Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘРНЕҢ ҮЗ ХӨКҮМӘТЕ: ТҮРӘ БУЛГАЧ, БОРЫН КҮККӘ ЧӨЕЛӘМЕ?

Түрә булып, кәттә машиналарга утырып, костюм-чалбарлар гына киеп йөрү... Беләм, синең дә андыйлар рәтендә буласың киләдер. Тик матур тормыш астында күп кенә проблемалар яшерелмәгәнме соң? Җитәкче булгач, борын өскә күтәрелә. Бөтен кешегә, Маршак шигырендәгечә, Дядя Степа биеклегеннән карый башлыйсың. Гомумән, сәясәт, байлык кешене боза, диләр. Тик яшьтән үк түрә булучылар үзләре моның турында ни уйлый соң?
2016 ел ахырында Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оешты. Яшьләр хөкүмәте – ул Татарстан республикасының Министрлар кабинеты каршында оешкан консультатив-киңәшмә органы. Хәзерге вакытта иҗтимагый башлангычта эшләп килә.

Узган атнаны Казанда Россиянең Яшьләр хөкүмәтләре ассоцияциясе конференциясе узды. Анда Татарстанның Яшьләр хөкүмәтенең эшчәнлегенә йомгак та ясалды, яңа максатлар да куелды. Мисал өчен, быел Татарстанда районнарның үз брендлары булачак, халыкара сәнгать симпозиумы, татар инструменталистлары фестивале үтәчәк.

Авылларга яшь түрә-ярдәмчеләр булачак


Бүген Россия базарында сөт белән бәйле проблема яшьләрне дә борчый. Хәзер сөт бәяләре төшү аркасында вәзгыять бик авыр. Шуңа да Белоруссия белән элемтәләрне ныгыталар. Бу проблеманы бераз булса да уңай якка үзгәртергә тели яшь җитәкчеләр. Шул уңайдан, сөт фестивале уздырырга телиләр. Питрәчтә уза торган «Скорлупино», Зәйдә уза торган «Сенофест», Әгерҗедә уза торган «Пчелино» сыман. Әлегә аның кайда уздырылачагы төгәл билгеле түгел: Саба яки Әлки районы булырга мөмкин. Ә көне төгәл билгеле: 1 июнь.



– Әлеге фестивальгә берничә районнан киләчәкләр. Төрле конкурслар да оештырылачак. Мәсәлән, сыерлар арасында матурлык конкурсы да була - «Мисс Буренок» дип аталачак ул. Һәр район үз командасын да тәкъдим итәчәк. Бу гаилә бәйрәме булачак. Шулай ук без анда сөт продуктларын һәркемгә кулланырга кирәклеген төшендерергә тырышачакбыз. Чөнки ул – экологик чиста продукт. Бу чара проблемага игътибарны арттырачак, фикерләшү мәйданчыгы да булачак, – ди Яшьләр хөкүмәтенең авыл хуҗалагы һәм азык төлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Олег Никошин.

Авыл хуҗалыгы проблемалары дигәннән, Яшьләр хөкүмәте авыл җирлеге рәисләренең ярдәмчесе булырга тиеш дигән фикердә. Мондый вазыйфа булдырылса, яшьләр авыл халкы белән турыдан-туры аралашып, аларның проблемаларын белә алачак, диләр алар. «Без район үзәкләренә карыйбыз, тик авылларга «кермибез» диярлек. Шуңа да безнең алар турында төгәл информация юк. Бәлки бу авылда 100 генә кеше яшидер, шуларның 15е - яшь кеше булса. Аларның да үз күзаллавы, ихтыяҗлары бар. Нәкъ менә шундый яшь ярдәмчеләр авылларны Яшьләр хөкүмәте белән бәйли торган күперчек булып тора», – ди Олег.

Сер түгел, күп кенә җитәкчеләр, аеруча авыллардагы – консерватив карашлы кешеләр. Шуңа да «Яшь ярдәмчеләрнең фикеренә колак салырлармы?» дигән сорау борчый. Олег үзе исә позитив фикер йөртә: аныңча район башлыклары яшьләрне тыңларга әзер, аңа үз фикерләреңне җиткерергә мөмкин.

Түрә булу авырмы?


Эх, бу сорауны бирмичә түзеп булмады. Бер карасаң, түрәләрнең эшләре чиктән ашкан сыман. Ә икенче яктан караганда, әнә, күпме кеше түрә булырга атлыгып тора. Михнәте күп булса, шулай булыр идеме?!



Мисал өчен, Олег үзе табиб булырга укый. Яшьләр хөкүмәтендә ул авыл хуҗалыгы тармагы өчен җавап бирә. Табиблык эше кая да, авыл хуҗалыгы - кая, дияргә ашыкмагыз әле сез. Егет үзе Әлки районында туып-үскән, мал үстерүнең ни икәнен яхшы белә. Түрә булуны ул бер дә авыр дип уйламый. Бу – аңа үзен сынау өчен мөмкинлек. Түрәләр мохите көндәшлеккә сәләтле, кешене төрле юнәлешләрдә үстерә ала, дип саный.

Тик, ни кызганыч, күп кенә кешеләр, түрә булгач, үзләренең каян килеп чыкканын оныта, аларның борыннары күккә күтәрелә. «Әйе, үз тамырларын да онытучылар бар. Тик мин моны бик аз очракта була, дип уйлыйм. Һәр түрә тормыш мәктәбен үтә. Беркем дә җиңел ысул эзләми. Һәр җитәкче вакыт белән тикшерелә. Бу тормышта бернәрсәгә дә җиңел генә ирешеп булмый», – ди Олег.

Түрә булсаң да... кеше булып кал!


Яшьләр хөкүмәтендә эшләүчеләрнең карьера баскычы буенча «йөгереп» менү мөмкинчелеге бар. Әнә, Яшьләр хөкүмәте рәисе урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә мәсьәләләре буенча киңәшчесе Марсель Гаффаров та карьера баскычыннан хәйран "күтәрелгән" кеше. Башта ул «Вверх» конкурсында катнаша. Шуннан соң Татарстанның Мәгъүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына эшкә урнаша. Аннары кабаттан «Вверх»та катнашып, анда җиңә һәм Яшьләр хөкүмәте составына керә. 2018 елның 1 февраленнән башлап, аны бүлек башлыгы итеп билгеләгәннәр. Бу вазыйфаны тәкъдим итүләре Яшьләр хөкүмәтенә эшләүгә, актив эшчәнлек алып баруына да бәйле, дип уйлый ул. Киләчәктә тагын да югарырак үрләргә менәргә тели.

Марсель Гаффаров – «Европротокол» проектын тәкъдим итүче дә әле. Хәзер ул юристлар ярдәме белән ОСАГО турындагы федераль законга Татарстанга туры килгән үзгәрешләр кертергә тели. Чөнки Татарстанда бу система кергәннән соң, «Европротокол» мобиль кушымтасы ярдәмендә иминиятләштерү комапанияләренә бармыйча, иминият түләүләрен интернет аша да алып булачак.



Егет 2009 елда беренче тапкыр «Сәләт»кә эләгә. Анда үзенең ораторлык осталыгын сыный. Шуннан исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетына укырга керергә хыяллана. Хыялы тормышка ашкач, дәүләт структураларына "йөз тота" башлый. Әкрен-әкрен генә конкурсларда катнашып, үз мөмкинлекләрен сыный. Шушы конференция нәтиҗәләре буенча ул Мәскәү хөкүмәтендә стажировка узу мөмкинлегенә лаек булды.

– Яшь түрә булгач, минем белән бернинди дә үзгәреш булмады. Киресенчә, яшьләр белән күбрәк элемтәгә керәм, шулай ук район башлыклары, министр урынбасарлары белән аралашам. Тик бер дә үземне югарыда итеп тоям, дип әйтмәс идем. Минем андый теләгем дә юк. Минем төп максат – һәрвакыт кешеләргә якын булып калу. Түрә булу миңа кешеләргә булышырга мөмклек бирә. Югарыга күтәрелгәндә, синең ресурсларың арта, күбрәк кешегә ярдәм итеп була. Гади түрә булып калу өчен кешеләрне тыңлый белү, аларның уй-фикерләрен исәпкә алып, эшләргә кирәк. Бүгенге белән генә яшәп булмый, киләчәк турында да уйлау мөһим. Бүген син – президент, иртәгә тәхетеңнән төшәргә мөмкин. Бүген син – студент, икенче көнне президент була аласың. Тормыш – ул лоторея. Шуңа да һәрбер хәрәкәтне уйлап эшләргә кирәк, – ди Марсель.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев