Логотип Идель
Иҗат

ЧИШМӘ САГЫШЫ

Ух, авыр да соң шушы үләннәр. Ярларымны кычытканнар, өрәңгеләр яулап алды. Озын ботаклары, түзә алмыйча, минем өскә бөгелеп төшәләр дә аркылы-торкылы ятып, кояш нурын күрерлек тә урын калдырмадылар. Кычыткан, чүп үләне басса, аннан котылуы бигрәк авыр шул! Кояшны, якты дөньяны күрмәгәнгә кайчаннан инде! Эх, минем дә бар иде бит бәхетле чакларым.

Туры тауның баурыннан бәреп чыгып,аска таба тәгәрәгәндә, бөтен авыл уч төбендә кебек иде. Кояш нурлары белән уйный-уйный, Түбән очка төшеп җиткәнемне сизми дә кала идем. Тау итәгендәге тимерче буенда трактор, комбайннар шау-гөр килер, бер генә минут та аның тирәсе буш булмый, кайнап торыр иде. Ә хәзер авылның җаны булган шул тимерче урынында тирә-ягын каклавыч үләннәр баскан иске хәрабә янтайган..

Тимерчене узгач, мине бөтен авылның каз-үрдәкләре көтеп тора. Алар, җәй буе минем суымда чупырдашып, канатларын кага-кага, буй үстерәләр. Көзләр җиткәч, каз өмәсендә уңган киленнәр, казларны, симезлекләренә сөенә-сөенә, минем салкын суымда юалар, ә кичләрен сукмакларга каз каурыйлары сибеп китәләр. Каз-үрдәкләр, хәзер ник килмисез минем янга?

Йолдызлар җемелдәшкән җәйге аяз төннәрдә, тулган айның көмеш нурында ялтырап, сикерә-сикерә, Уләмәгә йөгергәндә, мин күпме гашыйкларның серләрен тыңладым. Ничә буын мәхәббәт сандугачларының тере шаһите булып, хәзер ялгыз карама гына моңая. Төннәр буе шул мәхәббәт хисләрен тыңлап челтерәве миңа ничек рәхәт иде!

Җәйнең төне ай-һай кыска! Гашыйкларны озатырга да өлгермисең, Ком очыннан Мәгуз бабайның капка шыгырдавы ишетелә. Иртәнге чык белән үлән чабарга ашыга ул. Авыл халкын уятмаска тырышып, атын акрын гына атлатып, минем янга килә, атын туйганчы саф суым белән сыйлый, ә үзе “Идел буе каеннары”н суза. Җыр, тауларга бәрелеп, чокыр-чакырлар арасына кереп югала. Минем һәр көнем шул җыр белән башлана. Ул җырның сүзләрен күптән оныттым инде, ә көен хәтерлим. Хәзер көннәр буе үләннәр, чыбык-чабыклар астында шуны көйләп сагышланам.

Мәгуз бабай китеп, сандугач моңнарын тыңлап хозурланыйм дигән дә генә, көтүченең чыбыркы тавышы авылны яңгырата. Миңа да эш җитәрлек. Йөзләгән сыерның иртәнге сусавын басарга суны җиткереп өлгерт кенә. Ә хәзер мин көтү тавышын ишетмим. Биш-алты сыер кайчагында килгәләп китә бугай.

Көтүне озаткач, иркенләп таң нурлары белән шаярып уйныйм. Тау сыртыннан сузылган кояш нурларының әле берсенә, әле икенчесенә сикереп уйнавы ничек рәхәт! Сикергән саен, суым челтери. Ә мин чикерткәләр, төрле бөҗәкләрдән дә биегрәк сикерәсем килеп, алга ыргылам. Минем чылтыравыма чишмәгә суга килүчеләрнең көянтә-чиләк тавышы да кушыла. Көн дә минем суымны мөлдерәмә тутырып, иртәнге чәйгә алып кайтучы авыл башында яшәүче ак яулыклы Сафура әби дә күренми. Таң атуга, казларын китерүче Мөнирә карчык, бөтен авыл хәбәрен түкми-чәчми җепкә тезгән кебек тәмләп сөйләүче Гөлсинә әбиләр кайда? Барысы да аръякка - каен төбенә күчкәннәр микән?!

Җәйләр буе минем ярларымда чыр-чу килгән балалар кайда? Алар тавышы белән әрәмәлектәге кошлар тавышын тыңлап ләззәтләнә алмый идем. Велосипедлары белән әле бу якка, әле теге якка чыгып, минем суларымны болганчыкландырып, ярларымны ишеп уйнаганнарына ачуым килгән чакларым да күп була иде. Кайда соң сез, минем нәни дусларым?! Сезнең ваемсыз самими тавышларыгыз бу шомлы тынлыктан күпкә рәхәтрәк.

Ах, бигрәк авыр өстемдәге үләннәр. Их, кояш нурларында бер сикереп уйнарга иде! Ник берәү дә юк тирә-якта?! Бер-бер хәл булганмы? Дөнья беткән мәллә?!

Кайда соң сез, кешеләр? Кайда казлар, сыерлар? Кайда соң син, авыл?!

Дилә Фаекова,
Казан шәһәре Г.Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев