җылы, бик тә итагатьле һәм игелекле булуын тоям. Иң якын, иң газиз җаннар белән генә шулай сөйләшәләр, ничектер илаһи бер халәткә кереп, яратып, үз итеп сөйләшәләр.

Менә шул әбекәй минем күңелемне кузгатты да инде…

Бәй, уйлап карагыз: кем инде өендәге гөлен тышка, көн-кояш яктысына алып чыгып йөри? Этләрне алып чыгалар – монысы һәркемгә мәгълүм. Мәчеләрне дә урамга җибәрәләр… Ә менә гөлләрен урамга алып чыгып йөргән кешеләрне күргәнем дә, алар хакында ишеткәнем дә юк… Сәер, бик сәер бит бу. Әллә чынлап та акылга җиңелрәкме бу карчык?

2

Язмыш сукмагы безне үзе очраштырды. Язмыш сукмагы да түгел, язгы, бозлы, тайгак бер сукмак иде ул. Беркөнне менә шул сукмакта таеп егылды теге әбекәй. Мин ишегалдындагы бер утыргычта, апрельнең җылы кояшына йөзне куеп, дөнья белән гәпләшеп утыра идем ул көнне. Тирә-якта халыкның исәбе-хисабы юк. Кем келәм кага, кем эт уйната, кем кошларга җим сибә, кем бала арбасына тагылган. Балаларның үз мәшәкатьләре… Шушы бөтен халык алдында таеп егылды ул. Әмма беркем дә ярдәмгә килмәде аңа. Якында уйнап йөргән балалар гына пырхылдап көлеп җибәрделәр…

Мин күршеләремне хурларга җыенмыйм. Аларны аңларга тырышам. Чынлап та, бу “диванарак” карчыкка кагылып, тиеп кенә китү дә авыр тойгылар уятадыр, хәтта яшәешләрен агулыйдыр, бәлки?

Мин түзмәдем, бөтен шик-шөбһәләрне читкә атып, тайгак сукмакта торырга азапланган әбекәй янына ашыктым. Барып җиткәнче үк, аның ни өчен шулай озак тора алмый ятканын аңлап алдым. Кулындагы гөленә зыян китермәс өчен аркасына төшкән икән ул, ә таянырга куллары буш түгел. Мин иң элек аның алга сузылып торган кулларыннан гөлне алдым. Аны җылы кояш нурлары астында кибә башлаган асфальт өстенә куйдым. Аннары, бер кулын җилкәмә салып, ипләп кенә аягына бастырдым. Шуны чамаладым: җиңел, бик җиңел иде ул! Мамык кебек, канат кебек, уй кебек…

Шулай кулыннан тотып, эскәмиягә алып барып утыртӘтым үзен. Гөлен дә алып килеп бирдем. Шул берничә минут аерылып торган арада сагынышып та өлгергәннәр иде алар. Кулына алгач, әбекәй үз гөленә озак кына карап торды, аннары неп-нечкә, үтә күренмәле бармаклары белән аның яфракларын, чәчәкләрен сыйпап алды, сак кына күкрәгенә кысты…

Мин дә утырдым. Бер дә тиле яисә дивана карчыкка охшамаган иде бу әбекәй. Ачык зиһенле һәр кеше кебек, озаклап рәхмәт әйтте, матур тавышы белән дога укыды, теләкләр теләде… Чып-чын татар әбиләре кебек! Ахырдан:

— Исем-атың кем соң синең? – дип сорап куйды. Исемемне әйттем.

— Беләм-беләм, Сәлмәннең олы малае бит син… Ә мин Җиһан әбиең булырмын…

Бу сүзләр мине нык гаҗәпләндерде. Каян белә ул мине? Әллә чынлап та берәр сихер бармы бу карчыкта?

Җиһан әби минем уйларны укып бара иде.

— Бер дә шикләнмә, балам. Минем күз алдында үстегез бит. Менә шушында утырып, карап торып үстердем мин сезне… Әтиеңне дә беләм, ул да күз алдында яшәде…

— Ә нигә алайса минем исемне сорадыгыз?

— Һи, балакаем, мин бу ихатадагы бөтен кешенең, бөтен сабыйның исемен беләм. Соравым сүз башлау өчен генә…

Җиһан әбинең сүзе ышандырды. Чынлап та, ул бит мин белә-белгәннән бирле шушында. Нигә аптырарга – барысын да күреп-ишетеп торгандыр шул.

— Алайса… Нигә сез кешеләр белән сөйләшмисез, аралашмыйсыз?

— Нишләп алай дисең, балам? Аралашу ул – сөйләшү, серләшү генә түгел бит әле. Көне буе сөйләшеп йөргән кеше белән дә аңышмый, аңлашмый аерылышырга мөмкин. Бер сүз кайтмыйча да рәхәтләнеп сөйләшеп, аңлашып була…

— Шулаен шулай да… Кешеләр барыбер сөйләшеп аңлашалар бит…

— Анысын дөрес әйтәсең, балам. Күңелләре, җаннары белән аралаша алмаганнар телләре белән аралашалар. Анысы дөрес… Тик… Иң элек җан… Аннары гына тел белән сүз…

— Сәер сөйләшәсең син, әбекәй, серле димме… — Шул урында үземнең “син”гә күчүемне сизми дә калдым. Җан-күңеленә тәмам якынаеп беттем, ахры…

— Бер дә серле түгел, балам. Җан-күңел хакында сөйләшергә куркалар хәзер адәм балалары. Ә бит шуларсыз кешенең асылына төшенеп булмый; кешенең генә түгел, бөтен тереклекнең, табигатьнең асыл хасиятләренә төшенү дә мөмкин түгел…

— Ә бит сез хаклы, Җиһан әби… Сез хаклы…

Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә җан-күңел хакында уйладым. Нишләп элегрәк уйланганым булмагандыр, белмим… Ә бит җан-күңел хакында кеше көн саен, сәгать саен уйланырга тиеш. Яшәү мәгънәсе, кешенең бөеклеге хакында уйлану бит бу…

— Мин кешеләргә үпкәләмим, — дип сүзен дәвам итте Җиһан әби. — Мин аларны аңлыйм. Көне буе урамда гөл күтәреп йөргән карчык бик сәер тоеладыр шул…

Мин аны бүлдердем:

— Нинди гөл соң бу, әбекәй? Минем беркайчан да, беркайда да мондый гөлне күргәнем юк…

— Юктыр шул… Бу бит гадәти гөл түгел… Гөл генә түгел ул… Аңарда кеше җаннары бар…

— Ничек инде? Нинди җан, кемнең җаны ул, әбекәй? Үләндә җан була димени, хәтта иң матур чәчәкләрдә дә җан булмыйдыр ул. Әллә буламы?

Җиһан әби, авырткан билен уа-уа, торырга җыена башлады.

— Бер сөйләрмен әле, балам. Ә хәзер миңа керергә кирәк. Гөлем кояш күрде, үземнең дә сулышым иркеӘнәйде, апрель җылысы алдаткыч була, берүк салкын тимәсен бәгырь кисәккәемә, керим әле…

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Җиһан әби кереп китте. Ә мин, авыр, әмма ымсындыргыч тойгылар белән шыплап тулган күңелемне җан-бәгыремә кысып, япа-ялгызым басып калдым…

3

Гөл күтәреп килеп чыккан Җиһан әбине мин күтәренке күңел белән, шатланып көтеп алдым. Ул да мине күрде, тыйнак кына елмаеп, ерактан ук башын кагып куйды. Тагын таеп егылмасын дип, аны подъезд төбенә кадәр барып алдым. Гөленә үрелгән идем дә, бирмәде. Артык ялынмадым, үзе беләдер әле дип, аның бу кирелеген эчемнән генә үткәреп җибәрдем.

— Менә шулай көн саен чыгып йөрибез… Мин торган якка кояш карамый бит, көн яктысы төшми. Йортыбыз каршына аракы кибете төзеп куйдылар. Шул хәерсез нәрсә хәзер тәрәзәмне бөтенләй томалап тора…

Юк, зарланмый иде Җиһан әби. Гомумән, зарлана белми, ахры, бу карчык. Аның һәр сүзе дога кебек ягымлы чыга. Хәтта зары да…

Ниндидер чиста, ягымлы, иманлы карчык бу. Нигә элегрәк белмәдем икән мин аны? Бик кызык, гаҗәеп матур дөньяда яши бугай ул. Ниндидер якты, илаһи бер халәттә…

— Сез миңа шушы гөлегез хакында сөйләргә булган идегез… Аны тере дип тә әйттегез әле…

— Ә, әйе шул. Әллә ни зур сере юк аның. Ә менә җаны хакында дөрес әйттем. Тере гөл бу. Кешеләрдәге кебек аның да җаны бар, күңеле бар, кайгысы-зары, шатлыгы бар…

— Каян беләсез соң аны, Җиһан әби?

— Күзләренә карап…

— Ничек инде? Гөлләрнең күзләре буламыни?

— Була шул. Их, сез, яшьләр… Якыннарыгызның күзенә тутырып карарга да вакытыгыз юк бит сезнең. Ә һәр үләннең, һәр үсемлекнең, гөлнең, чишмәнең, елганың, тауның, кояш-йолдызларның күзенә карарга бөтенләй дә вакытыгыз калмый… Менә кара әле бу чәчәкләргә… Менә таҗларына, керфекләренә кара… Ул керфекләр арасыннан күз алмаларын эзләп тап… Таптыңмы? Шушы күзләре белән сөйләшә ул якты дөнья белән… Шушы күзләре белән сөенә, шатлана, дөнья бәндәсенә әверелә. Бу вакытта алтынсу төскә керә ул. Борчылганда да шушы күзләр белән кайгыра, боега, сагына… Борчылган вакытта бу күз алмаларын караңгы элпә каплап китә. Аның өстенә мөлдерәп торган яшь тамчысы куна. Шул тамчы гөлнең җан ачысы була да инде…

— Бик кызык икән бу… Җиһан әби, әйтегез әле, каян килеп эләкте соң сезгә бу гөл? Нишләп сездә генә мондый гөл? Берәр сере бармы әллә аның?

— Ай-һай озын тарихка алып керәсең син мине, балам.

— Озын булса ни, сөйләгез әле, минем вакытым күп…

— Ярар, алайса, тыңла. Тик… Әйдә, бераз аяк язып алыйк. Зиннәтне дә кояшлырак урынга алып барыйк…

— Кемне-кемне?..

— Зиннәтне, дим. Бу гөлнең исеме “Зиннәт” бит. Сугышта үлеп калган хәләл иремнең исеме ул. Син сораган тарих та Зиннәтемне йолып калган каһәр сугышка барып ялгана…

Без кузгалып киттек. Җиһан әбине җәһәт кенә култыклап алдым. Ул аякларын шудырып кына атлый — таеп егылудан курка. Мин аны җилтерәтеп кенә алып барам. Ул әллә ни карышмый. Бөтен җегәре, игътибары — кулындагы гөлендә. Ут тотып барамыни! Тагын бер искәрдем: шундый да җиңел гәүдәле кеше булыр икән! Әллә?.. Әллә ул кеше түгел микән? Бәлки, ул берәр фәрештәдер, илаһи бер заттыр? Кешеләргә дөнья гыйбрәтләрен белдерергә җибәрелгән илчедер, рухтыр? Чәчәк… Гөл… Гөл-чәчәк — шушы изгелекнең матур бер ишарәсе генәдер?

— Зиннәтем яшьтән үк гөлләр белән хыялланды. Шул гөл шаукымы аркасында миңа өйләнде дә ул.

— Гөлнең шаукымы буламыни?

— Була, балам, була. Һәрнәрсәнең шаукымы бар. Кешенең генә үз шаукымы, үз егәре бик аз. Аны күбрәк тирә-ягындагы башка шаукымнар йөртә, яшәтә… Яисә яшәтми…

— Шул хакта сөйлә әле, Җиһан әби. Чәчәк шаукымы нинди ул? — Мин тагын “син”гә күчкәнмен икән. Бу әбигә гел “син” диясе килә шул. Ул миңа бик тә үз, якын булып китте әле…

— Аны сөйләп кенә, аңлатып кына булмый, балам. Шулай да тыңла.

Мин Җиһан әбине тагын эскәмиягә алып килеп утырттым. Кулларым, учларым кытыкланып торса да, гөленә кагылмадым. Бөтен күңелемне ниндидер серле, могҗизалы тарих тыңларга көйләдем. Көткәнем рас килде.

— Зиннәтем бик зәгыйфь бала булып туган, — дип сөйләп китте әбекәем. – Имче карчык әйтүе буенча, аны җиде төрле кыр чәчәге суында җиде көн тоташ юындырып торганнар. Шулай исән калган. Үсә төшкәч тә гөлләрдән аерылмаган ул. Бакчаларында гел чәчәк үстергән. Кеше көлә дип тормаган, үстергән. Шул чәчәкләре белән сөйләшеп йөргән. Мин үзем дә чәчәк үстерә идем. Алай ук әсәрләнеп түгел, әмма матур чәчәкләрем бар иде. Соңыннан гына белдем: мин үстергән шәмәхә миләүшәгә кызыккан Зиннәт. Сорарга кыенсынгандыр инде, төнлә белән караклыкка кергән бу. Шул кергән җирендә ятып калды җанашым, коймадан егылып төшеп, билен кузгатты… Алып кереп салдык. Күземә карарга да ояла мескенкәем… Бик тәрбияләдем үзен. Шулкадәр дә нык караганмын, ике айдан кулымны сорап килде. Бер кочак чәчәк бәйләме күтәргән. Ә мин аның каршына бер уч миләүшә тотып чыктым. Шулай кавыштык, яши башладык… Тик… Озак яшәргә насыйп булмады шул, бер атнадан сугыш башланды, тагын бер атнадан Зиннәтемне алып та киттеләр…

— Аерылу ай-һай авыр булгандыр…

— Юк әле, баштарак авыр да түгел иде. Бер атналык тормыш кеше язмышына әллә ни ягылып өлгерә алмыйдыр шул… Соңрак үзәкләрем өзелде… Ялгызлык бик кыен бит. Ул кешене эчтән кимерә, эчтән ашый… Ә эчтә — җан… Ялгызлыктан җан гарипләнә, балам…

— Шуннан? Исән-сау кайттымы соң ул? Зиннәтең?

— Юк, кайтмады… Истәлеккә, аның җан-рухы булып, шушы гөл генә калды.

— Ничек инде? Сөйлә әле, Җиһан әби?

— Сөйләрмен… Тик… башка вакытта, яме, балам. Ә хәзер Зиннәтемне өйгә алып керергә кирәк. Дөнья гаменнән арыгандыр инде мескенкәем… Йә, балам, сау бул, аяк астыңа карап йөр…

Җиһан әбинең сәер гадәтләренә һаман да күнегә алмыйм икән әле мин. Кайчандыр сугышта үлеп калган хәләл ире – Зиннәте хакындагы соңгы сүзләреннән күңелемә тагын кара уйлар йөгереп керде. “Әллә чынлап та акылга җиңелрәкме бу карчык? Мин үзем дә шул җиңеллеккә эләгеп барам түгелме?”

4

Бу юлы мин аны үзем эзләп таптым. Фатирына ук барып кердем. Берничә көн күренми торды шул ул. Күршеләреннән сорап, бүлмәсен белдем, берәр көн кыенсынып йөрдем дә, тәвәккәлләп, ишеген шакыдым.

Сәерсенеп кенә ачты Җиһан әби. Күрәсең, мин соңгы елларда бу ишеккә якын килгән беренче ят кеше булганмындыр. Танып алуга ук киң итеп елмаеп җибәрде, үз итеп аркамнан сөйде, аннары түргә дәште, артсыз урындыкның читенә генә утырып, дога кылды… Аның Әмондый мөнәсәбәтен тою күңелгә ниндидер, әлегә таныш түӘгел бер рәхәтлек бирә иде. Мин үземне чын мәгънәсендә бәхетле кеше итеп тойдым. Кешегә күп кирәкмени?! Ә, юк… Кешегә, бәхетле булу өчен, шундый күп кирәк! Шушы япа-ялгыз, сәер карчыкның үз итүе, хөрмәтләп, яратып каравы кирәк!

Керә-керешкә үк бүлмә эченә күз салдым. Ул шунда ук үзенең пөхтәлеге, чисталыгы белән җәлеп итте. Бүлмә җиһазлары ах итәрлек түгел, ә менә түр караваттагы мендәрләр өеме шунда ук күңелне яулап алды. Аларның чигүле тышлыклары шулкадәр дә күзне иркәләп тора, кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. Тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, ашъяулык, чыбылдыклар да чын татарча тегелгән, бизәлгән, чигелгән иде. Түр стенага эленгән бердәнбер фотосурәттә мин шунда ук Зиннәт-солдатны танып алдым. “Танып” диюемә гаҗәпләнмәгез, мин аны күптән беләм кебек, безнең арада күптән һәм… күктән ниндидер кадерле, газиз багланыш нурлары сузылып өлгергән иде. Зиннәтнең йөзе чынлап та таныш кебек тоелды миңа. Юк, күзләре таныш… Кайда күрдем соң мин аларны? Ә! Җиһан әби көн саен урамга алып чыга торган гөл күзләрендә… Әнә ул гөл…

Җиһан әбинең хәлен сораштым. Ә ул, җавап бирер урында, мине чәй өстәленә чакырды. Чәй өстәле тәрәзә каршына куелган. Бу бердәнбер тәрәзәдән яктылык ялындырып кына керә. Ни өчен дигәндә, урам якта, тәрәзәгә терәп диярлек таш стена өеп куйганнар. Аракы кибете шушы буладыр инде…

Әбекәй дөрес әйткән – гөл үсәрлек яктылык та, һава да юк монда. Мин моны гөлгә карау белән аңлап алдым. Гадәттә, гөл чәчәкләре тышкы якка – көнгә, кояшка караучан була, Җиһан әбинең гөле исә өй эченә таба борылган. Күрәсең, өй иясенең җылысын, яктылыгын һәм игелеген тоеп шулай борылган ул… Җанга җан тартыла, диләр бит…

Лимон салып, шикәр кабып чәй эчә торгач, сүзгә-сүз ялганып китте. Җиһан әби теге вакытта өзелеп калган җеп очын югалтмаган икән, нәкъ шул чактагы халәтенә кайтып, ягымлы һәм үзенә күрә бертөрле, моңлы сүзен башлады:

— Зиннәтемнән өч хат килеп калды. Берсендә: “ЧәӘчәкләрем исән-саумы?!” — дип сораган. Икенчесендә: “Монда — Украинада — шундый матур чәчәкләр үсә, сугыштан соң кабат кайтып алып киләм әле”, — дигән. Ә өченче хатында: “Монда сугышлар хәтәр бара, өйгә кайтып булмас, минем төсем итеп шушы гөлне үстер”, — дип язган. Бу өчпочмаклы хатының бер почмагына берничә бөртек орлык кыстырган… Озакламый “кара кәгазе” килде. Шул Украина җирендә ятып калды Зиннәтем. Үзе җибәргән гөл үскән җирдә…

Мин инде берничек тә түзеп тора алмый идем, Җиһан әбинең сүзен бүлеп, сорап куйдым:

— Бу гөл шул орлыклардан үсеп киттеме?

— Әйе, Зиннәтем җибәргән берничә бөртек орлыктан шытып чыкты. Шулай туры килүен әйт әле: гөл орлыгы салган көнне һәлак булган мәрхүмкәем… Күңелем белән тойдым: хәләлемнең җаны шушы гөл орлыгына күчеп кайтты, кайткач, матур гөл булып шытып чыкты… Һәм менә… Минем янда бер кеше гомере кадәр гомер яшәде…

— Гөлләр кеше гомере кадәр яши аламыни?

— Яшь сабакларын күчерә–күчерә, мин аның гомерен гел озайтып тордым. И–и, балакаем, әйтергә онытып торам икән, мин бу гөлне башкаларга да биргәләдем. Әмма беркемдә дә үсмәде, мантымады ул. Менә, Зиннәтемнең хатирәсе, җан-рухы булып, бер миндә генә балкып, янып утыра бахыркаем…

Җиһан әби, өстәл артыннан күтәрелеп, тәрәзә төбенәрәк омтылды, көмеш шар өстендә калыккан җете яшел болытны сыйпап, аны үзенә табарак тартып куйды. Мин шунда тагын бер мәртәбә бу ике җан арасында ниндидер илаһи багланыш барлыгын тойдым…

Җиһан әбинең соңгы вакытта ни өчен урамга чыкмавы белән кызыксындым.

— Авырып торам әле, балам. Язгы җил шаукымы булдымы шунда… Йөрәгем турысында нидер кадап тора. Җан-бәгырьне энә белән чәнчегән кебек…

— Гөлегезнең дә ничә көн инде урамга чыкканы юк…

— Юк та соң… Зиннәтем көн дә иртән өзелеп карап тора… Ә мин алып чыга алмыйм. Шулай икебез дә күзләребезне бер-беребезгә мөлдерәтеп карап торабыз… Аның күзендә дә яшь, минем күздә дә яшь…

— Кая, карыйм әле, Җиһан әби, минем гөлләр елаганын күргәнем юк бит…

— Яшьләре кипте инде аның. Зиннәтем чын ир-егет иде. Шуңа күрә дә кешегә күрсәтеп еламый ул…

— Җиһан әби, бир миңа аны, үзем йөртеп алып керәм. Курыкма, борчылма, гөлеңне бүтән беркемгә дә тоттырмам…

Җиһан әби миннән мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Башта ул картлыктан җетелеге юыла башлаган күз карасы белән сәерсенеп, шикләнеп карады. “Моның уенда нәрсә бар икән?” – дигән кебек карады. Аннары үтә дә ягымлы, мөлаем, моңлы-догалы тавышы белән елмаеп җибәрде:

— И-и, бала, изге кешедер син. Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер сине… Интегеп бетте бит инде бәгырькәем, кояш яктысы күрмәгәненә ничәмә-ничә көннәр… Мә, ал, балам, йөртеп, көн күрсәтеп кер… Бу игелегең өчен Ходай ташламас үзеңне, аның колагына бөтен белгән догаларымны укып торырмын…

Сак кына тотып, “Зиннәт”не урамга алып чыгып киттем. Шул чыгуымда мин ишегалды халкы арасында “танылып” та өлгердем. Сабый бала тоткан кебек, гөлне кочагыма алып урамга килеп чыкканда, алдан ук кисәтеп куелган шикелле, бөтен халык, бердәй булып, миңа таба борылып карады. Җиһан әби белән аралашкан вакыт эчендә минем рухым ныгып өлгергән иде инде, кауӘшап калмадым, нык адымнар белән эскәмияләрнең берсенә барып утырдым. Гөлне янәшәмә куеп, тирә-юньне күзәтә башладым.

Өлкәннәр минем янга килергә батырчылык итмәделәр. Ә менә бала-чага халкы шунда ук якынрак елыша башлады. Миңа бу хәл ошый иде. Хәтта кызык та булып китте. Бала-чагадан да куркып тормам бит инде.

Шулай… Бу минутта мин моңа кадәр таныш булмаган канәгатьләнү хисе кичерә идем. Ничә еллар буе Җиһан әбидән көлеп яшәгән халыкның “борынына чиерттем” бит! Белсеннәр! Хикмәт Җиһан әбидә түгел, хикмәт менә бу гөлдә! Менә шушы җанлы, тере гөлдә! Мин бит тиле түгел… Түгел! Ә шушы гөлне урамга, көн яктысына алып чыктым! Менә күрәсезме?! Көлеп карагыз хәзер Җиһан әбидән!..

Ниһаять, якындагы комлыкта уйнап йөргән өч кызый каршыма ук килеп бастылар. Болары иң кыюлары, ахры.

— Абый, бабуля кайда? Бу цветок белән нишләп утырасың?

— Бабуля үзенең өендә, – мин әйтәм, – ә мин бу цветок белән сөйләшеп утырам. Аның да җаны, душасы бар бит, ул да тере. Менә синең кебек, синең кебек, синең кебек, менә минем кебек!..

— Ой, ничек интересно!

— Бу гөлнең тарихын сезгә дә сөйлимме соң?

— Сөйләгез, сөйлә!..

— Хәзер сөйлим… Тик сез хәзер үк ишегалдында уйнап йөргән бөтен малайларны, кызларны монда җыеп алып килегез. Бөтенегез бергә җыелсагыз гына сөйлим, карагыз аны, бер бала да калмасын!

Чыр-чу килеп, өч кыз өч якка чәчелде. Ун минуттан егермеләп пар күз миңа йотлыгып карап тора иде инде.

— Бу чәчәкнең исеме “Зиннәт”,– дип сөйли башладым. – Зиннәт ул – сез белгән бабуляның ире. Ул сугышта бик зур батырлык күрсәткән, герой булган, илебезне, ватаныбызны саклап кан түккән, әмма барыбер явыз дошманны куып җибәргән. Үзе кайта алмаган, яу кырында һәлак булган, ә җанын, чәчәк орлыгы итеп, өенә, хатынына – Җиһан әбиебезгә җибәргән. Шул герой Зиннәтнең җаны була бу гөл, беләсегез килсә… Ә сез көлгән буласыз шул әбидән… “Бабуля” дисез… Ул бит сезгә Җиһан әби…

— Җиһан әби?

— Ни дигән сүз ул – Җихан?

— Җиһан ул – галәм, космос дигән сүз. Димәк, изге, игелекле дигән сүз…

— Без бүтән бервакытта да аңардан көлмәячәкбез…

— Без бит белмәдек…

— Геройлардан көләргә ярамаганын беләбез без…

— Ветераннардан да көләргә ярамый…

— Без бүтән көлмәбез… Без бит белмәдек…

— Моны аңлагач, бик әйбәт. Бүген Җиһан әбиегез авырып тора, шуңа күрә чыга алмады. Зиннәтне менә миңа алып чыгарга туры килде. Бу гөл бит – герой җаны, ә геройларның җаны кояшсыз, көнсез, яктысыз тора алмый, белдегезме?

— Белдек…

— Белгәч, шул. Җиһан әби авыртканда, сез аңа ярдәм итегез, эшләрендә булышыгыз, кибеттән ипи-сөт кертегез, менә шушы гөлен урамга, кояшка алып чыгыгыз. Килештекме?

— Килештек!

— Ой, ничек кызык!

— Ой, как интересно!

— Классно!

5

Икенче көнне бөтен ишегалды бары тик Җиһан әби хакында гына сөйли иде. Балалар үз эшләрен эшләгәннәр: Зиннәт-солдат тарихын тирә-як йортларга таратып өлгергәннәр. Мин моңа, төшкә таба Җиһан әби фатирына барып кергәч, тәмам инанып җиттем. Аның бүлмәсендә миңа таныш түгел ике хатын утыра иде. Җиһан әби башын мендәр өеменә куйган, аякларын карават буена сузып җибәргән. Мине күргәч, тормакчы булды. Аңа әлеге ике хатын булыша башлады. Алар Җиһан әбине өстәл артына утыртып куйдылар да, өйдә калган эшләрен сәбәп итеп, ашык-пошык саубуллашып, чыгып киттеләр.

Әбекәйнең шундук “теле ачылды”:

— И-и, балам, нишләттең бу халыкны? Бүген ачы таң белән керә башлаганнар иде, болары инде өченчеме, дүртенчеме пар. Әнә күчтәнәч белән тутырдылар өемне, каймагы-балы калмады, җимеше-йөземе дә бер елга җиәтәрлек җыелды… Берсе мамык шәл, икенчесе сырма күтәреп кергән… Кызык бу кеше дигәнең, гөлне тотып–тотып карыйлар – тереме, янәсе… Зиһенгә җиңеләйгән дивана бәндәләр кебек кыланалар, билләһи!.. Балам, нишләттең син аларны, ә, сихерләдеңме әллә?

— Юк, Җиһан әби, бернинди сихер дә, тылсым да түгел бу. Сиңа керүчеләр бары тик үзләренең иң гадәти кешелек асылларына, иң табигый рухи халәтләренә кайтканнар, шул гына!

— Шулай дисеңме, балам? Шулай гына була күрсен инде… Йа Ходаем, бәндәләреңә сабырлыклар бир, рухларын, җаннарын сынап җәфалама…

Кинәт тәрәз төбендәге гөлгә күзем төште. Ул бүген бераз шиңебрәк киткән, йомшап төшкән, боеккан кебек күренде. Җиһан әби бу юлы да уйларымны белеп алды.

— Мин авыртканга шулай ул. Хәлем начарланса, шулай шиңә башлый Зиннәтем, бәла, кайгы якынлашканын тоя, ахры…

— Нинди кайгы турында сөйлисең син, Җиһан әби?

— Юк-юк, болай гына әйтүем… Авырыйм мин, балам, нык авырыйм… Шуңа гөлем дә авырый. Берсендә ул бөтенләй үлеп, шиңеп беткән иде. Ялгыз яшәү кыен дип, берәүгә вәгъдә биргән идем. Шуны кичерә алмады бәгърем. Мин ул вакытта кияүгә чыкмадым, ялгызлык җаныма, бәгыремә төшеп җәфаласа да, Зиннәтемә тугры калдым…

— Ничек яши алдың соң шулкадәр гомер япа-ялгыз? Мин аңлап бетерә алмыйм моны, Җиһан әби.

— Мин, балам, гомер буе болай ялгыз бикләнеп утырмадым. Башта колхозда тир түктем, аннары шәһәргә күчеп киттем, урам себердем, боз ваттым, кар көрәдем… Менә шушы караңгы бүлмәне бирделәр… Зиннәтем янда булгач, берни дә куркыныч түгел иде миңа. Икәүләп шушында егерме ике ел гомер яшәдек…

— Мин сине аңлыйм, әбекәй. Юк, аңламыйм… Ул кадәр гомер ялгызым яши алмас идем мин. Ачуланма, Җиһан әби…

— Минем дә яши алмаган чакларым булды. Берсендә, салкын кыш уртасында, тәрәзәне ачып тышка аттым Зиннәтемне…

— Ничек инде? Чын булган хәлме бу?

— Ачуым бик килгән чак иде. Ни ялгызым яши алмыйм, ни берәр кешегә сыена алмыйм… Мин бит кайчандыр япь-яшь, кайнар канга тулышкан хатын идем… Елый-елый рәнҗедем дә буран эченә ыргыттым газиземне… Әле артыннан ачыргаланып кычкырып та калдым. Нәрсә кычкырганымны гына белмим… Үзем шунда ук артыннан чыгып йөгердем… Өшеп, туңып өлгергән иде инде бәгырькәем. Алып кергәч, җылы тынымны, сулышымны да өреп карыйм, тамырлары арасыннан исән калганнарын аралап, кабат утыртып, җирләп тә карыйм. Төрле шифалы сулар сиптем, чәй чүбе белән дә, әйрән белән дә ашладым… Ике атна дигәндә кабат үсенте бирде, уянып, терелеп китте… Шул вакытта үлгән булса, үземне кичермәс идем, мөгаен…

Җиһан әби сөйләде дә сөйләде. Ә мин, ара-тирә башымны каккалап, тыңладым да тыңладым. Гаҗәпләнеп тыңладым. Хупларгамы аны, әллә битәрләргәме?.. Ниндидер гөл, чәчәк өчен фани тормыштан, Ходай Тәгалә бүләк иткән, нәсел ияләре мирас итеп калдырган парлы, тигез, табигый яшәештән ваз кичү, үз-үзеңне хәтер, вәгъдә, мәхәббәт бәрабәренә корбан итү – дөресме бу? Әллә дөрес үк түгелме?

Шулай да күбрәк сокландым мин аңа. Җиһан әбинең фидакарьлеге, рухи батырлыгы мине таң калдырды. Үзем өчен барысын да ачыклап бетерү максатыннан бер генә сорау бирәсем калды:

— Җиһан апа, балагыз булмадымы?

— Булмады. Булса, бу хәлгә калмас та идем. Тик син, балам, бу карчык бер дә бала төсе күрмәгән икән, дип уйлама. Гомерем буе сукыр балалар яшәгән ятимнәр йортына булыштым. Күршеләрем белмәсә дә, бөтен ятим бала, гарип-гораба белә мине. Бөтен эшләгәнемне шуларга биреп бардым. “Берәр сабыйны үзеңә ал”, — диючеләр булды. Алмадым. Ятим язмышымны икенче бер ятим язмыш белән бәйлисем килмәде. Ике әрнештән өченче бер әрнеш кенә туа ала, дип уйладым. Менә шулай яшәдем мин, балам, менә шулай ялгыз калдым… Нишләп ялгыз калыйм, әнә Зиннәтем бар минем… Инде менә син дә бар… Нишләптер якын иттем мин сине, балам. Туасы булып, тумыйча калган балам кебек син… Инде сизеп торам – алдагы көннәрем санаулы. Мин китәрмен инде. Ә менә Зиннәтем кала… Кала, бәгырькәем…

Шул вакыт ишек шакыдылар. Җавап та көтеп тормыйча, бүлмәгә ике чит-ят хатын килеп керде. Алар, шаулап-гөрләп, Җиһан әби янына уздылар, аның хәлен сорашырга керештеләр, алып кергән күчтәнәчләрен, сыйларын чыгара башладылар… Бу минутта мин алар янында артык идем. Һәм, саубуллашуымны белдереп, Җиһан әбигә карап баш кактым да, теге әвәрә килеп йөргән хатыннарга сиздермәскә тырышып, бүлмәдән чыгып киттем. Әбекәй исә минем арттан, нидер әйтергә теләгәндәй, сагышлы, ялварулы йөзе белән үрелеп карап калды…

Бу йөзне мин күз алдымда өч көн йөрттем. Ә төннәрен төшләремдә күреп уяндым. Шуңа төшендем: Җиһан әби — Ходайның изге бер бәндәсе – минем язмышыма мәңгелеккә кереп урнашкан иде инде…

6

Җиһан әби тагын өч ай яшәде. Аның яныннан кеше өзелмәде. Соңлап килгән кадер-хөрмәт яшәткәндер дә аны, югыйсә бу дөньяны калдырырга ул күптән әзер иде инде. Тагын… гөле – Зиннәте яшәткәндер. Һич кенә дә аерыласы килмәде газизеннән…

Җиһан әби авырып түшәккә егылгач, бу гөлне күршеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, хәтта аны бөтенләй белмәгән кешеләр урамга алып чыгып йөртә башладылар. Безнең ишегалдында әнә шундый сәер, әмма үтә дә матур йола барлыкка килде. Һәркемнең шушы могҗизага кагыласы, аны үз тормышы, үз язмышы, үз күңеле аша үткәрәсе килде. “Шул гөлгә кагылган кеше бәхетле була икән, авырулардан котыла икән” дигән сүз дә таралды. Кешеләр үзләренә матур, әмма үтә дә дөрес әкият уйлап таптылар. Бу яңа әкият Җиһан әби өенә тагын да күбрәк халыкны ияртеп алып керде… Безнең ишегалды Сабантуй мәйданына, ә Җиһан әбинең караңгы бүлмәсе кечкенә Мәккәгә әверелде…

Җәй ахырында Җиһан әби җан тәслим кылды. Васыяте буенча, әйберләрен күрше-күләнгә тараттылар, фатирын хөкүмәткә тапшырдылар. Ә менә гөлен… Зиннәтне… миңа атап әйткән. Аны күтәреп, Җиһан әбине соңгы юлына озата бардым, ә савытына каберенең җылы туфрагын өстәдем.

Шунда беренче мәртәбә мин гөлләрнең елаганын күрдем. Беренче мәртәбә гөлгә кушылып үзем дә еладым… Тын гына еладым. Яу кырында җан дустын күмгән солдат кебек еладым… Тәүбә итә-итә, антлар бирә-бирә еладым… Ул тәүбә дә, ул ант та минем мәңгелек серем булып калды…

Минем тәрәзәләр кояш ягына карыйлар. Шуңа күрә гөлләрне урамга алып чыгып йөрүнең кирәге дә юк. Әмма кайчакта, Җиһан әбине бик юксынган минутларда, мин Зиннәтне урамга алып чыгам. Сөйләшеп, гәпләшеп йөрибез шулай, Җиһан әбине, аның авыр, әмма оҗмах түре кебек якты гомерен искә төшерәбез… Безнең янга кешеләр җыела. Алар Җиһан әбине изгеләштереп сөйлиләр, аңа атап хәер бирергә, Коръән укытырга кирәк әле, диләр… Шулай сөйләнеп калалар, ә без тын гына тагын өйгә кереп китәбез…

Ул гөл әле дә миндә. Бер тәрәзә төбемне тулысынча аңа бирдем. Ниндидер көч-егәр, җан-рух барлыгын тоям мин аңарда. Аның янында минем зиһен куәтем арта, тәнемә, буыннарыма көч иңә, йөрәгем ярсып тибә башлый.

Күптән түгел генә өемдә шәмәхә миләүшә гөле пәйда булды. Җиһан әбинең төсе, истәлеге итеп тотам мин аны. Бу мөлаем әбекәйнең изге, игелекле җаны шушы чәчәктә яши кебек. Мин моны тоям, сизәм. Юк, төгәл беләм!

Декабрь, 2001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев