Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ ГОМЕРЕНДӘ ҺӘРКЕМ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШЛЕ 19 БАНАЛЬ БУЛМАГАН ЭШ

Әйдә бүген банальлекләрдән арынып торыйк әле. 19 баналь булмаган, әмма һәркем эшләп карарга тиешле эшләр исемлеге тәкъдим итәбез сезгә!

1. Үз портретыбызны ясыйбыз. Әллә ниткән рәссамнар эше килеп чыкмаса да, синең хезмәтең булачак бит ул! Моның өчен кирәк-яракларны гына аласы калды.

2. Кемнең дә булса гомерен саклап калабыз. Кан тапшырыгыз, кемгә дә булса операция өчен җитмәгән акчаны бирегез. Беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнегез.

3. Үзебезнең берничә әйберне ярлыларга һәм бу әйбергә мохтаҗ кешеләргә бирәбез.

4. Агач утыртабыз. Әгәр кая утыртырга белмәсәгез, аны урман яки паркта утыртырга мөмкин.

5. Киләчәккә хат язабыз. Киләчәктәге кешеләр дә сезнең белән танышсын.

6. Гафу сорыйбыз һәм кемне дә булса гафу итәбез. Сезнең белән яки якыннарыгыз белән иртәгә нәрсә буласын берәү дә белми. Шуңа күрә бу эшне бүген эшлик.

7. Рекламага иярмибез. Берәр нәрсә алыр алдыннан менә бу сорауга җавап бирәбез: бу әйбер миңа чыннан да кирәкме, әллә мин аны кеше алганга һәм реклама мактаганга аламмы?

8. Берәр чит тел өйрәнәбез. Һәм шул телдә сөйләшкән берәр кеше белән танышабыз. Интернет аша булса да.

9. Волонтер булабыз. Кемгә дә булса булышудан да шәбрәк тагын нәрсә бар?

10. Моңа кадәр эшләргә курыккан берәр нәрсәне эшлибез. Курку хисен җиңеп, аны эшләргә вакыт җитте!

11. Интернетсыз, телефонсыз, телевизорсыз 7 көн уздырабыз. Бу – безнең заманда зур батырлык. Моны эшли алсагыз, инде бөтенләй башка кеше булачаксыз.

12. Көндәлек алып барабыз. Анда уй-фикерләрне, идеяләрне язып барабыз. Ә аннан аны мирас итеп балаларга һәм оныкларга калдырабыз.

13. Атнага бер көнне якын кешеләргә багышлыйбыз. Бу традициягә әверелсен.

14. Дусларыгыз белән кечкенә вакытта төшкән фотоны хәзер кабатлап төшәбез.

15. Үзебезгә үзебез кием тегәбез. Ул дөньяда бердәнбер, ә иң мөһиме – сезнең кулдан тегелгән булачак.

16. Берәр кешене үзебезнең һөнәргә өйрәтәбез. Үзебез белгән әйберне үз эчебездә генә саклап ятмыйча, башкалар белән дә бүлешик.

17. Хат язабыз. Кәгазь хат. Һәм аны почта аша юллыйбыз. Чын хат алу хисен һәркем тоеп карарга тиеш.

18. Берәр яңа һөнәргә өйрәнәбез. Мәсәлән, бакчачылыкка, умартачылыкка. Ә бәлки, тегәргә? Кул эше эшли белү һәрчак хуплана. Үзеңә дә, башкаларга да рәхәтлек бирә.

19. Талантны ачабыз. Талантсыз кешеләр юк. Безнең бурыч – аны табу һәм үстерү. Бу эштә иң мөһиме – сабырлык һәм максатчанлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев