Логотип Идель
Бу – тема!

«МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!»: ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәр кешенең – мәктәп укучысының, студентның, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә инде дистә еллар үткәннәрнең дә күңел түрендә бер укытучы турында хатирә яши. Ул – гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне үлеп ярата, укучыларны ишетә, ә иң мөһиме, тыңлый белә!

«Минем укытучым – иң шәбе» конкурсын күпләр күзәтеп, карап барды. Һәм, ниһаять, без бүген җиңүчеләребез белән күрешеп, аларга истәлекле бүләкләребезне тапшырдык. Ә бүләкләр, чыннан да, шәп иде! Популяр җырчы Гүзәлемнән яулык, кипкән үсемлекләр салып ясалган телефон тышлыгы, милли орнаментлы брошь, китаплар һәм Кәрим Тинчурин театры спектакльләренә билетлар.

Ул гынамы соң: кунакларыбыз белән «Тәмле булсын» ресторанында чәй артында күңелле генә гапләшеп, сөйләшеп утырдык. Менә шундый матур күрешүләр, очрашулардан соң, конкурслар үткәрәсе килеп кенә тора! Ә сез сайтыбызны күзәтеп барыгыз, тиздән чираттагы конкусыбызны башлап җибәрәчәкбез?

Бүләкләү тантанасыннан матур мизгелләрне безнең фоторепортаждан карагыз!

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев