Логотип Идель
Бу – тема!

«НИГӘ МИҢА БАСЫМ ЯСЫЙЛАР?» яки БДИ АЛДЫННАН ИҢ ЗУР КУРКУ

Укучы алтын медальгә барса да, имтиханнарга яхшылап әзерләнсә дә, ул әле борчылмый, дигән сүз түгел. Мәктәптә укытучылар һәм укучылар тарафыннан басым, вакыт тарлыгы һәм хаталанудан курку – балага үзе аша үткәрергә туры килгән төп кыенлыклар әнә шулар.

Чыгарылыш имтиханнары, мәктәптә һәм гаиләдә көндәлек искә төшереп тормаган очракта да, катлаулы һәм дулкынландыргыч әйбер. Укучы имтиханны начар биргән очракта, аны коточкыч киләчәк көтә – әти-әниләр һәм укытучылар балага һәрдаим шуны тукып торалар.

Укытучылар һәм әти-әниләр шуны онытмасын иде: дәвамлы стресс кортизол рецепторларының җимерелүенә китерә, ә бу үз чиратында хәтер начараюга һәм мәгълүматны кабул итү сәләте кимүгә китерә.  Иң мөһим мәлдә кирәкле мәгълүматны онытудан курку да шуңа барып тоташа.

Бала тоташ стресс эчендә яшәмәсән өчен, аңа һәр иртә саен имтиханнар турында искәртеп торудан туктагыз, ул аны сездән башка да яхшы хәтерли.

Баланың ял итәргә, үз кызыксынуларына вакыты калырга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучысының, бар вакытын укуга, имтиханнарга әзерләнүгә багышламаган очракта, күңеледә гаеп хисе уяна башлый, әйтерсең лә, барысы да аңа шул 40 минутын яңа вариант чишү урынына сериал карап үткәргән өчен кырын күз белән карый. Чынлыкта аны беркем гаепләмәсә дә, бала барыбер үзен гаепле тоярга мөмкин. Балагызга дуслары белән йөреп керү, кино карап алуның җинаять түгеллеген, ял итү процессының да имтиханнарга әзерләнүгә яхшы тәэсир итүен аңлатыгыз.

БДИның кеше тормышындагы роле кирәгеннән артык зур итеп күрсәтелә, әйтерсең, бала имтиханнарны югары балларга бирә алмаса, аның бар тормышының асты-өскә киләчәк, һәм әти-әниләре аларны яратудан туктаячак. Һәм шуңа бәйле, укучыларның күпчелеге БДИга яхшы югары уку йортына эләгер өчен түгел, ә кешләрнең кырын карашыннан куркып әзерләнә.

Ни генә булса да, әти-әни – баланың иң якын кешесе, шуңа күрә балага җылы сүзләрегезне жәлләмәгез: имтиханнарның нәтиҗәсе нинди булса да, бала үзен яратачакларын һәм аңлаячакларын тойсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев