12 май 2020 яңалыклары
-
КӨННӘР ҖЫЛЫ. ОЗАККАМЫ?
Татарстанга җылы, матур көннәр килде. Бу озак дәвам итәчәкме? -
БДИда УКУЧЫЛАРНЫҢ ТӘН ТЕМПЕРАТУРАСЫН ҮЛЧӘЯЧӘКЛӘР
Имтиханнарны уздыруга кагылышлы таләпләр билгеле булды. Тулырак безнең язмада. -
ДАНИЛ ШАЙМУЛЛИН: «ЧИТ ТЕЛДӘГЕ ҖЫРНЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТЕП ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН ИКЕ КӨН ГЕНӘ КИРӘК!»
Соңгы араларда Instagram челтәрендә чит ил, рус җырларын татарчага тәрҗемә иткән Данил Шаймуллин видеоларын күп кеше карап өлгергәндер. Хәзерге вакытта шушы Татарстан егете Вьетнамда яши. Ул шулай итеп, Азиядә яшәп тә татар телен онытмыйча, аны популярлаштыра. -
ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ...
Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең. Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде. -
«БИЕКЛЕК ТӘМЕ» ЯКИ КЕМ СИН, РУФЕР?
Бервакыт, мәктәптән кайтканда, 12 яшьлек күршем «Мы с тобой руферы, громкие сабвуферы» дигән җыр җырлап кайтты. Дустымнан: «Ә син руферларның кем икәнен беләсеңме?» – дип сорадым. Ул исә миңа: «Их, кем белә инде аларны, җыры матур бит, шуңа җырлыйм», – дип җавап бирде. Ә кем соң ул? Хәзер без сезнең белән бу юнәлешнең бар серләрен дә ачарбыз!