Логотип Идель
Иҗат

АРТИСТ

(Хикәя)

Спектакль башланырга ун-унбиш минутлап вакыт калды. «Беренче театр»да Хәбибрахманны уйнаучы Илгәрәй юк та юк. Алай соңга калмый торган иде... Инде нишләргә, кая барырга белмичә торганда, күктән төшкән кебек кенә пәйда булды Илгәрәй. Баш кагып кына исәнләште дә, туктап та тормыйча, үзенең киенү-ясану бүлмәсенә кереп китте...

Спектакль үз вакытында башланды. Шыгрым тулы зал да, бая гына шартлар дәрәҗәгә җитеп, сүгенеп йөргән карт режиссер да, Илгәрәйнең мавыктыргыч уенына ияреп, «театр» дигән серле, тылсымлы дөньяга кереп киттеләр.

– Ну уйнап та карый, артист! – дип елмаеп куйды сәхнәгә чыгарга чират көтүче БибиМиңзифа.

– Һи, нәрсә аңа Хәбибрахманны уйнау! Тормышта да шул ук бит ул! Клоун!

Монысын Вәли-Рафаэль әйтте. Бөтенесенең сүзен режиссер йомгаклап куйды:

– Арти-и-ист... – Соңрак тагын кабатлады. Йөзендә шул ук елмаю, киная: – Ну артист!

Илгәрәйне «артист» дип йөртәләр. Бу бик аңлашылып бетми, чөнки ул үзе дә артист булып эшли. Кем булсын, сәхнәгә чыккан һәркем артист буладыр инде... Юк шул, бары тик Илгәрәйгә карап кына: «Артист!» – диләр. «Һи, артист...» – дип тә җибәрәләр әле.

Баштарак бу кушаматка бик үртәлә иде Илгәрәй. Хәзер колак та салмый. Әллә күнекте, әллә... язмышына буйсынды... Хет әллә нәрсә димәгәйләре! Үзе шундый күңелчән, кәмитчән булгач, нишлисең...

Шулай да бу сүз, мактап, хөрмәтләп әйтелгәннән бигрәк, көлеп, хәтта кимсетеп, кыерсытып әйтелә кебек. Әнә бит, җыелып алсалар:

«Теге мәзәкне сөйлә әле, безгә килешми, сиңа ярый, чөнки син үзең шундый», – дип үзәккә үтәләр. Төрле тантана-банкетларга чакырганда да: «Шәпләп көлдерергә тырыш инде, малай, күңелле булсын. Ну... Син – артист, үзең беләсең...» – диләр...

Тормышта да, сәхнәдә дә адәм көлдереп йөргәч, әйтерләр шул. Аңа гел көлкеле, хәтта тиле-милерәк рольләр бирәләр. Булмаган талантны эзләп азапланасы юк, үзе шундый, янәсе.

...Бүген дә, Илгәрәй-Хәбибрахманга карап, зал рәхәтләнеп, яшенә тыгылып көлде. Спектакль беткәч тә бик озак кул чапты, кул чабып кына калмады, «Ил-гәрәй! Ил-гә-рәй!» – дип, аягүрә басып, озак кына алкышлап торды.

Илгәрәй халык алдына чыкмады. Аны киенү-ясану бүлмәсеннән дә таба алмадылар. Вәли-Рафаэль аннан кулына телеграмма кәгазе тотып чыкты. Йөзе җитди. Үзенең чак-чак кына теле әйләнә:

– Менә... Өстәлендә калган... Ә без көлгән булабыз... Артист, имеш... Ә бит ул... ул... чын артист!

Берни аңламыйча, барысы да Рафаэль кулында калтыранып тор- ган кәгазьгә ябырылдылар. Ә анда... Анда кешегә үз гомерендә бер генә килә торган ачы кайгы хәбәр ителгән иде: «Әниең вафат. Тиз кайт!»

2004, 6 август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев