31 август 2019 яңалыклары

  • 31 август 2019 - 20:00
    АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСӘ...
    Әгәр сиңа  дусларың, чәйдән бушаган тартмага салып, ташбака бүләк итсә - югалып калма. Өеңдә моңа кадәр башка бер генә җан иясен дә кабул итәргә теләмәүче диктатор песи яшәсә - бигрәк тә. Берничә көннән син - ташбакага,ташбака сиңа ияләшәчәксез, ә песи исә күңелсез көндәлек тормышында бик сәер, әмма үтә дә кәмит чатанлап чабып йөрүче  яңа җан иясе пәйда булуына шөкрана кылачак.    
    492
    0
    0
  • 31 август 2019 - 18:02
    "ИКЕ"ЛЕ - РОМАНТИКА?!
    Белем - унбер ел мәктәпкә йөрүнең бонусы гына. Ә калган вакыт ничек уза? Бу сорауны олыларга, әти-эниләргә дә биреп карадым. Алар үзләренең мәктәп елларындагы истәлекләрен - кызларның чәчләрен тарту, җавапсыз мәхәббәт, класс белән дәрестән качулары турында сөйли башлыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп еллары катетлар суммасы, Ньютон законнары белән түгел, ә ниндидер үзгә бер романтика белән искә кала ул!
    336
    0
    0
  • 31 август 2019 - 10:09
    ЯҢА СТУДЕНТЛАРГА ПРЕЗИДЕНТТАН АКЧА!
    Әле генә студент булдың, һәм сиңа Президент үзе стипендия түли! Төш түгел бу, өн, дустым! Яңа уку елыннан дәүләт вузларында укучы 89 студентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендиясе түләнәчәк.
    305
    0
    0
  • 31 август 2019 - 08:00
    ӨЧ КӨН ИНТЕРНЕТСЫЗ...
    Белгәнебезчә, хәзерге күпчелек яшьләр каникулларын компьютер каршында утырып уткәрә. Яңа гына чыккан фильмнарны  ничек тә булса карарга, төрле уеннарны уйнарга ашкыналар. Бакчадагы чүпләр дә, өйдәге тузан да мөһим түгел. Әнинең кат-кат әйткән сүзләре дә арткы планда кала. Хәтта урамга да чыкмыйлар кайберәүләр! Хәер, мин үзем дә шушы исемлектә исәпләнәм. Көннәр-төннәр буе Вконтактеда чокынам. Янәсе, хәзерге заман баласы интернетсыз яши алмый.
    332
    0
    0
  • 31 август 2019 - 06:00
    ЧИКЛӘР ҺӘМ КЫСАЛАР ҖИМЕРЕЛГӘН НОКТАДА  
    Иң талантлы балалар нинди һөнәр белән шөгыльләнә дип уйлыйсыз? Һичшиксез, бию белән. Уйлап карасаң, биюнең дә мең төре бар бит. Мәсәлән, Татарстанда милли татар биюләре булса, Кавказда – лезгинка, ә АКШда – хип-хоп.
    339
    0
    0
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2726
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    1099
    0
    3
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    923
    0
    6

Блоглар