Логотип Идель
Бу – тема!

«БИЕКЛЕК ТӘМЕ» ЯКИ КЕМ СИН, РУФЕР?

Бервакыт, мәктәптән кайтканда, 12 яшьлек күршем «Мы с тобой руферы, громкие сабвуферы» дигән җыр җырлап кайтты. Дустымнан: «Ә син руферларның кем икәнен беләсеңме?» – дип сорадым. Ул исә миңа: «Их, кем белә инде аларны, җыры матур бит, шуңа җырлыйм», – дип җавап бирде.

Чыннан да, хәзер инде җырның мәгънәсенә карап тормыйлар, тик кем турында җырлаганны белергә тиештер бит инде? Бигрәк үзенчәлекле сүз – руфер, әйе бит? Ә кем соң ул? Беләсезме? Юк?! Димәк, хәзер без сезнең белән бу юнәлешнең бар серләрен дә ачарбыз!  

Түбәгезнең биеклеге ничә метр?

Берәр юнәлеш белән таныша башлаганда, аның каян килгәнен һәм төп максатын белү мөһим. Шуңа күрә, әйдәгез әле, руфингның төшенчәсенә игътибар итик.

«Руфинг» термины безгә инглиз теленнән килгән, «roof» сүзе рус теленә «түбә» дип тәрҗемә ителә.

Руфинг хәзерге шәһәр яшьләре шөгыльләнә торган субкультураның бер төре, бу юнәлеш керергә кыен булган объектларның түбәләренә менүне күз алдында тота, индустриаль туризмның бер төре булып санала. Руферлар, гадәттә, биек биналарның, радиовышкаларның, күп катлы торак йортларның түбәләренә тикшерү («исследование» мәгънәсендә) максаты белән менәләр.

Әлеге хәрәкәтнең барлыкка килү урыны чын-чынлап билгеле түгел, әмма аның популярлашуына Интернет ярдәм иткән. Руферлар, даими рәвештә үзләренең «сәяхәтләрен»,  фотога яки видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар.

Биеклек нәрсәсе белән җәлеп итә?

Түбәгә менү максатлары һәр руферның индивидуаль.

Кемдер өчен бу – аерылып тору, үз-үзеңне, кыюлыгыңны күрсәтү мөмкинлеге. Кемдер түбәгә ирекне тою өчен менә. Кемгәдер гадәти кешенең аягы басмаган җирдә булу, әйләнә-тирә дөньяны башка ракурстан күрү, ыгы-зыгыдан котылу кирәк. Гомумән, һәрбер руфер өчен түбәгә менү адреналин порциясе, бик күп якты хис-кичерешләр һәм онытылмаслык эмоцияләр алу мөмкинлеге.

Руфер экипировкасы

Биек объектларны яулау өчен руферлар, кагыйдә буларак, бөтенләй дә иминиятләштерүне кулланмыйлар, чөнки, алар фикеренчә, әгәр барысын да дөрес һәм сак эшләсәң, руфинг – куркынычсыз шөгыль.

Полиция сизмәсен өчен (күпчелек очракта түбәгә үтеп керү – канунсыз эш) руферлар кара төстәге, үзләренә уңайлы булган кием сайлыйлар. Аркада – рюкзак, аякта – кроссовки яки башка үкчәсез, резин табанлы аяк киеме.

Руфер арсеналында булган җайланмалар:

– универсаль домофон ачкычы;

– гайка ачкычы;

– фонарь;

– фотоаппарат яки видеокамера.

Ачкыч йозакларны ачу өчен кирәк булачак. Ә фотоаппарат яки видеокамера – руферның мәҗбүри атрибуты. Чөнки аларның күбесе – хостинглар һәм социаль челтәрләрнең актив кулланучылары. «Биеклекне гизүчеләр» түбәдә ачылган матурлыкны камерага төшерергә күнеккән.

Руферлар «кодексы»

Руфинг – шактый куркыныч шөгыль. Шуңа күрә түбә гизүчеләр түбәндәге кагыйдәләр хакында онытмый:

1. алкоголь һәм аңны үзгәртә торган башка матдәләрне кабул итмәскә;

2. авыш һәм бозлы түбәләргә менмәскә;

3. физик яктан әзер булырга;

4. ышанычсыз предметларга таянмаска, антенналарны һәм чыбыкларны урап узарга;

5. түбәләргә зыян китермәскә һәм халыкка комачауламаска.

Россия руферлары

Россиядә руферларның төп өлеше зур шәһәрләрдә – Мәскәү һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Ә Петербург, гомумән, – Россиянең түбә рухын һәм романтикасын татыган беренче шәһәр. Бүгенге көндә дә биналарының үзенчәлекләре, шәһәр пейзажының гаҗәеп матурлыгы һәм түбәләргә кытлык булмау аркасында экстремалларның яраткан урыны булып кала.

Россия руферларының аралашу урынысоциаль челтәрләр (ВКонтакте, Твиттер һ.б.). Биредә алар үзләренең күпсанлы фото һәм видео материаллары белән актив уртаклашалар.

Роман Тихонов, 21 яшь:

– Минемчә, руфинг – бик куркыныч шөгыль. Интернетта еш кына  «руфер егылып төшкән» дигән яңалыклар очратам. Үземнең беркайчан да бу эш белән мавыгасым килмәде, экстрим тоясым килсә, мин бу ихтыяҗны башка ысуллар аша да канәгатьләндерә алам, моның өчен түбәгә менү мәҗбүри түгел дип саныйм.

Газиз (фамилиясен әйтергә теләмәде), 18 яшь:

– Хәзерге вакытта мин үземне руфер дип атый алмыйм, әмма кайчандыр бу юнәлеш белән шөгыльләнә идем. Минем өчен ул хобби, вакытны кызыклы итеп үткәрү ысулы иде. Руфинг – ул яңа хис-кичерешләр алу, таң атуын һәм кояш баюын  күзәтү мөмкинлеге. Аның асылына төшенер өчен, минемчә,  үзеңә түбәгә менеп карарга кирәк, ул хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Минем өчен биеклек  беренче чиратта ирек хисе, һичшиксез, адреналинның максималь концентрациясе. Биеклектә булганда, син тормышның асылы турында уйлыйсың, кеше  бу дөньяның кечкенә генә бер өлеше икәнен аңлыйсың. Түбәдән җиргә төшкәч, үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең, искиткеч эмоцияләр! Тик, минемчә, руфинг белән олылар шөгыльләнергә тиеш, чөнки бу – үз өстеңә бик зур җаваплылык алу.

Гөлназ Сөләйманова, 41 яшь:

 – Мин руфингка каршы. Күпчелек очракта бу юнәлеш белән яшьләр шөгыльләнә. Алар яшендә ирек хисен, адреналинны аеруча тоясы килә, бу – табигый фактор. Яшьләрнең психикасы бу чорда әле тотрыклы түгел, һәм тормыш өчен җаваплык хисе дә тулысынча формалашмаган, шунлыктан әлеге серле «теләк» барлыкка килә дә инде. Тик яшьләргә моның белән кызыксынырга киңәш итмәс идем. Ә олы, 26–30 яшьлек руферларга игътибар итсәк, минемчә, адреналинны куркынычсыз ысуллар белән дә «татып» була. Аллаһ бүләге – тормышны ничек куркыныч астына куеп була инде?! Бу карарны мин гомумән аңламыйм.

Руфинг берничә төргә бүленә:

1. Экстремаль. Экстремал-руферлар түбәләргә янгын сүндерүдә кулланыла торган баскычлар, су асты торбалары аша менәләр, биеклекне күрше корылмалардан сикереп «яулыйлар». Аларның максаты – иң катлаулы төзелешле биек корылмаларның һәм сәнәгать зоналарындагы объектларның түбәләрен «гизү».  

2. Тыныч руфинг. Тыныч руферлар түбәләргә гадәти ысуллар кулланып менә: лифтлар, баскычлар, чарлаклар һ.б. аша. Аларның максаты – шәһәргә карап соклану, аның ритмын тою.

3. Арт-руфинг. Әлеге төр белән шөгыльләнүчеләр түбәләрдә шигъри очрашулар, концертлар, граффити-баттллар үткәрәләр. Болытлар астында пикниклар, туй фотосессияләре оештыралар. Руфинг иҗади кешеләр өчен илһам чыганагы булып тора.                                                

Руфинг белән шөгыльләнүчеләрне җаваплылыкка тартуны кырыслату буенча эшләр алып барылса да, бүгенге көндә аны бөтенләй тыю буенча канун кабул ителмәгән... 

Айназ СӨЛӘЙМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев