КӨННӘР ҖЫЛЫ. ОЗАККАМЫ?
Татарстанга җылы, матур көннәр килде. Бу озак дәвам итәчәкме?
Тиздән Татарстанда көннәр салкынайтачак, дип фаразлый синоптиклар. Төннәрен температура 4-9 градуска төшәргә мөмкин. Бүген, 12 май көнне, республиканың кайбер районнарында яңгыр явып үтәргә мөмкин.
Чәршәмбе, 13 май көнне, тотрыксыз һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә яңгыр явып үтү ихтималы бар, көндез яшенле яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук 17-22 м/с тизлектәге көчле җил көтелә. Температура төнлә +8..+13, көндез +19..+24 градус булачак.
Республикада пәнҗешәмбе салкын киләчәк. Төнлә яңгыр яварга, яшен яшьнәргә мөмкин, 16 м/с тизлектәге җил дә көтелә. Төнлә температура +4..+9, көндез +12..+17 градус булачак.
ТР гидрометеорология үзәге фаразлавынча, аннан соңгы ике көндә дә республикада салкынча һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явып үтәргә мөмкин. Төнлә температура +2..+7, көндез +11..+16 градусны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев