22 октябрь 2019 яңалыклары
-
«МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!»: ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
«Минем укытучым – иң шәбе» конкурсын күпләр күзәтеп, карап барды. Һәм, ниһаять, без бүген җиңүчеләребез белән күрешеп, аларга истәлекле бүләкләребезне тапшырдык. Ә бүләкләр, чыннан да, шәп иде! -
МИН КӨТӘМ...
Инде балалар да: “Әти кайда?”, - дип сорашмыйлар. Әтиләренең кинәт югалуына күнделәр, булса кирәк. Башта, әти кайтсын! дип аунап елаган Земфирасы да хәзер әтисе турында сүз чыкса, карашын аска гына төшерә. -
«КАРИЕВ»та ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «СӘЛАМ, АКТӘПИ»
“Сәлам, Актәпи!” – апрель аенда узган “TAMGA” режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайлап алынган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы – Александра Сальникова. Татар теленә аны Халисә Уразова тәрҗемә иткән. Режиссеры – Александра Ловянникова. -
КӨЗГЕ ДЕПРЕССИЯНЕ ҖИҢӘР ӨЧЕН 4 КИҢӘШ
Көзге елак көннәрдә күпләрне хәлсезлек баса. Апатия, кәефсезлек, депрессия тамыр җәя башлый. Әмма бу әле сузылып елап ятарга дигән сүз түгел. Бу депрессия дигән зәхмәтне куып тарата торган менә дигән чаралар бар бит! Яхшы кәефне кире кайтарабызмы? Киттек! -
“КОМ МЮЗИКЛЫ”: ӘКИЯТ КОМЛЫ АНИМАЦИЯДӘН БАШЛАНА!
Сер түгел, балаларны сәнгать белән кызыксындырыр өчен, мавыктыргыч итеп җәлеп иткән ысуллар кирәк. Классик сәнгать, бер караганда, күңелсез кебек тоелса да, аны да сабыйларга менә дигән “кәнфит” итеп тәкъдим итеп була. Һәм бу инде “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” дигән мәкальгә туры килми. Чөнки югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең тышкы ягы да, эчке “күңеле” дә мәгънәле һәм гүзәл. -
«НИГӘ МИҢА БАСЫМ ЯСЫЙЛАР?» яки БДИ АЛДЫННАН ИҢ ЗУР КУРКУ
Укучы алтын медальгә барса да, имтиханнарга яхшылап әзерләнсә дә, ул әле борчылмый, дигән сүз түгел. Мәктәптә укытучылар һәм укучылар тарафыннан басым, вакыт тарлыгы һәм хаталанудан курку – балага үзе аша үткәрергә туры килгән төп кыенлыклар әнә шулар.